Логотип
Дин

«Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен...»

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе остазы Ландыш ханым ИБРАҺИМОВА үзенең беренче тоткан уразасының кызыклы тарихы белән бүлеште, шулай ук ураза тотучыларга файдалы киңәшләр дә бирде.


Әлфия ШАҺИЕВА

Ураза дигән сүзне ишетүгә, шунда ук әбием белән тоткан уразам исемә төшә. Миңа калса, иң үзенчәлекле, иң күңелле үткән уразаларның берсе иде ул. Мин әле ул вакытта кечкенә идем. Кышкы көннәрдә ураза аенда әби түр якта сәхәргә һәм ифтарга дип өстәл әзерли – бәйрәм рухы кертә. Һәм шуннан соң инде ничәмә-ничә еллар узса, нинди генә ризыклар ашалган, чәйләр эчелгән булса да, күңелдә нәкъ менә әбием белән ураза аенда эчкән сөтле чәй – иң тәмле чәй булып кереп калган. Әлбәттә, балачакта уразаны көне буе тотам дигән сүз түгел: әби белән сәхәргә тора идек тә, бергә утырып ашап ятып йоклыйбыз, көндез инде авызны ачабыз. Әбиләргә дә, әниләргә дә балаларга шушы ураза мохитен тудыруның никадәр мөһим икәнлеген ассызыклап үтәсе килә, чөнки балалар безне күрәләр, ишетәләр. Әгәр дә  уразада зарлансак, авыр, ашыйсыбыз килә дисәк, балаларга үзебезнең начар кәефне күрсәтсәк, алар күңелендә бу начар эз калдырыр, мөгаен. Шуңа күрә ураза – ул бик мөһим ай, ул гыйбадәт ае һәм шушы айның мөһимлеген балаларга да, яшь буынга да, оныкларыбызга да җиткерергә тиешбез. 

Әби белән күңелгә сеңгән гореф-гадәтләр мине «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә алып килде. Аңлы рәвештә тоткан беренче уразам «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең беренче курсында укыганда булды. Бу мәдрәсә дә минем йөрәгемдә җылы хисләр калдырды, чөнки тулай торакта яшәгән бөтен илле-алтмыш кыз шушы ураза рухы белән яши. Бергәләп сәхәрләргә торабыз, беренче курс студентлары булгач, олыраклар безне уята, вәгазьлиләр, ягъни үзеңне уразада ничек тотарга, нишләргә кирәклеген аңлаталар. Һәм  ураза ае дип мәдрәсәдә бернинди искәрмәләр ясалмый. Дәресләрне укып, аннан кичке мәктәпләрдән кайтып, ифтарга мәдрәсәнең ашханәсенә җыела идек. Ифтар вакытлары анда бигрәк тә күңелле үтте: бергә утырып ашаулар, сөйләшүләр, бергә укылган тәравихлар – алар барысы да күңелгә якты нур булып кереп калган. Ул вакытта тоткан уразаның бернинди авырлыгы да сизелмәде.

Һәрбер Рамазанны да ниндидер дулкынлану хисләре белән каршы алам. Әйе, чөнки ул зур җаваплылык – үзеңне билгеле бер кысаларга кертергә кирәк. Куркыта да: булдыра алырмынмы? Килеп чыгармы? Артык кыен булмасмы? Әмма уразага ниятләп кереп киткәннән соң, Аллаһы Тәгалә үзенең җиңеллеген бирә, ярдәм итә һәм санаулы көннәр бик тиз, күз ачып йомганчы узып та китә. Ә бу Рамазан ае минем өчен икеләтә дулкынландыргыч, чөнки аны әни ролендә каршы алдым. Ләкин Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылып, Аннан ярдәм сорап, «бу Рамазанны җиңеллек белән уздырырга ярдәм ит» дигән догалар белән йөрдем. Без беләбез, әгәр дә йөкле яки күкрәк баласы булган хатын-кыз икән, аңа инде кайбер искәрмәләр бар. Әгәр дә табиб рөхсәт итми, балага зыян килү яки сөт кимү куркынычы бар икән, бу айда уразаны тотмасаң да була, ләкин аны каза кылырга кирәк булачак. Гомумән, бу очракта хатын-кыз үзе хәл итәргә тиеш. Чөнки йөклелек, бала имезү – шактый үзенчәлекле вакыт, ул шулай ук гыйбадәт була торган вакыт. Аллаһы Тәгалә дә юкка гына ниндидер җиңеллекләр бирмәгән. 

 Уразага кергән вакытта, иң мөһиме – безнең ниятебез. Ураза ул диета да, ябыгу буенча марафон да түгел, ул – гыйбадәт.  Аллаһы Тәгалә шушы гыйбадәтне безгә фарыз итеп, ягъни мәҗбүри итеп китереп куйган. Һәм  уразаның һәрбер мизгеле гыйбадәт булырга тиеш. Шуңа күрә ниятләгән вакытта «йә Аллаһым, бары синең ризалыгың өчен генә» дигән ният белән һәм инде «йә Раббым, җиңеллеген бир, шушы уразаны тулысынча син кабул итәрлек итеп, син риза буларлык итеп тотып чыгарга насыйп ит» дигән догалар белән керәбез.

Сәхәр-ифтар вакытында дөрес тукланырга тырышабыз. Көн дәвамында су эчәсе китерә торган ризыклардан баш тартабыз һәм озаграк вакыт туклыклылык хисе бирә торган, шул ук вакытта авырлык китерми торган ризыкларны рационга кертүне кулай күрәбез. Миңа калса, ураза аенда иң яхшы ризык – ул үзебезнең токмачлы ашыбыз. Һәр ифтар вакытында шулпа ашыйбыз. Тагын җиләк-җимешләр, салатлар, өрек, күрәгә, пәйгамбәребез сөннәте – хөрмә белән тукланабыз. Ә камыр ризыклардан баш тартабыз.

Шулай ук, күп еллар ураза тотып килгән хатын-кыз буларак, яңа гына ураза тотарга әзерләнгән мөселман кардәшләремә берничә киңәшем бар.

Беренчесе, әйткәнемчә, иң мөһиме – ул ният өстендә эшләү. Ягъни үз алдыңа сорау куярга: ни өчен мин бу уразаны тотам? Кем өчен? Нәрсә өчен? Үз-үзең белән әңгәмә корырга кирәк. Һәм дөрес җавап – «Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен» булырга тиеш. Әгәр дә бу нияттән китәбез икән, мәсәлән, авыр булган чакта (ашыйсы-эчәсе килгәндә, арыганда, баш авыртканда), без үзебезгә искә төшерәбез: «Шушы уразаны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен генә тотам» дибез, һәм шул сәбәпле Аллаһыбыз монда көчен бирәчәк. 

Икенче киңәшем бераз соңрак калды, әмма барыбер әйтәм: уразага кадәр эшләрне киметеп куярга тырышырга кирәк. Мәсәлән, өйне алдан җыештырсак, ярымфабрикатлар ясасак, бүләкләрне алдан алып куйсак, ягъни уразага көндәлек эшләрне генә калдырырлык иттереп, алдан ук планлаштырсак, бик яхшы булачак.
 

Өченче киңәшем, ризык мәсьәләсе, ул гади, файдалы һәм туклыклы булырга тиеш. 

Дүртенче киңәшем, әгәр дә сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз бар икән, аларга шушы бәйрәм рухын кертү. Нәрсәләр эшли алам мин? Ул да булса – өйләрне бизәү. Безнең җәмгыятьтә бу бигрәк тә мөһим, чөнки барыбыз да халыкның Яңа ел бәйрәменә ничек әзерләнүен беләбез: мәктәпләрдә, балалар бакчаларында чаралар уздырыла, урамнар бизәлә. Ә уразага алай зурлап, ил күләмендә чаралар үткәрелми. Шул сәбәпле, һичьюгы үзебезнең өебездә, мәхәлләбездә шундый рухны кертсәк бик яхшы булыр иде. Өйне бизәүгә килгәндә, баланың яшенә карап шарлар алырга, гирляндалар ясарга була. Һәм тагын шундый бер күркәм гадәт бар – ул  адвент календарь, уразаның көне санынча тартмаларга балага күчтәнәчләр салу. Ул чыгымлы да түгел: бер наклейка, бер мармелад (хәләл) салсагыз да баланың күңелен күрәчәксез. 

Тагын бер киңәшем – вакытыбызны дөрес үткәрү. Алдан ук карарга кирәк: нәрсәгә минем вакыт китә? Хәзер социаль челтәрләрдә утырып, сериал, футбол карап күп вакытыбызны югалтабыз. Рамазан аенда боларның барысын да төшереп калдырабыз. Һәм вакытыбызны гыйбадәткә, изге гамәлләргә багышлыйбыз. Бигрәк тә изге гамәлләр кылуны планлаштырып барырга була, мәсәлән, көн дәвамында нәрсәләр эшли алам? Ничә бит Коръән укый алам? Нинди  зикерләр кыла алам? 

Барыгызны да Рамазан ае белән тәбриклим. Аллаһы Тәгалә безләрдән һәм сезләрдән тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне кабул кылсын, җиңеллеген бирсен һәм Үзе риза булырлык итеп Рамазан уразаларын тотып чыгарга насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар