Шәех хатыны Сафийа

— Никахны алырга кайткан көнне үк укыдылар, — диде ул. — Ирем соңыннан: “Истихара намазымда: “Минем өчен хәерле булса гына укылсын бу никах”, — дип сораган идем. Бер күрүдә язмышыма язылганлыгыңны аңладым”,-диде.
— Ә сез әзер идегезме соң моңа?
— Мәдрәсәдә укыганда күпхатынлылык турында сүз чыккач, “аның нәрсәсе бар?” — дия идем. Әлеге мәсьәләгә бервакытта да каршылыклы булмадым. Никах вакытында да икеләнү тойгысы булмады... “Домодедово” аэропортыннан Дубайга очканда гына башымда мең төрле сорау, мең төрле уй бөтерелде.
— Туган җирдән аерылуы читен булгандыр?
— Анысы үзәгемә үтмәде. “Таныш булмаган илне, кешеләрне үз итә алырмынмы? Иремнең ике хатыны минем өчен кем була? Аларга кем дип эндәшергә? Үз-үземне алар алдында ничек тотарга?” — Мине борчыганы шулар булды. Дубай җиренә аяк басканда... Сөбханаллаһ, туган илдән читтә булуым искә төшеп, аяк табаннарым кызышты... “Кәйфә хәлуки (Хәлең ничек), Сафийа?” — диде ирем шундук хәлемә кереп. “Әлхәмдүлилләһ”, — дидем мин сер бирмәскә тырышып. “Онытма, син иң элек хатын-кыз!” — Үз- үземне шундук кулга алып, алга атладым.
“Өйдә ничек каршы алдылар? Берберегезгә ничек итеп эндәштегез?” — дип сорыйсым килә дә... Сафийаның уйчан йөзен күреп, тукталып калам.
- Бусаганы атлар чак җитте, — дип сүзен дәвам итә ул. — Ирем әйтә: “Хәзер мин сине үзебезнең гаилә белән таныштырам”, — ди. “Гаилә”, — ди?! Гаилә булгач, алар миңа туганнарым кебек була бит. Ә без туганнар түгел... “Кемнәр соң алар миңа?” — дип сорыйм иремнән. — Сафийа ханымның әле дә булса дулкынланудан бит алмалары кызарып чыга. — “Исламдагы апаларың була”, — диде ирем миңа...
Ни гаҗәп, алар мине, туганнарым кебек, ачык елмаеп каршы алдылар. Үзем елмая алдым микән? — Йөзенә борчу сызыклары тарала. — Хәтерләмим. “Өчебез бер өйдә нишләрбез?” — дип борчылганым гына истә...
Үземне Сафийа урынына куеп карыйм да... Чит илдә чит кеше бусагасын атлап кердең генә түгел шул бу... Аңа бит яшәргә (!) каласы.
- Биредә хатын-кыз кибеткә дә йөрми. Хуҗалык өчен кирәк-яракны, азык-төлекне дә ир кайгырта. Ә син көне буе өйдә...
Түзмим, Сафийаның сүзен ярты юлда бүлеп:
- Хатын-кызга өй эчендә дә эш җитәрлек бит! — дим.
- Бервакыт Сөмәйәнең (олы хатын) кулында помидор орлыклары күреп алдым. “Моны утыртырга кирәктер!” — дип, бакчага атылып чыктым да, кулыма көрәк алып, тиз-тиз җир казырга керештем. Янәсе, алар өлгергәнче, мин эшлим! Кай арада күреп алганнар?! “Ярамый! Ирнең дәрәҗәсен төшерәсең”, — диделәр алар икесе бертавыштан.
Ирем әлеге эшне хезмәтче яллап (кесәсеннән акча чыгарып бит!) эшләтте...
Әйе, безнең халык өйдә кул кушырып утырырга күнекмәгән шул...
- Ашарга Сөмәйә пешерә. Ни өчен ул гына пешерергә тиеш әле? — ди Сафийа. — Беркөн иртәнге намаздан соң, Сөмәйә өлгергәнче дип, мин дә газ плитәсе янына килеп бастым. Ирем кайтканчы, табынын да әзерләдем. “Сөбханалла, Сафийа, — дип, елмайды ул. — Суганны майда тиешенчә тотмагансың!” Кәефем кырылды. Тотмадым шул! Аларча пешерсәң, бик озакка китә... Без бит ризыкны, ни генә әйтсәң дә, гарәпләр кебек хасиятләп пешерергә дә, ашарга да күнекмәгән. Килгән мәлдә суыткычтан алып кына капкалап йөргән идем. Анысын да ошатмадылар. “Иренмә, җылытып аша, ашказаныңны бозасың бит”, - диделәр.
- Шуннан соң ашарга пешергәнегез булмадымы? — дип сорыйм.
- “Сөмәйә әйбәт башкара икән, башкарсын!” — дидем. Бервакыт... - Сафийаның йөзендә янә борчылу билгеләре чагылды. — Ирем эштән кайтып, турыдан-туры минем бүлмәмдә өс киемнәрен алмаштырды. Чыгып китүе белән, тиз-тиз керләрне алып, карават астына яшердем.
- Ник? — дим аптырап.
Керне гел Мәликә юа, үтүкли дә. Күпме түзәргә була?! Бу юлысы үзем юмакчы булдым. Шулчак ишек шакыйлар. Мәликә! “Сафийа, керләр синең бүлмәдә, диләр”... “Юк!” — дип, ишекне шап итеп япкан гына идем, Сөмәйәнең: “Бала-чага булма инде”, — дигән тавышы ишетелде. Озак та үтмәде, бусагада ирем күренде. “Са- фийа, бир керләрне Мәликәгә”, — диде ул җайлы гына итеп. “Мин дә кер юа беләм, ничек кенә әле!” — дидем, җикеренә язып. “Син нәрсә инде, акыллы бул!” — диде ул... — Сафийа баладай эчкерсез күз карашын идәннән күтәреп, миңа юнәлтә. — Барыбер минемчә булмады! — ди. — Ваннага бикләнеп, үкси-үкси еладым... “Эшсез утыра алмыйм. Озакламый акылдан шашачакмын”, — дип кычкырдым иремә. “Синең эшең хәйран күп, Сафийа, — диде ул тыныч кына. — Коръән укы, әдәбеңне үзгәрт!” Аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте бу сүзләр. Ирексездән күз алдымнан әти-әнием йөгереп узгандай булды. Әти кайтасы булса, әнинең гел ашык-пошык ашарга әзерләгәнен күреп үскәнгәме, ирне хатын-кыз өйдә ашатыр өчен генә көтә, дип уйлый идем. Бактың исә, гаилә тормышы бусагадан башлана икән... Иреңне ничек каршы алудан... Ни дәрәҗә иреңә буйсына белүдән... “Ул үзен король итеп хис итәрлек булсын!”—диде Сөмәйә.
— Үзләре?
— Элегрәк аларның ир тирәсендә бөтерелеп йөрүләрен күралмадым. Аны бер минутка да ялгызын гына калдырмыйлар. Әгәр берәр эш белән мәшгуль булса, янына ничек һәм кайчан килергә икәнен дә яхшы беләләр. Беренче елда бу хәлне күреп тору мине чыгырымнан чыгара, ул алардан туйгандыр инде, дип уйлый идем. Бервакыт түзмәдем, бу хакта иремә дә ачыктан-ачык әйтеп ташладым. “Хатын гел ире янында булырга тиеш”, — диде ул... Әлеге сүзләрдән йөрәгем төшеп киткәндәй булды. “Алар кебекме?” дип карышканымны сизми дә калдым. Тавышка Сөмәйә белән Мәликә дә бүлмәләреннән күренде. Иремә алар алдында ни генә әйтмәдем?! — Әле дә булса оялып, йөзен куллары белән каплый. — Моңарчы өлкән апа хокукыннан нык файдаланып яшәвемнең чире идеме бу?.. Мин дигәнчә булмасамы, сеңелләремә, ай-һай?! — Ул бер ноктага төбәлеп, саран гына елмая. — Бу юлысы да ишекне шап итеп яптым... Бераздан иремнең: “Сафийа, тынычлан”, — дигән тавышы ишетелде. “Сөмәйәң янына ычкын!” — дидем ярсуыма чыдый алмыйча. “Сөмәйә үзе синең яныңа керүемне сорады, — диде ул тыныч кына. — Кешеләрне яратырга өйрән, югыйсә, синең белән бик авыр...” Ни сабыр ирем дә: “Өйрәтәм мин хәзер моны!” — дигәч, Сөмәйә:
“Әллә нәрсә уйлап чыгарма! Бар янына, тынычландыр аны”, — дигән икән...Тәрбиясезлегемне шунда аңладым. Гафу үтенгән идем дә... “Мин барысын да оныттым инде, — диде ул. — Йөрәгем ак кәгазь битедәй чип-чиста...” Мин әйткәннәрне гафу итәргә буламыни? Өстәвенә, беренче генә тапкыр түгел бит. Һәм ул, мәшә-Аллаһ, гел оныта... “Минем сезгә карата ихтирамым шулкадәр көчле, — ди. — Әгәр сез дә миңа карата шундый булсагыз...” Әлхәмдүлилләһ, аның үз-үзен тотышына, гамәлләренә карап, мин дә әкрен- әкрен үзгәрә барам. Кунакка килгән әнием: “Син иреңнән куркып яшисең икән”, — дигәнгә, үзем дә сизмәстән: “Ярарга, аның күңелен күрергә тырышып яшим”, — дидем. Чыннан да... Иремнең нәрсә турында уйлаганын, нәрсә эшләргә теләгәнен күз карашыннан ук сизеп алам мин хәзер.
Өч хатынның ире тирәсендә бөтерелгәнен күз алдына китерәм дә, “бу өйдә тормыш кайныйдыр”, дип уйлап куям.
— Бер-беребезне узышып яшибез: кем тизрәк өлгерә, кем тәмлерәк пешерә, кем чистарак юа... “Мин кер үтүкли белмим дип уйлама”, — дим иремә. “Мәликә кебек, ә, бәлкем, аннан да озаграк итеп кер үтүкләвеңне күрдем”, — диде ул миңа. “Мәликәгә җитә алганың юк әле”, — димәде генә инде.
Сафийаның Мәликәне еш телгә алып сөйләве тикмәгә генә түгелдер. Ул — уртанчы хатын, арада иң яше. Әмма... “Барысына караганда да сине күбрәк яратам”, — дигән Сафийага ире.
— Бу хакта алар да сизенәләр, — ди ул. — Сөмәйәгә карыйсың да — гаҗәп көчле рухлы хатын үзе, ә ирем алдында йомшый да төшә. Мәликәдә...
— Ә үзегез?
— Иремне каршы алырга ике көн буена әзерләнәм, — ди ул. — Эчке һәм тышкы яктан да үземне “форма”да тотарга тырышам... Янымнан чыгып китәргә җыенганда аның эчтән генә башка хатын белән очрашырга да әзерләнүен тыштан сизеп торам.
— Көнләшәсезме?
— Көнләшү генә түгелдер бу. Үз- үзеңне генә яратудыр... — ди Сафийа. Янә үткәнгә кайта. — Яши генә башлаган чорда ирем миңа бик матур күлмәк бүләк иткән иде. “Сиңа гына!” — диде. Шулкадәр сөендем. Ирнең иң кадерле хатыны булып аш бүлмәсенә чыккан идем... Ни күзем белән күрим: Сөмәйә дә, Мәликәдә яңа күлмәктән... “Син ялганчы!” — дидем иремә. “Дөрес эшләгәнемне вакыт узгач аңлар
сың”, — диде ул.
Аңлыйм, ул бит һәммәбезне дә бертигез күрергә тиеш инде. Әмма без, нычка каршы,
“шәхси милек”нә күрергә өйрәнгәнбез...
Югыйсә, бу дөньяда хәтта яшәгән өең дә синеке генә булалмый. Үлгәч — ул да кала... Шушы хакыйкатьне аңлавыма да тора- бара күнегеп барам бугай. Аннары... Күпхатынлылыкны матди якка гына бәйләп карау да дөрес түгел...
— Мораль ягы авырракмы?
— Хатын-кызның ятьмәләреннән исән-имин ычкыну өчен күпме акыл көче кирәк! — ди ул. — Кайчакта мин үзем дә иремнең шул дәрәҗә түзем булуына гаҗәпләнәм. Бөтен гарәп ире дә үз өстенә мондый җаваплылыкны алалмый шул. Шуңа күрәдер, күп кенә гарәп хатыннары минем Россиядән һәм дә өченче хатын икәнемне белеп алганнан соң миңа: “Мескен”, — диләр. Берсе белән сөйләшкәндә, хәтта ышанмыйча: “Ул сине яратамы?” — дип тә сорады. “Мин дә, ул да мине ярата”, — дигәч, “Аның сиңа вакыты да җитәме?” — дип кызыксынды. “Башка хатыннарыннан калган вакытыннан тыш”, — дип җавап кайтардым. Ул мине тыңлап-тыңлап торды да: “Син бәхетле, Сафийа, — диде. — Бер иргә кияүгә чыгып та, ир белән хатын булып яшәмәүчеләр бар...”
— Сафийа шулайдыр, — дим аңа. — Башкалар, бәлкем, икенче төрле уйлый торгандыр...
— Без һәрберебез үзебезчә бәхетле, — ди ул. — Гомумән, мин үземне аның белән иң сөйкемле, иң сөекле хатын итеп хис итәм. Алар да шулайдыр...
* * *
Сафийа:
— Дубай аэропортыннан туган якка очканда, самолет җирдән күтәрелгән һәр секунд саен иремнән ераклаша баруыма йөрәгем телгәләнә. Бу хакта аның үзенә дә сөйләп күрсәтәм. “Шулай булырга тиеш тә”, — диде ул моңа каршы. Хисләремнең кайнарлыгына исе китмәвенә аптырадым.
— Иманы булган кеше синнән бервакытта да: “Ирең сине яратамы?” — дип сорамас, — диде ул бервакыт. — Иман белән ярату икесе дә бер үк мәгънәгә ия, алар һәрвакыт янәшә. Иман бул- маса, ярату да — юк. Аллаһы Тәгаләгә иман китерүең никадәр көчле булса, яратуың да, сине яратучылар да шулкадәр күп булыр...
Дубай—Казан.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.