Логотип
Белмәсәң бел

Салкыннан куркам!

Кыш җиткәч кайберәүләр... туңудан зарлана башлый. Урамда салкын булганнан яки юка киенгәннән генә дә түгел, табигатьтән шундый туңучан кешеләр була. Андый кешеләр хәтта җәй көне дә җылына алмый икән! Һәрвакыт туңып йөрүнең  кайбер сәбәпләрен карап китик әле.

Кыш җиткәч кайберәүләр... туңудан зарлана башлый. Урамда салкын булганнан яки юка киенгәннән генә дә түгел, табигатьтән шундый туңучан кешеләр була. Андый кешеләр хәтта җәй көне дә җылына алмый икән! Һәрвакыт туңып йөрүнең  кайбер сәбәпләрен карап китик әле.


А һәм Е витаминнары җитми
Бу витаминнар бавырдагы биохимик процессларның балансы өчен җавап бирә. Әгәр алар җитешми башласа, тәндә чиркану барлыкка килә. Әлеге витаминнарны нормада тоту өчен кишер, кабак,кызыл төстәге яшелчәләр һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш ителә. Майлы балык, сыр, йомырка да файдалы булачак. Табиб белән киңәшеп, витаминнар комплексы кабул итәргә дә була.

Калкансыман биз белән проблемалар
Һәрвакыт туңып йөрүнең сәбәбе – гипотиреоз да булырга мөмкин. Организмдагы энергия запасын нәкъ менә калкансыман биз «бүлеп бирә». Ул эштән чыкса, тәндәге процесслар да үзгәрә дигән сүз. Эш калкансыман биздәме, юкмы икәнен белер өчен аякларга игътибар итәргә кирәк. Әгәр аякларыгыз тәүлек буе туңып йөри икән, димәк эндокринологка язылырга вакыт!

Күп вакыт утырып эшләүчеләр
Организмга һәрвакыт хәрәкәт кирәк. Кан әйләнеше әйбәт булсын өчен, һәр кырык минут саен йөреп килергә, физик хәрәкәтләр ясап алырга киңәш итәләр. Озак утырып торганда кан тамырлары кысыла, «кан ою» барлыкка килә. Шуңа күрә хәрәкәттә – бәрәкәт дип юкка гына әйтмәгәннәр! 

Хроник ару синдромы
Йокы туймаганда, организмга тиешле ял бирмәгәндә, дөрес тукланмаганда кешеләр туңучан була икән. Шулай ук көнгә өч тапкырдан артык кофе эчү, газлы эчемлекләр белән мавыгу да, рекламалар вәгъдә иткәнчә, кешегә  көч өстәми, ә киресенчә хәлсезләнүгә генә китерергә мөмкин икән. Шуңа күрә туңмас өчен йокыгызны туйдырыгыз!

Организмга су җитмәгәндә 
Күбрәк су эчегез! Кыш көне дә! Сырганак, мүк җиләгеннән морс, төрле файдалы төнәтмәләр дә ясап эчәргә була. Кайнар чәй генә түгел, җылы шулпа да җылынырга булыша. 

Салкыннан курку
Урамдагы салкын һава торышын ишетүгә, тәрәзәдән кар яуганны күрүгә кайбер кешеләр туңа башлый. Монысы инде психосоматика белән бәйле икән. Мондый тип кешеләр һәрвакыт киеренке халәттә яши, эмоцияләргә бай була. Мондый очракта үзегезне тынычландырырга, кул эшләре белән шөгыльләнергә киңәш итәләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар