«И, кешеләр! Сезне бер җаннан (Адәмнән) яралткан, аның бер кисәгеннән ишен (Хәүваны) яралткан һәм аларның икесеннән бик күп ирләр белән хатыннарны халык кылып тараткан Раббыгыздан куркыгыз!...» «Ән-Ниса,1.)
http://syuyumbike.ru/news/din/khzrti-adm-galyisslam
Алдарак Җир йөзендәге беренче пәйгамбәр Адәм галәйхиссәлам турында язган идек. Бу юлы анабыз Хәүваның яралтылышы турында язарга телибез.
Ибне Габбас һәм Ибне Мәсгуд радыйаллаһу ганһүмәдән килгән риваятькә күрә, Иблис җәннәттән чыгарылып, анда Адәм галәйһиссәлам урнаштырыла. Адәм атабыз җәннәттә күңелен күтәрерлек һичкеме, ише булмыйча, ялгыз гына гизеп йөри. Андагы нигъмәтләрнең күплегенә карамастан, ул Раббысыннан үзенә иш сорый. Беркөнне йокысыннан уянуга, баш очында сул кабыргадан яралтылган бер хатынны күрә һәм аңардан: «Син кем?» – дип сорый. «Мин – хатын-кыз», – дип җавап бирә ул. Адәм аның ни өчен яралтылуын белергә теләгәч: «Аллаһ мине сиңа минем белән юаныч һәм рәхәтлек тапсын өчен яралтты», – ди.
«Җанлы, терелек иясе» дигән мәгънә белдергән Хәүва исеме аңа «Хәйй», ягъни тере Адәмнән яралтылганы аркасында бирелә». (Тәбари)
Бохари тапшырган риваятьтә Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәллам болай дип әйтә: «Хатын-кызга игелекле мөнәсәбәттә булыгыз, чөнки хатын-кыз кабырга сөягеннән яралтылган. Кабырга сөягенең иң кәкре өлеше – өске ягы. Аны турайтырга маташсаң, сынар, үз хәленә кайтарсаң, һәрвакыт кәкре булып калыр. Шуңа күрә хатын-кызларга йомшак мөгамәлә кылыгыз».
Җәнабел-Хак хис-тойгы ягыннан хатын-кызны ир-атка караганда баерак итеп яралткан. Аяти кәримәдә бала яралуның башлангыч этабы болай тасвирлана: ир-аттан килгән өлешнең «сулб» – бил сөяген тирәсендә, хатын-кыздан килгән өлеше – «тәраиб» – йөрәк янында урнашкан, хис үзәге булган күкрәк сөякләре арасыннан чыккан, диелә. Бу исә хатын-кызның хис-тойгы дөньясы бай икәнлегенә ишарәли. Әлеге хис-тойгы балыгы – хатын-кызга Аллаһ йөкләгән төп вазыйфаның шарты. Бу вазыйфа исә нәселне саклау һәм тәрбияләүдән гыйбарәт. Ата кеше баланы ана караган кебек карый алмый. Бала өчен йокыдан баш тартмый. Бала бәлагә тарыса, ана кеше үзен корбан итәргә әзер, ир-ат моңа сәләтле түгел. Ана баланы тугыз ай карынында, ике ел кочагында, гомере буе йөрәгендә йөртә.
Хәүва анабызны яралтканнан соң, Җәнабел-Хак: «И, Адәм! Син хатының белән бергә җәннәттә урнаш. Үзегез теләгән урыннан ашагыз, әмма шушы агачка якын килмәгез, юкса икегез дә золым иткән кешеләрдән булырсыз», – ди.
Алар шулай җәннәттә яшәп ятканда шайтан аларны котыртып, җәннәттән сөрдерә.
Хәзрәти Адәм фәрештәләр тарафыннан Һиндстанның көньягындагы Цейлон утравына, ә Хәүва анабыз исә Кызыл диңгез буена – Җиддә шәһәре урнашкан төшкә җибәрелә. Алар бик озак вакыт бер-берсеннән аерылган хәлдә яши. Аллаһка тәүбә кылып, гафу сорауны туктатмыйлар. Нәтиҗәдә, Аллаһ аларны гафу итә. Бер-берсен табышсын өчен, аларга фәрештәләр җибәрелә.
Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә, Гарәфә көненең икенде вакытында алар Гарәфәт тавында очрашалар. Күз яшьләренә буыла-буыла Раббыбыздан кабат гафу сорыйлар.
Очрашканнан соң, Адәм галәйһиссәлам белән Хәүва анабыз Мәккә шәһәре урнашкан җирдә төпләнеп яши башлыйлар. Шуңа күрә дә Мәккә шәһәрен Үммүл-Кура, ягъни яшәү урынының үзәге дип йөртәләр. Нәкъ шушы урында кешеләр күбзя башлый. Анабыз Хәүва һәр йөклелегеннән берничә бала таба. Бер йөклелек нәтиҗәсендә туган балалар кардәш булып, аларга бер-берсе белән өйләнешү тыела. Ләкин башка йөклелектән туган балалар өйләнешә ала.
Әлеге язма Абдуррауф Абдулкадыр улы Забировның «Пәйгамбәрләр тарихы» китабына нигезләнеп әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк