Логотип
Десерт

Иртәнге десерт

Без җырчы Айгөл Хәйридә кунакта. Ул безне җиңел генә әзер­ләнә торган бананлы эремчек шәңгәсе белән сыйламакчы.
Ярдәмчесе дә янында гына — икенче яше белән баручы кызы Җәмилә. «Туган ил», «Тәфтиләү» кебек халык җырларына чит ил тамашачыларын да гашыйк иттерә алган Айгөл, җырчы булып китмә­сә, рәссам булыр иде, мөга­ен. Әмма, язмыш диген... Яше җитмәү аркасында сәнгать мәктә­бе­нә укырга керә алмаган кыз музыка мәктәбенә юл тота. Тыңлап карау белән үк, шанлы киләчәк юрый аңа укытучы апалары, һәм ялгышмый­лар. Бүген Айгөл Хәйри консерватория­дә булачак җырчы­лар­ны укыта. Г. Камал театрында артист-вокалист булып эшли, Мәйсәрә ролен (К. Тинчурин. «Зәңгәр шәл») башкара.

 

Кирәк: 

(4 кешелек гаилә өчен)
* 200 граммлы өч кап эремчек (бер кабы – катнашмасыз, ике кабы – төрле катнашмалы эремчек массасы);
* 2-3 банан;
* 3-4 аш кашыгы манный ярмасы;
* 1 йомырка;
* 200 г караҗиләк (бүтән җиләкләр дә ярый);
* 3-4 чәй кашыгы кунжут (сим-сим) орлыгы;
* кашык очында гына чәй содасы, аш серкәсе.
 

Эш барышы:


Эремчекне зур савытка бушатып, чәнечке белән яхшылап изәбез. Йомырканы бер савытка сытып, бераз күпертәбез һәм эремчеккә кушабыз. Манный ярмасы һәм аш серкәсе тамызылган чәй содасын да салып, яхшылап туглыйбыз. Гади эрем­чектән генә әзерләсәгез, шикәр комы да кушарга кирәк булыр.

Табаны үсемлек мае белән майлап, аз гына манный ярмасы сибәбез. Бананның кабыгын әрчеп, тәгәрмәчләп турыйбыз һәм таба төбенә бер кат итеп тезәбез. 

Банан өстенә эремчекне салып, чәнечке белән тигезлибез. Икенче бананны да турап, эремчек өстенә тезеп чыгабыз.

Банан өстенә караҗиләк түшибез. Без туңдырылган җиләк кулландык. Җәй көне исә бакчадан гына җыеп алып кергән кара карлыган, кура җиләге, виктория белән пешерергә була. Җиләкләр әчерәк булса, бераз шикәр комы кушарга мөмкин.

Караҗиләк өстенә бер уч сим-сим орлыгы сибеп, 180–200 градуска кадәр җылытылган мичкә тыгабыз. Бераздан утны киметеп, 160–170 градуска гына калдырабыз. Ярты сә­гатьтән иртәнге ашыбыз әзер.

Десертыбыз кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле.

«Сөембикә», № 4, 2015.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар