Үз парыңны табу уен эш түгел. Хәзерге дөньяда исә бу тагын да катлауланды. Бигрәк тә ир-егетләргә, чөнки кызлар социаль челтәрләрдәге матур тормышны эзли. Халык арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрде, кешеләрнең ихтыяҗлары артты, аралашу формалары да башкача. Шуңа күрә бүген ялгызлык проблемасы гадәти күренеш кенә түгел, ә кешенең психологик саулыгына да йогынты ясаучы фактор. Бигрәк тә ир-атларга.
Ирләр һәм ялгызлык
Mamba танышулар платформасы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Россиядә ир-атлар хатын-кызларга караганда ешрак ялгызлык хисен кичерә. Бу көтелмәгәнрәк нәтиҗә булып та тоелырга мөмкин, чөнки җәмгыятьтә хатын-кызларның эмоциональ яктан ныграк бәйле, мөнәсәбәтләргә мохтаҗрак булуы турында фикер таралган. Әмма сораштыру нәтиҗәләре киресен күрсәтә: ир-атларның 39% ы үзләрен ялгыз дип саный, хатын-кызлар арасында бу күрсәткеч – 30%.
Бу саннар, беренче карашка, мәзәгрәк тоелса да, тирәнрәк анализласак аңлашыла: күп кенә ир-атлар хисләрен яшерә, эмоцияләрне күрсәтүне йомшаклык билгесе дип кабул итәргә өйрәнгәннәр. Дөресрәге, шулай дип уйлап яшәргә мәҗбүр ителгәннәр. Шуңа да ир-атларга ялгызлыкларын тану авыр. Дөрес, бар ирләрне дә ялгызлыктан интегә дип әйтеп булмый. Кемдер ирек сайлый, тормышын үзе теләгәнчә коруны өстен күрә. Шулай да сораштырылганнарның 70% ы янәшәсендә якын кешесе булмавын авыр кичерә. Бу – кеше табигатенә хас якынлыкка, аңлашуга, мәхәббәткә сусауның ачык дәлиле.
Ни өчен мөнәсәбәтләр корыла алмый?
Сораштыруда катнашкан ир-атлар арасында төп сәбәпләрнең берсе булып түбән үзбәя тора. 27% ир-ат үзен хатын-кыз җәлеп итәрлек түгел дип саный. Мондый кешеләр, гадәттә, мөнәсәбәтләргә дә ышанмый, башкаларга да ышанычсызлык белән карый.
Хатын-кызлар исә күп вакытта сайлана. Күпчелеге үз тирәсендәге кешеләрнең берсе дә таләпләренә туры килми дип саный. Бәлки, чыннан да, ихтыяҗлар белән реаль тормыш арасындагы капма-каршылык бардыр.
Травмалар, холык һәм таныша белмәү
Ир-атлар һәм хатын-кызлар ялгызлыкның сәбәбе итеп үзләренең катлаулы холкын күрсәтә. 14% ир-ат һәм 10% хатын-кыз холыкларының аралашуга киртә булуын әйтә. Моннан тыш, үткәндәге тискәре тәҗрибә дә зур роль уйный. 12% хатын-кыз һәм 8% ир-ат элеккеге уңышсыз мөнәсәбәтләр аркасында яңа элемтәләрдән баш тарта.
Таныша алмау: эш гаеплеме?
12% россияле шәхси тормыш коруга эш комачаулый дип саный. Шул ук вакытта күпләр эшне ялгызлык белән көрәшүнең төп юлы итеп күрә. Бу, чыннан да, шулай: тыгыз эш графигы кеше игътибарын читкә юнәлтә, буш вакыт калдырмый.
Психологка бару – ирләр өчен табу?
Кызыклы факт: хатын-кызлар ир-атларга караганда психологларга дүрт тапкыр ешрак бара. Ир-атлар күп вакытта җәмгыятьтәге стереотиплар аркасында профессиональ ярдәмгә мөрәҗәгать итәргә тартыналар. Күпчелеге стрессны компьютер уеннары, эчемлекләр белән басарга тырыша.
Без бүген ялгыз булган ир-атлардан шәрехләмәләр бирүләрен сорадык. Барысы да исемнәрен үзгәртүне сорады.
Илнар, 34 яшь:
Әлбәттә, түбән үзбәя – зур киртә. Социаль челтәрләрдә һәм медиада бик нык уңышлы ир-ат образы шулкадәр көчле, гадәти кеше үзен ким итеп тоя башлый. Безгә кайвакыт идеаль ир-ат образы тудырырга туры килә, чөнки чын йөзеңне кабул итәргә теләүчеләр сирәк.
Фәрит, 41 яшь:
Кайвакыт күңелдә: «Ә мин кемгә кирәк соң?» дигән сорау туа. Иң авыры: шуңа җавап таба алмау. Кешелекле булу, ихлас аралашу, эмоцияләрдән оялмау – бәлки, бүген безгә иң кирәкле сыйфатлар шушыдыр.
Булат, 35 яшь:
Дөресен генә әйткәндә, бүген кызлар бездән әллә ниләр көтә: машина, фатир, юмор, спортчыларныкы кебек тән, сабырлык, романтика... Ә без гап-гади кешеләр: эшлибез, кайгыртабыз, яратырга әзер. Кызлар, безгә дә җылы сүз, аңлау кирәк. Без дә тере кешеләр, роботлар түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк