Логотип
Десерт

«Баллы җиләк» торты

Кунаклар килергә 2-3 сәгать алдан ясап куегыз. Крем бик тиз сеңә! Торт ярты сәгатьтә ясала.
 

Кирәк:

Баллы коржлар – бер кап (7 данә)


Крем өчен:
* йомшак сыр – 150 г;
* куертылган сөт (сгущенное молоко);
* каймак 20-25% – 1/2 стакан (165 г);
* ванилин – 1 г;

Бизәү өчен җиләк һәм шоколад.
 

Эш барышы:

1. Кирәкле ризыкларны әзерләп куйыйк. Менә алар – консерванты булмаган коржлар, куертылган сөт, 20% тан ким булмаган каймак, ванилин һәм җиләк. Җиләкне юып, тастымалга кибәргә куябыз. 



2. Савытка сырның яртысын (мин «Виолетта» исемле сыр алдым), куертылган сөт (тулы банка), ярты стакан каймак һәм ванилин кабы салабыз. 3-4 минут миксер белән күпертәбез. Төерләр бетеп, масса күпергәч, миксерны сүндерәбез. Крем җиңел булып чыгачак, аннан пломбир исе аңкып торачак хәтта.


3. Һәр коржка 2 аш кашыгы крем салып, пычак белән тигезлибез.


4. Шул рәвешле тортны җыябыз да. Торт кырыйларына да өстән-аска крем сылап чыгабыз. Берәр сәгатькә суыткычка куябыз.


5. Тортка крем сеңеп беткәч, фантазиябезне кушып, бизәүгә керешәбез.



Якыннарыгызны чәй эчәргә чакырыгыз тизрәк!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар