Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Өлкәннәр тормышны яхшырта

Бүген, 1 октябрьдә, Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең көз фасылына туры килүе очраклы түгел. Алтын көзге чорда без бөтен көчен һәм белемен халкына багышлаган, яшь буынга якты тормыш бүләк иткән кешеләрне хөрмәтлибез. Яхшылык һәм хөрмәт көнендә өлкән яшьтәгеләрне зурлыйк.

Бәйрәм тарихы узган гасырга барып тоташа. Башта Өлкәннәр көнен – Европада, аннары – Америкада, ә 80 нче еллар ахырында бөтен дөньяда билгеләп үтә башлыйлар. Ләкин бәйрәмгә нигез салучы ил булып Япония санала.
«Өлкәннәр көне»н 1947 елда Хёго префектурасындагы зур булмаган авыл старостасы Масао Кадоваки билгеләп үтәргә тәкъдим итә. Башта бәйрәм итү өчен 15 сентябрьне сайлыйлар – урып-җыю төгәлләнгән, һава торышы яхшы. Бәйрәмнең девизы да бик матур була: «Өлкәннәребезнең зирәклеген өйрәнеп, аларны хөрмәтләп һәм тәҗрибә уртаклашып, авыл тормышын яхшыртыйк». 1950 елдан бәйрәмне башка авыллар да уздыра башлый һәм күркәм традиция әкренләп бөтен илне колачлап ала. Соңрак аны сентябрьнең өченче якшәмбесендә бәйрәм итәләр. 1990 елдан башлап, өлкәннәребезне 1 октябрьдә зурлыйбыз. Ләкин әби-бабаларыбыз, гомерләренең «көмеш» чорына кергән апа-абыйларыбыз бәйрәм көнне генә түгел, ә һәрвакыт игътибарга, яратуга, назга мохтаҗ. Аларга рәхмәт белдереп, хөрмәт күрсәтик. Якыннарының кайгыртуын тоеп яшәсеннәр. Алар – безнең тормышны бизәүчеләр. Барлык өлкәннәребезгә сәламәтлек, гаилә җылысы, күңел тынычлыгы телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар