Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Мин ничек гид булдым

Казан–Уфа автобуслары безнең авыл яныннан гына үтә. Авылдан Казанга киткәндә бигрәк уңайлы. Автобуска вакытың белеп кенә чыгасың, утырыр урыны да булмый калмый. Бу юлы тукталышка алданрак чыкканмын ла, ярты сәгатьсез килмәс әле, дип торганда, бер газель күренде. Уфадан Казанга бара икән. Урыным – әллә моңсуланып, әллә үзе өчен яңа җирләр ачарга теләп, тәрәзәгә карап барган бер ханым янәшәсенә туры килде. Минзәләгә җитәрәк, бик матур күренеш ачыла. Кайчандыр тар гына булып аккан Минзәлә елгасы, Кама ГЭСын җибәргәннән соң киңәп киткән иде. Әрәмәләр, утраулар, судагы челәннәр, балыкчы көймәләре күренә, еракта мәчет манаралары, чиркәү гөмбәзләре шәйләнә. «Ниндәй ер бу?» – дип кызыксынды юлдашым. «Минзәлә», – дим. Беренче күрүе икән. Телефоныннан фотога төшерә башлады. Танышып киттек: Мәгъфрүзәнең үз гомерендә беренче тапкыр Казанга баруы. Үзе Сибайдан. ГИДУВка, табибларның белемен күтәрү курсларына җибәргәннәр. «Ай ярымга укырга барам», – диде ул моңсу елмаеп. Сагынуы да, сөенүе дә бергә кушылган иде бугай аның. «Озакламый Чаллыга җитәбез», – дигәч, җанланып киткәндәй булды. «Учаллыгамы? Бәй, кире киттекмени? Әллә юлы шулай ураймы?» – дип сорап куйды, тәрәзәгә игътибар белән карап. Чаллыны үзләренең Башкортстанындагы Учаллы дип аңлады инде бу. КАМАЗ, узган гасырдагы Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше турында сөйләп, гид ролен үтәргә туры килде. Мәгъфрүзә чалт та чолт Чаллы торбаларын төшерә башлады. Орловка боҗрасын узганда, шаккатып: «Бигрәк олы кала икән!» – ди. Күз кырые белән генә карыйм: дулкыннарында зәңгәр күк йөзе чагылган киң Чулман да ошады аңа, Шишкин картиналарына күчкән нарат урманнары да... «Сулда Алабуга кала, ә-әнә  Түбән Кама факеллары күренә», – дим, Татарстан белән таныштыруымны дәвам итеп.
«Кара, шулай якынмыни бу калалар?» – дип аптырады ул. Тип-тигез юллар, басу-кырлар да гаҗәпләндерде: «Ә бездә гел таулар, калкулыклар», – дип куйды чагыштырып.
Мамадышка якынлашып, Нократ күперен чыкканда, тымызык суга, тау башындагы урманга ымлап, йокымсырап киткән Мәгъфрүзәгә эндәшәм: «Күрми каласың матур урыннарны», – дим. Уңайсыз да булып китә: иртүк Сибаеннан Уфага, Уфадан Казанга юлга чыккан юлдашым, әлбәттә инде арыган! Ә мин һаман күңелен күрмәкче! Йокылы-уяулы хәлдә тизрәк фотога төшерә башлый. (Минем күңелне күрмәкчеме соң бу башкорт кызы?)

Ул Казан турында әллә никадәр сораулар яудыра башлады.  
– Казан зурмы ул? Уфадан да зурракмы әллә?
– Матурдыр, әйеме?
– Сездә метро да бармыни?...
– Кол Шәриф мәчетен күрергә хыялланган идем инде...
– Камал театрына барып булыр микән?
– Татар концертларын да карыйсы килә инде...
Хатын-кызларны тагын нәрсә кызыксындырсын, әлбәттә, кибетләр, ашарга әзерләү, йорт кирәге...
– Сездә арзанлы кибетләр бармы ул?
– Азык-төлекне каян аласыз?
Кояшлы көнгә, тирә-юньдә тантана иткән әбиләр чуагына сокланып һәм сөенеп бардык. Мәгъфрүзә, җылы итекләрдән булуына уңайсызлангандай итеп: «И монда җәй икән әле. Туфлидән генә киләсе калган», – дип куйды.
Мин танышларның, дус-ишләрнең ГИДУВка укырга килгәннәрен искә төшереп, «Галиев урамындагы тулай торакка урнашасыңдыр инде», – дип сорап куйдым. «Әйе, шофер да вокзалдан ерак түгел дигән иде», – дигән җавапны ишеткәч, аһ иттем. Сәет Галиев урамы белән Бари Галиев урамын бутый бит бу! Ят шәһәрдә адашып йөриячәк аннары! Мәгъфрүзәгә Совет мәйданында, Космонавтлар урамында ук төшеп калырга кирәк. Юлны аркылы чыгып, йөз метр гына барасы да, Новаторлар урамына параллель булган Галиев урамы буйлап бераз гына атлыйсы... Тулай торак шунда. 10-15 минутлык юл! Шулай аңлаткач, и сөенде инде юлдашым. Икебез дә бер тукталышта төштек. «Тагын бер аңлатыгыз әле», – ди Мәгъфрүзә. Рәхмәтләр укып, саубуллашып, зур сумкасын бер кулдан икенчесенә күчерә-күчерә, әнә ул ышанычлы адымнар белән каршы якка чыгып  бара. Мин күздән югалганчы карап калмакчы идем. Мәгъфрүзәм... «Идеал» аяк киемнәре кибетенә кереп китте. Елмаеп куйдым. Туфли алып чыгачак хәзер! 
Афәрин, Мәгүфрүзә, Казан урамнарында шулай матур булып йөр әле!

Бу сәфәрдән үзем дә канәгать калдым: сөйләшә-сөйләшә бик тиз килеп җиттек. Аннары башкала кунагын Казанга да гашыйк иттем бугай. Килеп җитмәс борын
туфлиләр эзләп йөрмәс иде инде...         
       
       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар