Чәчне кистерергә җыенганда йөзнең формасына да игътибар итегез. Аның өчен, көзге каршына басып, чагылышыгызны иннек белән сызып чыгыгыз. Читкәрәк китеп, көзгедә калган фигурага карагыз. Нәрсәгә күбрәк охшаган? Түгәрәк, өчпочмак (яки «йөрәк»), дүртпочмак, озынча түгәрәк, шакмак, озынча формамы? Ә хәзер йөзегезгә туры килә торган чәч киселешен сайлагыз.