1955 елның җәе. Арча районының Яңа Кенәр урта мәктәбенә бер төркем яшь укытучылар кайта. Арада рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелгән Стелла Сөләйманова да (кыз чактагы фамилиясе. – Авт.) бар.
Ул вакытта әле япь-яшь педагогның шушы мәктәптә кырык елга якын белем бирәсен, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек буласын, Ленин һәм «Почет Билгесе» орденнары аласын беркем белми. Яңа Кенәр мәктәбе бүген Стелла Зәкиевна Габдрахманова исемен йөртә. Арчаның үзәгендә – хакимият бинасы каршындагы аллеяда абруйлы укытучының бюсты куелган.
Мәктәптә 33 ел рус теле һәм әдәбияты укыткан педагогка үз гомерендә күпме генә интервью бирергә, ничә генә журналист белән очрашырга туры килмәгәндер. «Ни өчен укытучы булырга теләдегез?» – дигән сорауга ул инде ничәмә-ничә тапкырлар җавап кайтарган. Бу сорауны аңа беренче тапкыр Казан дәүләт педагогика институтына укырга кергәч бирәләр. «Әнием Зәйнәп укытучы булганга... Аның кебек буласым килде...» – ди ул.
Ул вакытта барысын да сөйләргә яраса, әнисенең бабасы булган Сөләйман ахун турында да, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә муллалык итеп, мәдрәсәләр тоткан аның ун улы, шул улларның берсе – 1872 елда Арча районы Кышлау авылына мулла булып кайткан Лотфулла бабасы, Коръәнне яттан укыган, гарәпчә укый-яза белгән Гыйльмибаян дәү әнисе турында да әйтми калмас иде дә бит... Сөләймановлар – татар халкына 200 елга якын хезмәт итеп, аң-белем биргән нәсел. Стелла – әнә шул нәселнең дәвамчысы. Ләкин, ул вакытта боларның берсен дә әйтергә ярамый.
Казанда Черек Күл яныннан узганда ни өчен күзләре яшьләнүен дә беркем белми. Башта – әтисен, аннары – әнисен, соңыннан аның үзен – дүрт яшьлек кызны алырга килгән кара машиналы караңгы төнне бик яхшы хәтерли ул. Татарстан дәүләт нәшриятын җитәкләгән әтисе Зәки Мөхсинов 1937 елның 10 июнендә кулга алына. Имеш, советка каршы эшчәнлек алып барган. Хатыны Зәйнәпкә: «Бер гаебем дә юк, озак тотмаслар», – дип хат язып чыгарса да, алар бу дөньяда башка очрашмый инде... 1938 елның маенда атып үтерелгән Зәки Мөхәммәтҗан улы 1958 елның 13 февралендә аклана. Ә Зәйнәп Лотфулла кызын биш елга Мордовиядәге тоткыннар лагерена ябалар. ВЛКСМ члены, Мәскәүдә Надежда Крупская исемендәге коммунистик тәрбия академиясен тәмамлаган югары белемле педагог, иреннән баш тартмаганы өчен, «халык дошманы хатыны» исемен күтәрергә мәҗбүр була. 4 яшьлек оныгын Гыйльмибаян абыстай Казандагы балалар йортыннан эзләп таба.
Әнисе кайткан көн дә хәтерендә –1943 елның 16 мае. «Дәү әни күршеләргә катык оеткысына кертеп җибәргән иде. Чыксам, өйдә бер матур хатын утыра. «Бу апаны таныйсыңмы?» – диләр. Танымыйм, ләкин шул вакытта җаным аның бик кадерле, бик тә газиз кеше булуын да сизә. «Бу – синең әниең», диюгә, кочагына атылдым...» – күңеле тулып, Стелла апа йөзен читкә бора...
Һәркемнең тормышында юнәлеш бирүче, юл күрсәтүче берәү була. Күпләр өчен бу рольне укытучы башкара. Әнисеннән тыш, үзенә юл күрсәтүче дип Стелла Зәкиевна класс җитәкчесен – Ленинградтан эвакуацияләнеп кайтып, Арчаның беренче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан Любовь Преображенскаяны атый. Кышлау мәктәбе мөдире вазыйфасын башкарган әнисен Арча районы мәгариф бүлегенә өлкән инспектор итеп күчергәч, Стелла шул мәктәптә укый. Ак халатлы табибә булырга хыяллана ул. «Табибә булу – бик авыр, катлаулы эш, – ди аңа Любовь Федоровна. – Педагогиканы сайла, синнән бик яхшы укытучы чыгачак». Соңыннан укытучысының бу сүзләрен ул үз укучыларына да әйтәчәк. Стелла Зәкиевнаның үзенең дә егермедән артык укучысы педагогиканы сайлаячак.
– Мәктәптәге беренче көнегезне хәтерлисезме? – дип сорыйм өлкән мөгаллимәдән.
– Хәтерлим! – ди ул күзләреннән зәңгәр нурлар чәчеп. – Август ае иде. Мәктәптә ремонт бара: бөтен җирдә буяу исе генә! Мәктәпнең ул чактагы директоры Хәсән Сабитов безне бик җылы каршы алды. Яңа Кенәр мәктәбендә бик көчле укытучылар коллективы эшли иде: Каюм Ягъфәров, Каймә Ибраһимова, Фәрәхшәт Бигашева, Фәния Халитова... күп алар. Миңа 8 нче классларны бирделәр. Беренче дәрескә кергәндә бик каушаганым истә.
Лев Толстойның: «Үз фәнең белән балаларны тәрбияләргә уйлыйсың икән, син аны башта үзең ярат һәм үзең яхшы бел», – дигән сүзләрен Стелла Зәкиевна үзенә девиз итеп сайлый.
– Дәресләргә озак әзерләнә идем. Дәреслек буенча сөйләргә яратмадым. Анда язылганнарны балалар үзләре дә укый ала. Аларны кызыксындырам дисәң, дәреслектә булмаганны сөйләргә кирәк. Китапханәгә барып, кайсы язучы турында нинди китап, газета яки журналда нинди мәкалә чыккан – барысын да барлыйм, аннары аларны бер альбом итеп туплыйм...
1978 елгы уку елы тәмамланырга берничә генә ай калгач, Стелла Зәкиевнаны, ул вакытта инде Габдрахманованы, директорның укыту эшләре буенча урынбасары Фәрәхшәт Нуриевна чакырып ала. Аның: «Дәрес планнарыңны, журналларыңны миңа кертерсең әле», – дигәненә мөгаллимә аптырап кала. «Тикшерергә киләләр сине. Орден бирергә телиләр», – ди завуч. Аның «орден» дигәнен ишетеп, Стелла Зәкиевна мәктәп директорына ашыга: «Миңа орден кирәкми. Мәктәптә миннән дә лаеклырак укытучылар бар. Аларның күзенә ничек күренермен?» Уку елы беткән көннәрдә аны Мәскәүдә узган III Бөтенсоюз укытучылар съездына чакырып телеграмма килеп төшә. Бөтен Советлар Союзыннан җыелган педагогларны Леонид Ильич Брежнев үзе сәламли. Шушы тантанада Арча районы Яңа Кенәр мәктәбендә озак еллар балаларга белем биргән Стелла Зәкиевнага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, Ленин ордены белән алтын «Урак һәм чүкеч» медале тапшырыла. Татарстанда бу мәртәбәле исемгә укытучылар арасыннан беренче булып Стелла Габдрахманова лаек була. Мәскәүдә алар яшәгән «Россия» кунакханәсенә бер-бер артлы котлау телеграммалары ява. Кремльнең Съездлар сараенда аның хөрмәтенә татарча җыр яңгырый!
– Гомер буе Герой исемен акларга тырышып яшәдем, – ди чал чәчле мөгаллимә. – Үземне герой итеп сиздемме? Ул мәртәбәле исемнән берәр ничек файдаландыммы? Юк, әлбәттә. Ирем Хәбир белән икебез дә гап-гади укытучылар булып, бик тыйнак яшәдек. Хәбир Арча районы Түбән Оры авылы егете иде. Армиядән кайткач, Яңа Кенәр мәктәбендә физика белән астрономия фәнен укытты. РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемнәр алды. Укучылары бик яратты аны. Яхшы күңелле, әйбәт кеше иде. Ике бала үстердек. Кызыбыз Светлана да, улыбыз Айдар да мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Кайчандыр минем табибә булу хыялын кызыбыз тормышка ашырды – педиатр булды. Ә улыбыз Айдар әтисе эзеннән китеп, Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлады.
Әле 70 нче елларда ук Хәбир, менә күрерсез, берзаман һәр кешенең кесәсендә телефон булыр. Капка төбе саен икешәр машина торыр, балаларны мәктәпкә машина белән генә китерерләр, ди иде. Кызганыч, фаразлары чынга ашкан көннәрне генә үзе күреп җиткерә алмады, 2001 елда вафат булды.
– Стелла Зәкиевна, сез укыткан укучыларның кайсысыннан гына сорасаң да, ул бик миһербанлы иде, безне бервакытта да ачуланмады, диләр. Балаларны шулай бер дә ачуланмый гына да укытып буламы? – дип сорыйм тәҗрибәле педагогтан.
– Бер дә ачуланмый гына булмагандыр инде анысы, – ди ул, тыйнак кына елмаеп. – Ләкин шәхесләрен кимсетеп, әллә нинди сүзләр белән ачуланганым булмады, анысы хак. Мин балаларны кызгана идем. Ул елларда мәктәптә кайнар төшке ашлар юк. Сумкаларына ике телем ипи, бер шешә чәй тыгып килеп, шуның белән алты-җиде дәрес укырга, аннары җәяүләп ничә чакрым кайтырга кирәк. Кайткач, дәрес тә әзерлиселәре бар, әти-әниләренә дә булышырга кирәк. Шуңа күрә хәлләренә керергә тырыша идем. Ул чорда балалар да бик тыңлаучан булдылар, ахрысы. Сүземне тыңламаганнарын, әрләшеп утырганнарын бер дә хәтерләмим.
Укучылар аркасында бары бер тапкыр гына еладым. Хәзер сөйләсәм, көләсем килә, ә ул вакытта күңелемә бик авыр булган иде. Дәрес вакытында класска завуч Фәрәхшәт Нуриевна керде дә: «Стелла, син балаларны бер дә орышмыйсың. Алар әнә нәрсә эшләгәннәр!» – дип, мине ачуланып чыгып китте. Классымдагы малайлар завхозны кабинетында бикләп калдырган икән. Тәрәзәгә карадым да еладым шул вакытта. Укучыларымның шундый ярамаган эшләре өчен гарьләндем.
Без эшләгәндә укытучының эше дәрес бирү белән генә чикләнмәде. Педагогларга иҗтимагый эш тә йөкләнгән иде. Халык арасында агарту эшләре алып барырга, агитация үткәрергә, колхозга булышырга, бәйрәмнәрдә концерт, спектакльләр куярга – санап та бетерә торган түгел. Мин аларның барысын да яратып эшләдем. Укучылар белән класстан тыш чаралар уздыру да ошый иде миңа. Дәрестә генә бөек классикларның биографиясе белән дә, иҗаты белән дә тулысынча тынышып бетеп булмый. Төрле викторина, конкурслар, иҗади кичәләр күбрәк шул максаттан оештырылды.
Стелла Зәкиевнаның укучылары, ничә ел узса да, аның дәресләре һаман истә, диләр. Укытучылары турында күңелләрендә бары җылы хисләр генә саклануын әйтәләр.
– Стелла апа безне 9–10 нчы классларда укытты, – дип искә ала мөгаллимәнең 1979–1981 еллардагы укучысы, менә инде 37 ел хирург булып эшләгән Әнвәр ВАФИН. – Ул безгә әни шикелле иде. Дөресен әйткәндә, безнең инде тәрбия дә шуның кадәр генә булгандыр. Кайчагында мәктәпкә дә бармый калабыз, йә дәрестән качып китәбез. Сүкмәде ул безне. Хәлебезгә керә иде. Ул безне шулкадәр яраткан икән, моны 60 яшьлек кеше буларак мин хәзер беләм.
Стелла Зәкиевна мине дөрес юлга бастыручы кешем дә булды. Казан дәүләт медицина институтына кергәч, укуны өч тапкыр ташлап кайттым. Авылда яшисем, армиядә хезмәт итәсем килде. Соңгы кайтуымда әни Стелла Зәкиевна янына җибәрде. Минем укыйсым килми, комбайнда эшлисем, авылым басуларын иңләп йөрисем килә, дигәнемне ишетеп, ул тиз генә Кави абыйны чакырып керде. Кави абый Нуриҗанов – математика укытучыбыз. Аның өч улы да табиб. «Авылга син табиб булып та кайта аласың. Алай кешеләргә яхшылыгың күбрәк тиячәк», – дип, Стелла апа миңа кызы Светлананың лекция дәфтәрләрен биреп җибәргән иде. Шуннан соң үзем дә кайтам дип йөрмәдем. Инде менә үземнең дә өч улым да табиб.
Укытучының укучылары язмышында никадәр мөһим роль уйнавын бүген үзе дә тәҗрибәле педагог Илгизә ГАЛИМУЛЛИНА үз мисалында раслый.
– Яңа Кенәр мәктәбен 1966 елда тәмамладым. Табибә булам дип хыялландым. Ләкин медицина институтына керергә балларым җитеп бетмәде. Бер ел үзем укыган мәктәптә пионервожатый булып эшләргә туры килде. Инде уку елы тәмамланып килә иде, Стелла Зәкиевна чакырып алды да: «Педагогика институтына кер син. Укытучылык сәләтең бар, менә дигән укытучы булачаксың», – диде. Биш елдан үз мәктәбемә укытучы булып кайттым. Стелла Зәкиевна белән тугыз ел бергә эшләдек. Аның белән гомер буе аралашып яшибез. Ул бик яхшы әңгәмәдәш.
Моннан алты-җиде ел элек бер очрашканда ул минем җиденче класста язган иншамны искә төшереп шаккаттырды. «Җәй көне нәрсәләр эшләдем» дигән темага ул бездән инша яздырган булган. Мин шунда: «оекбаш бәйләргә өйрәндем» дип язганмын.
Стелла апа рус шагыйрьләренең шигырь-поэмаларын шулкадәр сәнгатьле итеп яттан сөйли иде. Ул безне рус әдәбиятын яратырга өйрәтте. Дәреслекләрдә гадәттә әсәрләрнең берәр өзеге генә бирелә, аны тулысы белән сирәк укучы гына укып чыга. Ә Стелла Зәкиевна безгә шул әсәрдәге иң хисле, иң җанга үтеп керә торган өзекләрне укый. Бу аның әдәбиятны яраттыру алымы булган икән бит.
– Стелла Зәкиевна безнең класс җитәкчесе иде. Ул безне әле дә: «Минем яраткан укучыларым» дип атый. Мәктәптәге иң тату, иң бердәм класс булдык. Укуыбызны тәмамлаганга 45 ел, без әле дә дуслар. Биш ел саен очрашып торабыз. Бу очрашуларда укытучыбыз – иң хөрмәтле кунагыбыз, – дип уртаклаша укытучысына кагылышлы хатирәләрен Фирдания ЯРУЛЛИНА. Ул үзе дә педагог, 1983 елдан бирле балаларга белем бирә. – 45 ел буена барган дуслыгыбыз – Стелла апаның тырышлыгы. Ул безне шулай бер йодрыкка туплап, бер коллектив итә алды. Югыйсә без бит 9–10 нчы сыйныфны укырга дип тугыз-ун авылдан җыелган балалар идек.
Без тугызынчыны тәмамлагач, Стелла Зәкиевнага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Ул шатлыклы көннәр гел истә. Укытучы апабыз турында ул елларда бик күп яздылар. Шул вакытта аның балачагында нинди зур фаҗига кичергәнен, күңел трагедиясен беребез дә белмәгәнбез. Без моны соңыннан гына аңладык.
Стелла Зәкиевна минем өчен укытучы үрнәге генә түгел, кешелеклелек үрнәге дә.
...Аның фотоальбомында бер рәсем саклана. Бәләкәй кызының фотосурәте артына әтисе Зәки абый болай дип язып куйган: «Минемчә, Стелла – гаҗәеп акыллы, шул ук вакытта сәнгатьне аңлый торган сәләткә ия кеше». Үзенең тормышы белән дә, хезмәте белән дә әтисенең бу сүзләрен 100 процентка аклый Стелла Зәкиевна.
17 ноябрь – мөгаллимәнең туган көне. Без аны гомер бәйрәме – 91 яше тулган көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Әле озак еллар укучыларының хөрмәтен, балаларының яратуын тоеп яшәргә язсын сезгә, Стелла Зәкиевна!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк