Шул көннән аңа Карак кушаматы тагылып калды. Беркемне дә үзенең гаепсезлегенә ышандыра алмады ул. Адвокат булу теләге, мөгаен, әнә шул хәлдән соң тугандыр Айратта. Үзенең хаклы булуын раслаудан чарасыз иде малай. Йөзекне алмавына беркемне дә, хәтта әнисен дә ышандыра алмады ул.