Логотип
Десерт

Манный гына димә...

Бананлы десерт

Утта кайный башлаган сөткә, бертуктаусыз болгата-болгата, манный ярмасы (бер чеметем тоз өстәргә дә онытмагыз) салып, куе ботка пешерегез. Боткага атланмай кушып, җиңелчә суытыгыз.

Аннары йомырка агын сарысыннан аерып, әрчелгән әфлисунны вак өлешләргә бүлгәләгез. Шуннан соң җылы ботканы миксерга салыгыз, шуңа шикәр комы, йомырка сарысы, әрчелгән банан һәм әфлисун кушып туглагыз. ә йомырка агын һәм сөт өстен аерым-аерым туглагыз. Шуларны да миксердагы боткага өстәп болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашманы суык су йөгертелгән кекс савытларына тутырып, төнгә суыткычка куегыз. Десерт өстен фоторәсемдәгечә тугланган сөт өсте белән 
бизәгез.

Дүрт өлеш өчен:
* 100 г манный ярмасы;
* 2 стакан сөт;
* бер чеметем тоз;
* 100 г шикәр комы;
* 2 банан;
* 1 әфлисун;
* 100 атланмай;
* 100 мл сөт өсте;
* 1 йомырка кирәк.

 


Әфлисунлы кыздырма

Куе манный боткасы пешерегез. Шуңа тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, атланмай кушып болгатыгыз. Аннары әфлисунны урталай кисегез дә, бер яртысының кабыгын әрчеп, ә икенчесен кабыклы килеш ваклап кискәләгез. Шуларны боткага салып болгатыгыз, суытыгыз. Шуңа йомырка сарысы өстәп, блендерда туглагыз. Ахырдан сак кына тугланган йомырка агы кушып болгатыгыз. әфлисунлы шул ботканы майланган табага салыгыз, өстенә 2 аш кашыгы шикәр комы сибеп, 180 градус кызулыктагы мичтә 20 минут пешерегез. Пешкән кыздырманы әфлисун кисәкләре белән бизәп, кайнар яисә салкын килеш табынга куегыз.

Дүрт өлеш өчен:
* 0,5 л сөт;
* 4 аш кашыгы шикәр комы;
* 80 г атланмай;
* 100 г манный ярмасы;
* 3 йомырка;
* әфлисун, тоз кирәк.
 


Күмәч 

Кайнап торган сөткә манный ярмасы салып, куе ботка пешерегез дә атланмай кушып, суытыгыз. Шуңа угычта уылган сыр, тугланган йомырка, тмин, тоз, борыч кушып янә болгатыгыз, 2 сәгать суыткычта тотыгыз.

Аннары суда манчылган куллар белән әвәләп, 12 күмәч ясагыз. Шуларны майлы табага тезегез дә һәрберсе өстенә юка итеп киселгән сыр телемнәре куеп, мичтә 20 минут пешерегез.

Алты өлеш өчен:
* 0,5 л сөт;
* 150 г манный ярмасы;
* 100 г атланмай;
* 150 г угычта уылган сыр;
* 2 йомырка;
* ярты аш кашыгы тмин; 
* 200 г сыр;
* тоз, борыч.



Һәр ярманың үз сере бар…
* Ботка пешерәсе дөге һәм тары ярмасын иң элек суда биш кат юып алыгыз. Шуннан соң тары ярмасының әчелеген бетерү өчен янә бер кат кайнар су белән дә пешекләгез;
* Арпа ярмасын ашка салыр алдыннан түбәндәге тәртиптә суда бүрттереп алыгыз. Моның өчен бер өлеш ярмага ике өлеш су салып, салмак утта 30-40 минут пешерегез. Алай эшләмәгәндә, аш шулпасы болганчык булачак;
* Пешерер алдыннан карабодай ярмасын коры табада, болгата-болгата, 10-15 минут дәвамында җиңелчә кыздырып алыгыз. Ул хуш исле булыр һәм тизрәк пешәр;

Боткага кыздырылган суган салып болгатсагыз — тәме артыр. ә суган алтынсу төскә кереп кызарсын өчен, аны кыздырыр алдыннан онда әвәләгез.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар