Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Уф» та димәгез!

«Уф» дигән сүз – гарәп телендә ризасыз­лыкның иң җиңел (!) формасын белдерә. Ә әти-әнигә «уф» дию дә гөнаһ. Аллаһы Тәгаләгә һәм әти-әнигә бу сүзне әйтергә ярамый! 


Әти-әнигә каршы дәшү, аларны үпкәләтү, бигрәк тә рәнҗетү­ләрнең бала өчен нинди зур гөнаһ икәнлеге менә шуннан аңлашыла инде. Рамил хәзрәт ЮНЫС белән әңгәмәдән без ана, ата-ана хакы турында динебез ни әйткәнен белеп калырга тырыштык.


Тапкан ана анамы, баккан ана анамы, Рамил хәзрәт? 

– Һәрхәлдә, баланың әнисе бер генә була. Баланы тапкан ана ул аның хакыйкый әнисе. Әмма диндә дә, җәмгыять законнарында да бер сорау калка – аналык вазыйфасын үтәргә лаеклымы ул хатын, әллә юкмы? Ундүрт-унбиш яшьлек кыз да бала табарга мөмкин бүген. Әмма әле үзе сабыйлыктан чыкмаган бу бала ана дип атала аламы? Хәер, кайвакыт әни булу яше җиткән хатыннар да бала табып, ул балага күркәм тәрбия бирә алмый. Чөнки алар үзләре йә эчкечелеккә, йә наркоманлыкка сабышкан – юлдан язган. Шул ук вакытта бу баланы тапмасалар, аңа биологик ана булмасалар да, тәрбияви ана булырлык хатыннар бар. Алар, әлбәттә, хакыйкый ана була алмый, бары тик шушы ятимне тәрбияләүче булып кына санала. Кыямәт көнендә: «Ба­ла­ңа нинди тәрбия бирдең?» – дип Аллаһы Тәгалә исә алардан түгел, баланың биологик анасыннан сораячак. 
Баланы тәрбияләп үстергән хатын, әлбәттә, Ходай каршында зур әҗер-саваплы. Үзебез дә күрәбез, алар дөньялыкта да хөрмәткә лаек. Чөнки Пәйгамбәребезнең хәдис-шәрифе бар: «Ятим баланы тәрбияләп үстергән хатын җәннәттә минем белән ике бармак кебек якын, янәшә булыр», – дигән ул. 

Бүген бөтен дөнья шау-гөр килеп бала бүлешә. Ир белән хатын аерылышканда, бала кем белән калырга тиеш? 

– Хакыйкатьтә, Рәсүлебез (с. г. в) хәдисләренә караганда ана кеше балага өч мәртәбә якынрак. Һәм шуңа да, әтисе белән әнисе аерылышкан вакытта, ислам дине буенча бала иң әүвәл әнисе янында кала. Тик тагын шул ук мәсьәлә: ана булырга хаклымы бу хатын, әллә юкмы? Ислам диненең бу мәсьәләгә карата үз кагый­дәләре, үз таләпләре бар. Ул дин, әдәп-әхлак, мөмкин­че­лекләр белән бәйле. Әгәр әлеге таләпләргә туры килә икән, бала шушы хатында, ягъни үзенең анасында кала. Әгәр дә әнисе аны тәрбияләргә лаеклы түгел икән, ул вакытта да бала атага түгел, ә анасы ягыннан булган туганнарына бирелә: дәү әнисенә, әнисенең бертуган апасына, сеңлесенә, гомумән, әни ягыннан булган туганнарга. Ана ягыннан туганнар арасында лаеклы зат табылмаган очракта гына бала әти ягына тәрбиягә бирелә. Ислам кагыйдәсе шуны таләп итә. 

Дөнья булгач, төрле хәлләр була, тудыргач та баласын ташлаган хатыннар бар. Аларның ул-кызлары өстендә «ана хакы» дигән хак бармы, юкмы? 

– Бар! Ни өчен дигәндә, Пәйгамбәребез (с. г. в.) заманында аның иң якын дусты Әбүбәкер була. Әбүбәкернең хатыны – Катилә исемле. Аларның балалары – Әсма. Катилә ислам динен кабул итми, шуңа күрә Әбүбәкер аны аерып икенче хатынга өйләнә. Ул хатыннан Гайшә исемле кызы туа, соңыннан ул, белүебезчә, Пәйгамбәре­безнең хатыны була. Мәккәдән Мәдинәгә күчкән вакытта, Катилә мөшрик хәлендә Мәккәдә кала. Ә аның кызы Әсма, мөселман динен кабул итеп, әтисе белән китә. Әнисе аны күрми дә, белми дә, тәрбияләми дә. Озак еллар үткәч, Катилә, күчтәнәчләр күтәреп, Мәдинәгә килә. Әсма сеңлесе Гайшә белән өйдә була. Гайшә бу вакытта инде Рәсүлебездә кияүдә. Шул вакыт Гайшә: «Мин Рәсүлебездән сорап килим әле, әниең белән безгә нишләргә икән?» – ди. Рәсүлебез әйтә: «Кертегез! Иң йомшак урынга утыртыгыз, күчтәнәчен алыгыз һәм үзен иң тәмле ризыклар биреп сыйлагыз», – ди. Баласын кечкенәдән карамаган, динен кабул итмәгән хатынны да Пәйгамбәребез әнә шулай хөрмәт итәргә кушкан. 

Ана – киң күңелле, ни генә булса да, кичерә, баласына ул иң соңгы чиктә генә рәнҗи. Шуңа күрә ананы рән­җе­тү иң зур гөнаһ саналадыр да. Ана рәнҗеше төшкән кешеләр белән Сезгә очрашырга туры килгәне бармы?

– Әйе, бар. Андыйларны күргәнем, очратканым бар. 
Мәчеткә кайчак олы яшьтәге кешеләр килә һәм: «Хәзрәт, соңгы вакытта проблемаларым күбәйде», – диләр. Мин дә Пәйгамбәребез кебек мондый чакта һәркемнән сорыйм: «Әти-әниең исәнме синең?» – дим. «Исән», – дисәләр, «Соңгы тапкыр әти-әниең янында кайчан булдың?» – дим. «Бер ел, ике ел күргән юк», – дип җавап бирүчеләр бар. Икешәр ел әниләре янына кайтмаганнар! Әйе, монда торыр урыннары – йортлары, фатирлары бар, акчалары бар, әле менә проблемалары килеп туган – шуны чишү артыннан йөриләр...
Ә бит проблемаларны чишү юлы билгеле: әти-әниләре янына кайтып килсәләр, яки аларны монда алып килеп, өйләрендә кунак итсәләр, әниләре шуның өчен рәхмәт әйтеп дога кылса, шунда ук хәлләре җиңе­ләячәк. Ана еллар буе ялгыз, баласы кайтмый, хәлен белми, шуның аркасында үз хәле авырая. Кеше дөнья мәшәкате, байлык артыннан куа, үзенең матди проблемалары әти-әнисе белән бәйләнгәндер дип күз алдына да китерми... Һәм ялгыша.  

«Әниләр исән чакта, без әле һаман да сабый», – дип әйтү бар. Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз?

– Үзе олы яшькә җитеп тә әнисе исән булса, ул ба­ла бәхетле, әлбәттә. Нинди генә яшьтә булса да, әни кеше гаиләне җыеп торучы ул. Умарта оясын ана корт җыеп, бербөтен итеп тотуы белән чагыштырып була моны. Ана корт очып китсә – оя туза. Ана булган өйнең казаны асылган, капкасы ачылган – балалар, оныклар, кияү-киленнәр төп нигезгә җыелган. Ана – һәрвакыт гаиләне, нәселне туплап торучы зат ул. Яшьләр өйлә­неш­кәндә, никах вакытында мин гел әйтәм: «Ир кеше җитәкче булса, хатын-кыз гаиләнең нигезе», – дим. Әгәр дә гаиләңне саклыйсың килсә, хәләл җефетеңне сакла, чөнки нигез чатнаса, гаилә дигән йорт җимерелә, ишелә. 
Әйе, дөрес, әни исән булганда үзеңне сабый итеп хис итәсең. Әмма хәерле әни баласын гомер буе баласытмый, сабый итми, хәерле әни баласын тормышка әзерли. Бу – канун. Чөнки гел аркасыннан сөеп, иркәләп кенә торсаң, бала илле яшьтә дә сабый булып йөри – бер эшкә, бернәрсәгә ярамаслык булып. 
 
 Коръәндә Аллаһы Тәгалә шулай ди: башта — Аллаһ, аннары соң — әни. Шуңа күрә баланың тормышы әнисе­нең ризалыгы белән бәйле.


«Әниемә кадер-хөрмәт күрсәтергә өлгермәдем», – дип үкенеп-үртәлеп яшәүчеләр бар. Вафатларыннан соң да бу кадерле кеше­ләребезгә игелек кылуыбызны берәр ничек дә­­вам итә алабызмы? Догадан тыш? 

– Пәйгамбәребез (с. г. в) янына бер кеше килгән һәм әйткән: «Йә Рәсүлүлла, әнием үлде, мин хәзер аның өчен нәрсә эшли алам?» – дигән. Рәсүлебез: «Безнең Мәдинә шәһәре читендә бер фәкыйрь тора. Шул кеше бакчасына елгадан арык казып кертә алмый интегә. Әгәр син аңа бакчасын сугарырга булышсаң һәм шул эшеңне әниеңә багышласаң, газизеңә моннан да зур әҗер булмас», – дип әйткән. 
Бу менә ни дигән сүз: үлгән әниең яки әтиең өчен догадан башка нинди дә булса берәр изге гамәл башкарып, шул игелегеңне: «Йә Раббым, бу минем вафат булган әнием яки әтием өчен!» – дип дога кылсаң, бөтен шушы изге гамәлең якыннарыңа әҗер-савап булып 
ул ирешмичә калмас, иншалла. Ә игелекнең оч-кырые, исәбе-саны юк аның! Дога уку да ул, Коръән уку да, сәдака бирү дә, мохтаҗларга, ятимнәргә, авыруларга булышу да – күрше әбигә су алып керү, карын көрәп кую, кибеттән нидер алып кайтып бирү... Яки әниең өчен хаҗ кылу, әниең өчен дип күпер салдыру, аның өчен дип чишмә ачу... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин бәйрәм саен кайтып әниемә булышып торам, мин бик бәхетле әнием исән булганга. Аның тагын да озын гомерле булып, безгә зур терәк, киңәшче булып яшәвен телим. Ул безнең барыбызны да җыеп, безне берләштереп тора.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Э нигэ сон кайбер иллэрдэ аерылышкан очракта баланы тик ата гаилэсендэ калдыралар???????

      • аватар Без имени

        0

        0

        Исэн вакытларында кадерлэрен белергэ кирэк эти-энинен,игелекле эшлэр эшлэу саваплы, тик аны эти-эни курэ алмый... Бэлки алар кадер -хормэт курэ алмыйча баласына рэнжеп тэ киткэннэрдер, торле балалар була бит.

        Хәзер укыйлар