Логотип
Дин

Аллаһны зикер итү

Аллаһ Коръәндә «Фатиха» сүрәсенең 2 нче аятендә: «Бөтен мактау – галәмнәрнең Тәрбиячесе Аллаһка», – ди.


Аллаһ Коръәндә «Фатиха» сүрәсенең 2 нче аятендә: «Бөтен мактау – галәмнәрнең Тәрбиячесе Аллаһка», – ди.

Галәмдәге бөтен мәхлукат, бөтен тереклек ияләре үзләрен бар кылган Аллаһ Тәгаләне үз телләре белән зикер итә, тәсбих кыла. Бу хакта Раббыбыз Коръәндә «Исра» сүрәсенең 44 нче аятендә: «Аллаһны тәсбих кылмаган һичнәрсә юк, ләкин сез аларның тәсбихләрен аңлый алмассыз», – ди.

Инсан акыллы, камил зат итеп яралтылган. Аллаһны искә алу, Раббыбызны мактау, Аллаһка шөкер итү – инсанның бурычы. Аллаһ Тәгалә безне мизгелгә дә онытмыйча, һәрвакыт кайгыртып, тәрбияләп тора. Раббыбыз безне һичбер вакыт онытмый. Безне даими исенә төшереп торучы һәм һич кенә дә онытмаучы Аллаһны искә алып зикер итү – кешеләрнең иң мөһим вазыйфаларының берсе. Әгәр инсан рәхәт һәм имин көннәрендә Раббысын искә алса, Аллаһ аны авыр, михнәтле көннәрендә ярдәменнән ташламый. Әгәр дә инсан Аллаһка итагать итүчеләрдән булса, Раббыбыз аны Үзенең рәхмәтенә ала. Аллаһ «Бәкара» сүрәсенең 152 нче аятендә: «Мине исегезгә төшерегез, мин дә сезне онытмамын», – дип вәгъдә итә. 

Исламда һәр гыйбадәтнең билгеле вакыты бар. Биш вакыт намазның үз вакыты бар, хаҗ билгеле айда, билгеле көннәрдә кылына, фарыз булган рамазан уразасын рамазан аенда тоталар, корбанны тиешле көннәрдә чалалар. Ә менә зикер, Аллаһны искә алу вакыт белән дә, урын белән дә чикләнми. (Ләкин бәдрәфтә, мунчада Аллаһны зикер итү ярамый.) Аллаһны һәр җирдә, һәрвакыт зикер итү мөмкин. Бу хакта Раббыбыз «Гыймран» сүрәсенең 191 нче аятендә: «Алар Аллаһны аяк өстендә, утырганда, хәтта ятканда да зикер итәрләр», – ди. Аллаһның Рәсүле Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Кем ки, бер җирдә утырып Аллаһны зикер итмәсә (яки һич зикер итмәстән торып китсә), Аллаһтан аңа бер кимчелек килер. Кем ки, бер җирдә ятып, анда Аллаһны зикер итмәсә, аңа Аллаһтан бер кимчелек килер. Кем ки, билгеле бер вакыт эчендә йөреп торса һәм ул вакытта Аллаһны зикер итмәсә, Аллаһтан аңа бер кимчелек килер», – дигән. Зикерне фәкать тел белән генә кылу җитми. Зикернең төрләре бар: беренчесе, тел ярдәмендә кылынган зикер; икенчесе, кальб белән кылынган зикер, ягъни кальб Аллаһның сыйфатлары һәм аның мәгънәләре хакында уйлый-фикерли; өченчесе – тел белән кальб берлектә кылынган зикер.

Аллаһның әмерләренә буйсыну һәм тыелырга кушкан эш-гамәлләрдән тыелу белән кылынган зикер.

Димәк, зикерләр күп төрле була. Болар барысы да кешенең үз ихтыяры белән кылынган зикерләр. 

Галимнәр кызыклы һәм зур мәгънәле фикер әйтәләр. Гайре ихтыяри зикерләр дә бар икән. Инсан алардан хәбәрдар түгел, ягъни, ул хакта ул үзе белми дә. Безнең организмыбызның һәр әгъзасы, хәтта әгъзабызның кечкенә генә бер күзәнәге дә үзе мохтаҗ булган нәрсәләрне Аллаһтан сорый, аны үз теле белән зикер итә икән. Мисал өчен, кешенең йөрәгенә гарәп имлясында Аллаһ дип язылган һәм безнең йөрәгебез типкән саен: «Аллаһ! Аллаһ, Аллаһ!» – дип тибә. Үпкәбезгә гарәпчә: «Ләә иләһәә илләллаһ» дип язылган икән. Бу хакта медицина галимнәре хәбәр иттеләр. Хирурглар кешегә операция ясар алдыннан ошбу органнарны рәсемгә төшереп алгач, бу изге язуларны укыганнар. Димәк, һәрбер инсанның йөрәге: «Аллаһ!» дип тибә, үпкәләре сулыш алган саен: «Ләә иләһә илләллаһ» дип иман кәлимәсен тәкрарлый. Бу – Аллаһның могҗизасы. Димәк, бәндә Аллаһны теле белән, кальбе белән зикер итмәгән очракта да, аның тәне, күзәнәкләре Аллаһны зикер итү халәтендә.

Зикерсез гыйбадәт булмый. Гыйбадәт зикер белән тулылана. Зикернең барлык төрләре бергә җыелып тупланган гыйбадәт – намаз. Аллаһ бу хакта «Таһа» сүрәсенең 14 нче аятендә: «Мине зикер итү өчен намаз укы!» – дип инсаннарга әмер иткән. Һәм нинди генә хәлдә булсак та, Аллаһны искә алырга боерып, «Ниса» сүрәсенең 103 нче аятендә: «Намазны кылгач, баскан, утырган һәм янда яткан хәлдә Аллаһны искә алыгыз», – дигән. 

Ибне Габбас радыйаллаһу ганһү: «Бу төнлә һәм көндез, коры җирдә һәм диңгездә, юлда һәм өйдә, байлыкта һәм ярлылыкта, сәламәт булганда һәм авырганда, яшерен һәм ачык итеп искә алырга кирәк дигән сүз», – дип әйткән.

Зикерне ни рәвешле кылырга кирәклеге хакында Аллаһ «Әгъраф» сүрәсенең 205 нче аятендә өйрәтеп куйган: «Раббыңны күңелеңнән түбәнчелек белән, курку белән, кычкырмыйча, иртәләрен һәм кичен искә ал, гафилләрдән булма».

Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм Аллаһның инсанга якын булуы хакында хәдис-шәрифендә ап-ачык итеп болай дигән: «Аллаһ Тәгалә: «Минем колым Мине искә алганда, иреннәре Минем исемемне әйтеп хәрәкәткә килгәндә, Мин колым белән бергә», – дигән». 

Раббыбыз безгә бәхет-шатлык килгәндә дә, авырлык белән сынаганда да һәрчак ярдәмен бирә, һәрвакыт яныбызда була. 

Кеше зәгыйфь: ул кайгыра, ул гасабилана, ул авырый һәм ихтыярсызлык күрсәтә, сабыр канатлары сынып Аллаһка тел-теш тә тидерә. Шәфкатьле, Миһербанлы Аллаһ Тәгалә гафу сораучы, тәүбә-истигъфар кылучыларны һәм һәрвакытта да Үзен зикер итүчеләрне, Үзенә генә сыенучы һәм Үзенә тәвәккәл кылучыларны сөя, ярдәмен бирә. 

Үзара әңгәмә корганда дөнья сүзләренә күмелмик. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Аллаһны озак вакыт искә алмыйча сөйләшмәгез, чөнки Аллаһ искә алынмаган озын әңгәмә – күңел кырыслыгыннан. Ә Аллаһтан иң ерак кеше – кырыс күңелле кеше», – дигән. 

Кырыс күңелле, каты бәгырьле булу инсанның мәрхәмәт, шәфкать кебек асыл сыйфат белән нигъмәтләнмәвен күрсәтә. Каты бәгырьле кеше, ошбу яман сыйфатыннан арынырга теләсә, Аллаһка сыенып, Раббыбыздан күркәм холык сорасын, Аллаһ Тәгалә ярдәмен биреп, ул кешенең бәгыре йомшарыр, күңеле нечкәрер, ин шәә Аллаһ.

Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәлләм мөбарәк хәдисендә: «Аллаһ:«Мин колым Минем хакта уйлаган рәвештә (ягъни, кол Аллаһтан нәрсә өмет итсә, ул шуны бирәчәк) һәм ул Мине искә алганда Мин аның белән бергә, (ягъни, аңа гел ярдәм итеп торам). Әгәр дә ул Мине эченнән генә искә алса, Мин дә аны күңелемнән искә алам. Әгәр дә ул Мине кешеләр янында искә алса, Мин аны кешеләрдән яхшырак затлар (ягъни, фәрештәләр) янында искә алам. Әгәр дә кол Миңа бер карыш якынайса, Мин аңа бер терсәк якынаям...» дип әйткән».

Аллаһны искә алу өчен җыелучыларның күркәмлеге хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм күңел кылларын тибрәтерлек сүзләр әйтеп калдырган. Ул: «Әгәр дә кешеләр берәр җиргә Аллаһ Тәгаләне искә алу өчен җыелсалар, аларны һичшиксез фәрештәләр урап алачаклар, аларга рәхмәт һәм тынычлык иңәчәк, Аллаһ аларны Үзе тирәсендә булганнар янында искә алачак», – дигән.

Рәсүлебез намаз соңында кылына торган зикерләр хакында да аңлаткан. «Һәр намаздан соң 33 тапкыр Аллаһны данлаучының, 33 тапкыр Аллаһны мактаучының, 33 тапкыр Аллаһны бөекләүченең һәм шул сүзләрне: «Тиңдәше булмаган бер Аллаһтан башка иләһ юк, Патшалык Аның кулында, Аңа мактау һәм Ул барысын да Булдыра», – дип тәмамлаучының барлык хаталары гафу ителә», – дигән. Һәм даими рәвештә дүрт төрле зикерне әйтергә кушкан: «Аллаһка иң якын дүрт сүз: «Аллаһка дан», «Аллаһка мактау», «Аллаһтан башка иләһ юк» һәм «Аллаһ бөек». Син кайсыннан гына башласаң да зарар итмәс». «СубхәәнАллаһ», «Әлхәмдүлилләһ», «Аллаһу әкбәр!» һәм «Ләә иләһә илләЛлаһ» дип ихластан әйтү – Аллаһка якынайта. 

Бу сүзләр тел өчен җиңел, ягъни әйтү өчен җиңел, ә Мизанда (Кыямәт көнендә Үлчәүдә) авыр булачаклар (әҗере күп булачак), ин шәә Аллаһ. 

Шуны һич кенә дә онытмыйк: Аллаһны ихлас күңелдән, тел һәм кальб берлегендә искә алу кирәк. Аллаһны искә алганда, зикер иткәндә йөрәкнең, кальбнең катнашуы гына файдалы. Гомумән, һәрбер гыйбадәтне йөрәк катнашында кылу кирәк. 

Аллаһ «Әхзаб» сүрәсенең 41-43 нче аятьләрендә: «Әй, иман китергән бәндәләр! Аллаһны еш искә алыгыз, иртән һәм кичен Аны мактап тәсбих әйтегез. Сезне караңгылыктан нурга чыгару өчен Аллаһ һәм Аның фәрештәләре сезгә салават әйтәләр. Ул мөэминнәргә карата мәрхәмәтле», – ди.

Аллаһны искә алуның күркәмлеге хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Әгәр дә кешеләр берәр җиргә Аллаһ Тәгаләне искә алу өчен җыелсалар, аларны һичшиксез фәрештәләр урап алачаклар, аларга рәхмәт һәм тынычлык иңәчәк, Аллаһ аларны Үзе тирәсендә булганнар янында искә алачак», – дигән. 

Аллаһны зикер иткән, Аллаһны искә алган, күбрәк Коръән укыган кешене фәрештәләр чорнап ала һәм ул инсан иминлектә һәм тынычлыкта була. Фәрештәләр ул инсанны, Аллаһ рөхсәте белән, явызлыктан, залимнәрдән саклыйлар. Бу хакта Аллаһ Коръәндә «Рәгыд» сүрәсенең 11 нче аятендә: «Андый кешегә үзенең алдыннан һәм артыннан баручы, Аллаһның әмере буенча аны саклаучы фәрештәләр билгеләнгән», - дип әйткән. 

Аллаһның хак илчесе, Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм бу хакта хәдисендә ап-ачык итеп әйткән: «Дөреслектә, Аллаһның, Аны зикер итүчеләрне эзләп юлларда йөрүче фәрештәләре бар. Алар Аллаһны искә алучы кешеләрне очратканда: «Эзләгән нәрсәгезгә барыгыз!» – дип әйтәләр. Алар күкнең иң түбән катына менеп, ул кешеләрне канатлары белән әйләндереп алалар. Кешеләр Аллаһны искә алудан туктагач, фәрештәләр күккә ашалар. Бөтен нәрсә турында фәрештәләрдән яхшырак белүче Аллаһ: «Минем колларым нәрсә сөйли?» – дип сораячак. Фәрештәләр: «Алар Сине данлыйлар, бөеклиләр, мактыйлар», – дип җавап бирәчәкләр. Шул вакытта Аллаһ: «Аларның Мине күргәннәре бармы?» – дип сораячак. Фәрештәләр: «Юк, Аллаһ белән ант итәбез, алар Сине күрмәделәр», – дип җавап бирәчәкләр. Шунда Аллаһ: «Ә алар Мине күрсәләр нәрсә булыр иде икән?» – диячәк. Фәрештәләр: «Алар Сине күрсәләр, тагын да тырышыбрак Сине бөекләр, мактар, данларлар иде», – дип җавап бирәчәкләр. Аллаһ: «Ә алар Миннән нәрсә сорыйлар?» – дип сораячак. Фәрештәләр: «Алар Синнән Җәннәт сорыйлар», – дип җавап бирәчәкләр. Аллаһ: «Алар Җәннәтне күргәннәрме соң?» – дип сораячак. Фәрештәләр: «Юк, Аллаһ белән ант итәбез, алар аны күрмәделәр», – дип әйтәчәкләр. Аллаһ: «Әгәр күрсәләр нәрсә булыр иде?» – дип сораячак. Фәрештәләр: «Күрсәләр, аны күбрәк теләр, тырышыбрак омтылырлар иде», – диячәкләр. Аллаһ: «Алар нәрсәдән саклау сорыйлар?» – дип сораячак. Фәрештәләр: «Җәһәннәм утыннан», – диячәкләр. Аллаһ: «Алар аны күргәннәрме?» – дип сораячак. Фәрештәләр: «Юк, Аллаһ белән ант итәбез, күрмәгәннәр», – дип әйтәчәкләр. Аллаһ: «Алар күрсәләр нәрсә булыр иде?» – дип сораячак. Фәрештәләр: «Күрсәләр, аннан качарга бигрәк тә нык тырышырлар, аннан күбрәк куркырлар иде», – дип җавап бирәчәкләр. Шунда Аллаһ: «Мин сезне аларны гафу иткәнлегемә шаһит итеп чакырам!» – диячәк. Фәрештәләрнең берсе: «Алар арасында, алардан булмаганы, үзенең хаҗәте өчен генә килгән кеше дә бар», – дип әйтәчәк. Аллаһ: «Алар шундый кешеләр – алар ярдәмендә иптәшләре авыр хәлгә төшмәячәк», – дияр». 

Аллаһ Үзенең Китабында – Коръәндә еш кына инсаннарны уйланырга, фикер йөртергә боера. Фикерләүчеләрне мактый. Аллаһны искә алып, Раббыбыз хакында фикер йөртү, Аллаһны зикер итү – Раббыбызга якынаюга китерә. Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм әйткән: «Аллаһ Тәгалә болай дигән: «Мин бәндәм Минем турыда уйлаган рәвештә. Ул Мине искә алганда Мин аның янында булам. Ул Мине күңеленнән искә алса, Мин дә аны күңелемнән искә алам. Ул мине кешеләр алдында искә алса, Мин аны ул кешеләрдән яхшырак затлар алдында искә алам. Ул Миңа бер карыш якынайса, Мин аңа бер терсәк якынаям. Ул Миңа бер терсәк якынайса, Мин аңа бер аршин якынаям. Ул миңа атлап килсә, Мин аңа каршы йөгереп киләм».

Болардан аңлашылганча, Үзенә мөрәҗәгать иткән бәндәгә Аллаһ әҗер бирә. Аллаһ ризалыгына ирешү, әҗер-саваплар казану өчен Раббыбызны зикер итик, һәрвакыт һәм һәр җирдә Аллаһны искә алыйк. Һәр хәерле эшне Аллаһ ризалыгы өчен, Аллаһка тәвәккәл кылып, Аллаһ исеме белән башлыйк. Шул рәвешле яшәсәк, ике дөнья бәхетенә ирешербез, ин шәә Аллаһ.

фото: https://pixabay.com

Теги: зикер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар