Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Мөселман булсын ярым

Элек-электән татар авылларында яучылар, димчеләр булган. Совет чорында онытыла башлаган бу традиция кабат яңарта. Таныштыру, димләү тормышыбызга янә өйләнеп кайтты.

Бүгенге яшьләр ике төркемгә бүленә: беренчесе — дингә тартылган егет-кызлар, икенчесе — заманча тормыш белән яшәүчеләр. Соңгылары үзләренә ярны дискотека, төрле кичә, төнге клубларда, хәтта урамда да таба ала. Ә менә дини яшьләр өчен бу шактый кыен мәсьәлә. Мөселман яшьләре гаилә коруның изге гамәл икәнен аңласалар да, шәригать кануннарына туры китереп яшәүче кешене таба алмау сәбәпле, ялгыз калырга да мөмкин. Югыйсә, Аллаһы Тәгалә кушуы буенча, һәркемгә парлы булып яшәү фарыз.

Шушы җәһәттән хәзер мәчетләр каршында таныштыру үзәкләре барлыкка килде. Чит төбәкләрнең дә, аерым алганда, Мәскөү татарларының үз димчеләре бар икән. Татарстанда таныштыру үзәкләре булу үзе үк зур казаныш.

Мөселман хатын-кызларын мөселман ир-егетләре белән таныштыру һәм, киресенчә, мөселман ир-атларын мөселман хатын-кызлары белән таныштыру максатыннан, 2003 елның 15 июлендә “Бәрәкәт” таныштыру хезмәте ачыла. Оештыручысы — Татарстан Диния нәзарәте дәгъват бүлеге җитәкчесе Илдус хәзрәт Фәиз. Хуҗасы — Эльвира Мәгъсүм кызы Сафина. Аларның эшчөнле- ген өйрәнү максатыннан, мин “Бәрәкәт”кә юл тоттым.

Болгар мәчете каршында эшләүче мәдрәсә бинасына урнашкан “Бәрәкәт" хезмәте. Үтенечле кешеләрне дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә сәгать уннан бишкә кадәр кабул итәләр икән. Килүчеләр бик куп, ди. Егермеләп парны кавыштырганнар инде. Алты йөздән артык кеше исәптә тора (өч йөз хатын- кыз, калганнары ир-ат).

Үзәккә мөрәҗәгать итүчеләр арасында 18 яшьтән 78 яшькәчә кешеләр бар. Яшьләр бик күп. Үзәк, ислам дине кануннарын төгәл үтәүче ир-егетләр һәм хатын-кызлар белән генә чикләнми, әлегә намазга басмаган мөселманнарга да хезмәт күрсәтә. Төрле милләт вәкилләре — әйтик, лизгиннар, төрекләр, башкортлар, гарәпләр... ислам динен кабул иткән руслар да килә. Хатын-кызларның исә барысы да татар милләтеннән. Алар күбесенчә татар егетләрен сайлый, чөнки бер үк гореф- гадәтләр, милли традицияләр гаилә ныклыгын арттыра гына.

Безнең җәмгыятьтә, таныштыру үзәгенә юньле кеше килми, дигән дөрес булмаган фикер яши. Үзегез уйлап карагыз: таныштыру үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр арасында укымышлылар күп. Кызлардан, мәсәлән, юрист, табибә, укытучы, исәп-хисап белгечләре дә шактый. Ә егетләр күбрәк авылдан килә. Җырдагыча, “буйдаклар йөри картаеп, өйләнергә кеше юк, кыз шәһәрдән кияү эзли, авылларда эше юк”.
— Пәйгамбәребез, мәхәббәт никахта гына үсә дигән, — ди Эльвира ханым, — безгә мөрәҗәгать итүче егетләрнең 99 проценты, ә кызларның яртысы намаз укый.

— Мөселман кызларының каталог буенча үзләренә егет сайлавы ничектер сәеррәк тә тоела сыман, — дим.
— Нишләп сәер булсын, — ди Эльвира. — Мөхәммәд пәйгамбәргә дә башлап хатыны Хәдичә мөнәсәбәтен белдергән бит. Безгә килгән кеше моңа әзер булырга тиеш. Коръәндә Аллаһ кешене өйләнергә өнди: “Һушыгызга килгән хатын-кыз белән өйләнешегез” (Ниса сүрәсе 3 нче аять). Гаилә — дәүләтнең иң кечкенә кисәге. Гаилә көчле булса, дәүләт тә, милләт тә көчле булыр, шуның өчен ислам дине гаиләгә бик зур әһәмият бирә. Пәйгамбәребез дә: “Кемнең хәленнән килсә, өйләнсен”, — дигән.
Ислам дине никах алдыннан ир-ат белән хатын-кызга бер-берсен күреп, сөйләшергә мөмкинлек бирә. “Бәрәкәт”тә дә егет белән кыз очраша. Әгәр ошатышмасагыз, бер-берегезне үпкәләтми генә хөрмәт белән аерылышыгыз,— дим.

“Бәрәкәт”нең эш юнәлеше кызыклы. Үзенә тормыш иптәше эзләп килгән кеше, каталогны карап чыккач, кемне ошатканын әйтә. Шуннан тегеңә хат җибәрәләр яки телефон аша хәбәр бирәләр. Калганы кешенең үз ихтыярында, теләсә, хатка җавап бирә, очраша, теләмәсә — юк.

Казан кызы Гөлнара (исламдагы исеме Хәят) белән Чиләбе егете Гомәр “Бәрәкәт”тә танышалар. Гөлнараның абыйсы, сеңлесенә белдермичә генә, танышу үзәгенә аның турында мәгълүматлар бирә. Гөлнара унбиш яшеннән намаз укый, дин тота. Гомәр 2002 елда Казанга килеп Ислам университетына укырга керә. Егеткә кызның фотосын күрсәтәләр. Яшьләр башта телефон аша аралашалар. Очрашу турында килешәләр. “Икебез дә бик дулкынландык”, — диләр. Бер-берсен ошаталар, ә ике айдан өйләнешәләр. Никах та укыталар, ЗАГСта да теркәләләр. Ике якта да хәмерсез туй уздыралар. Чиләбедә, өстәп, корбан чалганнар.
Борынгыдан димләп өйләндерүне хуп күргәннәр. Ышанычлы җирдә, белгән кешеләр аркылы танышу хәерлерәк саналган. Бүгенге көндә бик күп мөселман үз тиңен таба алмыйча газаплана. Кызларыбыз башка милләт кешесенә кияүгә чыга. Ә иң акыллы, тәкъва, зыялы туташлар чит илләргә китеп баралар. Гаиләдә ир дә, хатын да татар булган очракта гына гаилә дә нык булыр, милләтебез дә чәчәк атар.
“Гаилә төзүнең иң төп шарты — тормыш иптәшен дөрес сайлау. Никах — кешенең хис-тойгыларын канәгатьләндереп, тынычлыкка ирешүнең иң яхшы һәм иң табигый чарасы”, — ди Чиләбе егете Гомәр. Алар “Бәрәкәт”кә бик рәхмәтле.

Таныштыру үзәгенә Татарстаннан гына түгел, Рязань, Тольятти, Ульяновск, Воронеж шәһәрләреннән дә мөрәҗәгать итүчеләр бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар