Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Татар йолдызлары

«Сөембикә»леләр Киров өлкәсенең Малмыж төбәгендә яшәүче татарлар белән очрашып кайттылар.

Башка өлкә булгангамы, без Малмыжны бик еракта – кара урманнар артында дип күз алдына китергән идек. Баксаң, ике-өч сәгать эчендә Киров өлкәсе чигенә барып та җиткәнбез. Үзебезнең Балтач районы белән чиктәш булып, якын күршеләр булып утыруының сәбәбенә без соңыннан төшендек.

Төрле очрашуларда булган бар. Әмма мондый җылы сөйләшүне хәтерләмим. Безне күрергә, үзләрен күрсәтергә, чит төбәктә яшәүче татарларның ни эшләр майтарып ятуын тәмләп сөйләргә җыелган хатын-кызлар арасында укытучылар, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, «Ак калфак» хатын-кызлар берлеге рәисе һәм аның әгъзалары бар. Яраткан журналыбыз турында без сөйләгәнне генә тыңлап утырырлар дип уйлаган идек. Аларның да әйтер сүзләре бик күп җыелган, сөйләп туя алмыйлар әнә.

Безне бусагадан ук каршы алган Киров өлкәсе татарларының региональ милли автономиясе рәисе Язилә Хаҗиәхмәт кызы Әсхәтдинова, керә-керешли үк, хәлләрен сораштыра башлагач, бер генә сүз белән: «Бирешмибез әле!» – дип өздереп куйды.

Янәшә-тирәсендәге татарларны үз кочагына алып, үзенә каратып тоткан Язилә Хаҗиәхмәт кызы кем соң ул? Ни өчен бирегә җыелган халык сүзен шул ханымга рәхмәттән башлый?
Аның әйтүенә караганда, Малмыжда татар авыллары шактый. Өч зур авыл – кешеләре Балтач ягыннан чыккан Яңа Смәил, Иске Йөрек, Татар Кумбашы татар мәдәниятен, татар телен үстерүгә зур көч куйган шушы хуҗалыкларда тормыш кайнап торган казанны хәтерләтә. 
– Тумышым белән – Яңа Смәилдән, – ди Язилә ханым. – Минем өч балам, биш оныгым бар. Шамил улымның кызлары Азалия белән Аделия мәчеткә йөри. Олырагы – 6 нчы сыйныфта укый торганы – инде күптән намазда. Безнең нәсел – дини нәсел.

Ул – белгече буенча педагог. «Хәзер нинди эшләр белән мәшгуль?» – дигән сорауга башкарган һәм алда торган эшләре турында җентекләп сөйләп китә. Үзе әйтмешли, балаларның милли үзаңын күтәрү өчен теләгән кешегә мөмкинлекләр дә, көч-гайрәт тә җитәрлек. Ул балалар белән төрле гамәли конференцияләр, туган якны өйрәнү максатында этнографик экскурсияләр оештыра. Ә нинди матур Сабантуйлар уздырыла икән бу якларда!
– Элек балалар Сабан туе гына үткәрә идек, – ди ханым. – Ә хәзер өлкәннәрнеке белән бергәләп уздырабыз. Бу эштә безгә эшмәкәрләребез, администрация башлыгы Валерий Константинов зур булышлык күрсәтә.
Татарча үткәрелгән «Нокрәт йолдызчыклары» фестивальләре, телне үстерү максатында уздырылган шигъри бәйгеләр... барысы, барысы да милли җанлы татар хатыны инициативасы белән башкарылган эшләр икән!
– Татар Кумбашы – 253 хуҗалыктан торган зур авыл, – дип дәвам итә сүзне Гөлсимә Гайфетдинова. – Мин гомер буе фермада эшләдем. Ә хәзер менә – соңгы ике-өч елда Мәдәният сараен җитәклим. Алты кешедән торган фольклор ансамблебез бар. Башка авылларга чыгып китеп тә җырлап кайтабыз. Районда ни бер завод, ни бер фабрика юк. Шуңа яшьләр авылдан китә. Күбрәк Казанга барып урнашалар. Аларга да «ник китәсез», дип әйтеп булмый. Эшләмичә ничек яшәмәк кирәк? Анысы... бу бер безнең генә проблема түгелдер, дип уйлыйм ди дә: «Картаямыни соң йөрәк маңгайлар сырланса да...» – дип, күкрәктән чыккан матур тавыш белән җырлап җибәрә. «Бу җыр – минем тормыш гимны!» – ди ул җырын тәмамлагач.
– Мин – Иске Йөрек авылыннан, – дип дәвам итә түгәрәк өстәл  янындагы сөйләшүне Мөнирә Габидуллина. – Безнең авылда ике мәчет, – ди ул горурланып. – Берара мәчетләрдән клублар ясый башлаганнар иде бит. Безнең бабайлар риза булмады. Казанга кадәр барып җиттеләр. Әмма дә ләкин мәчетнең берсен дә сүттермәделәр. Безнең авылда гомер-гомергә азан тавышы ишетелеп торды һәм торачак. Хәзер бер мәчетнең манарасын яңарттылар. Бездә халык бик дини. Хәтта өлкәннәр көнен дә аш итеп үткәрәбез. Шунда Коръән укыйбыз.

...Һәм тагын спорт көчле икән бу авылда. Мәдәният йортының подвалында көрәш секциясе оештырып җибәргәннәр. «Көрәшче малаебыз Рәсим Зәйнуллин күптән түгел генә Россия чемпионы исемен алып кайтты, – ди Мөнирә ханым. – Гер күтәрү буенча 14 тапкыр Дөнья чемпионы булган егетебез турында ишеткәнегез бардыр инде? Ул да шул подвалдан чыккан малай бит». – Әңгәмәдәшем рәхәтләнеп көлеп җибәрә. Күрдегезме, безнекеләрне, янәсе...
Соңгы вакытта популярлаша барган «Авыл кызы» бөтенроссия бәйгесе дә шушыннан башланып киткән. «Бик борчылган идем, барысы да әйбәт узды», –  ди ул. 

«Без кайда гына яшәмик, үзебезнең чыгышыбызны, кайдан булуыбызны, кан-тамырларыбызның кая барып тоташуын, нәсел-нәсәбебезне онытмаска тиеш!» – дигән иде Язилә ханым безнең белән саубуллашканда. Ни өчендер үзебезне Татарстанның бер почмагында итеп хис иттек. Үзебезнекеләр бит... Нокрәт йолдызлары, татар йолдызлары!
        

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар