Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Якын ерак әбекәем

Безнең якта әбиләрне матур итеп әбекәй дип йөртәләр. Әби дисәң, үпкәлиләр дә кебек. Кызганыч, ул матур сүзне әйтер кешем калмады. 

Безнең якта әбиләрне матур итеп әбекәй дип йөртәләр. Әби дисәң, үпкәлиләр дә кебек. Кызганыч, ул матур сүзне әйтер кешем калмады. 

 

Әбекәем юк, ә авылга кайткан саен әнием белән аны искә алмаган көнебез дә юк. Кайтып, чәй өстәленә утыру белән искә төшә ул. 

– Эппәкәччәй белән эчим әле... 

Чәйләп ала башласа, әнә шулай дип әйтми калмый иде. Ипи кадерен белеп үскән буыннан иде шул ул. Өстәлдә күпме кәнфит-прәник тормасын, чәйне буш ипи белән эчә иде: һәрьяклап карап (уңганмы, юкмы?!), әз-әз генә кабып. «Валчыгын да төшерә күрмә», – дип кенә тора иде. Ялгыш кына идәнгә төшерсәк, ипидән гафу үтенеп, үбәргә куша. Әлеге гадәтем хәзер дә, икмәк кадере булмаган заманда да, бетми. 

Әниемнең әнисе Фатыйхова Бибиханә авылның югары очында яшәде. Шуңадырмы, без аны ерак әбекәй дип йөртә идек. Шулай дип әйтсәк тә, ул безгә бик якын булды. Кечкенә чакта без сеңлем белән һәрвакыт аларда. Әле дә хәтеремдә, әбекәйне «сатучылы уйныйк», дип аптыратып бетерә идек. Кырык эшен кырык якка куеп, безнең белән уйнады ул. Сатучылы да, курчаклы да, куышлы да... Үсмер вакытта да әбекәйләргә менүдән (без шулай дип сөйләшәбез) туктамадык. Мине токмач кисәргә дә әбекәем өйрәтте. «И-и-и, әниең бигрәк эшләтми инде сезне», – дип, җиңелчә битәрли-битәрли, токмач җәйдерде, кистерде. Ачу да килә иде. Борынга ис кергән вакытлар бит, аның кайгысымыни?! Хәзер нәзек итеп токмач кисеп, аш пешергән саен әбекәемне искә төшерәм. Үзем өчен өйрәткәнсең икән бит, әбекәй, үзеңә эш киметү өчен түгел... 

85 яшенә җиткәндә дә әбекәйнең буй-сыны зифа булды. Башын горур тотып, төз атлап йөрде. Кисәк кенә буйга үсеп киткәч, һәр үсмер кебек мин дә, оялып, бөкрәя төшеп йөри башладым. Әни дә түгел, әбекәй: «Артыңны сузып йөрмә, сыныңны туры тот», – дип кисәтеп кенә тора иде. Хатын-кыз һәрьяклап гүзәл бу-лырга тиеш дип санады ул. Ә ир-атка хөрмәте картаеп, Акъәбигә әйләнгәч тә бетмәде. Ашарга утыра башласак, беренче соравы: «Кияү ашадымы?» – булды. Аның бу сыйфаты – әнидә дә, бездә дә. Ир – баш, хатын – муен. Муен сау булганда гына баш үз урынында нык тора дип әйтә торган иде. Гаиләнең төп нигезе дә әнә шул икәнен үзем парлы булгач кына аңладым. Парлы дигәннән... Яшьлек юләрлеге белән, олы мәхәббәтемне очраттым дип уйлап, кияүгә чыгу хакында хыяллана башладым. Каникулга авылга кайткач, бу серне әбекәйгә чиштем. 
Ул миңа бер генә сүз әйтте: «Ир һәм җир астына бервакытта да соң түгел...» «Олы мәхәббәт»ләр тормышта күп була икән ул, сине хөрмәт итеп яратканы гына – берәү! Соң түгел дисә дә, бик тә кияүгә чыгып, балалар табуымны көтте. Оныкчыгын кулына алып мунча керткәндә ни уйлады икән ул?! Җиде баласының сабый чагынмы, ундүрт оныгы өчен сөенеп, аларның балаларын күрергә насыйп иткән бәхетле озын гомере хакындамы... «Минем кулым түгел, Гайшә-Фатыйма кулы», – дип, сабыема бәхет юрады. Ә минем хыялым чынга ашты: беренче баламны карт әбекәе юындыра алды. 

Әбекәй мулла кызы булса да, «мин – дини» дип, бервакытта да чәчрәп чыкмады. Аллаһы Тәгалә белән ул күңеле аша гына сөйләшә иде. Безне дә шуңа өйрәтте. Дога белән йокларга яту, бисмилла белән яңа көнне башлау, Аллаһының барлыгын, берлеген тану – барысы да әбекәем сабаклары. Кечкенә чакта, артык шукланып, сүз тыңламасак, «Алла бабаң яратмас әле», – дип әйтә торган иде. Әнә шулай әхлаклы булырга өйрәтте ул. Шөкер, хәзер кызларым да Аллаһы Тәгалә барлыгына инанып, аңа сыенып яши. Буыннар бәйләнеше әнә шул түгелме инде?! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язма! Мине дэ эни, 3 яшь тулмаган баланы, ерак эбидэ ( энинен энисе була) калдырып, Элмэткэ яшэргэ киткэн. Эбиемне инэй дип устем. Газиземнен эйткэн, ойрэткэн сузлэре эле дэ колагымда. Тэуфикълы бул, олыны-олы, кечене-кече итэ бел, харамнанан, нахактан ерак бул дия иде. Искэ алмаган конем юк. Инэй эйткэндэй дип сойлэшу гадэте калды... hидая. Чаллы.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйе эби(без дэу эни дип эйтэ идек) бн ускэн балалар барыбер башкачарак шул,тэуфикьлырак дип эйтимме инде.безнен чор балалары башка торлерэк иде шул,хэзергелэр бик эбилэрне тынламыйлар,кыз бала эле эзерэк колак сала сузлэренэ.э малайлар алай тугел икэн.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бездэ дэ эбекэй дилэр. Минзэлэ ягы. Эбилэр урамда була ул ди иде курше эби. Минем эбекэйлэр дэ нэкь шундый иде. Гел башта Алла бирса дип сойлэшергэ, бисмилла дип йокларга ятарга, Аллах тагалэнен барлыгына ышандырып устерделэр. Урыннары ожмахта булсын. Икеседэ минем беренче баламны куреп калдылар. И 1ел аралыгы бн китептэ бардылар. Кирэк чакта соеп, кирэк чакта сугеп. Эшкэ ойрэтеп устерделэр. Мен рэхмэт

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик эчтэлекле язма бу,Аллаhынын рэхмэте яусын.Гел безнен эбекэй турында язылган диярсен.Мин Ютазы районы Димтамак авылыннан.Безнен эбекэебез бик тыйнак, булган, йомшак кунелле кеше иде.Урыны ожмахта булсын!

          • аватар Без имени

            0

            0

            З тапкыр укып чыктым. Бик ошады. Авторга зур рэхмэт!

            Хәзер укыйлар