Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Маймыл көндәлеге

Кер юу машинасының бөтен функцияләрен аңлап бетерә алмасам да, машина кадәр машина йөртергә өйрәнү курсларына язылырга булдым әле. Элек шофер янәшәсендә утырганда, хыялдагы тормоз тәбәлдерегенә (педальне шулай диим әле, үзебезчә — татарча булсын!) басып бара идем. Хәзер исә мин яңа бер халәткә күчәчәкмен — тәбәлдерекләре чын булган дөньяга!

Машиналы дусларның һәрберсе «шатландырырга» ашыкты: «Инструкторның синең кебекләр белән нервлары таушалган, хатаң саен кычкырачак — моңа әзер бул». Һе, мин акча түләп торачакмын — ә миңа кычкырып торачаклар… Их… Иртәгесе көн якынайган саен ныграк куркуга төшә башладым…
 

Беренче-икенче дәресләр
Автодромдагы «Ока»га кереп утырдым. Инструкторның исеме Артем икән, әллә миннән дә яшьрәк шунда…
— Инструкторлар укучыларга кычкыралар, дип әйттеләр… Сез миңа кычкырачаксызмы? — дип, япь-яшь укытучымның күзләренә текәлдем.
— Ю-ук, сез нәрсә?! — диде ул аптырап һәм двигатель, тосол, ераклык утлары турында сөйләп китте. Боларның нәрсә икәнен, нәрсә өчен кирәклеген һәм, иң мөһиме, кайда урнашканнарын (!) истә калдырып барасыма әллә чын күңеленнән ышана инде шунда…
Инструктор кузгалып китәргә өйрәтте. Мин тыңлаган булдым… Тоташтыргычка (сцепление) басасы, аннары ычкындыра башлыйсы… Кыскасы, озакламый мин, инструктор боерыкларын үти-үти, кузгалып та киттем! Беренче тапкыр! Менә ул яңа халәт! Тимер тартманы буйсындыра башлау халәте! Туктагач, яңадан кузгала башладым һәм мотор сүнде дә… Машинаны яңадан кабызырга туры килде.

 

Үземнең нәрсә эшләгәнемне юньләп аңлар-аңламас хәлдә автодром буйлап әйләндек. Гаять кызык:
тоташтыргыч—беренче тизлек—газ—тоташтыргыч—нейтраль тизлек—тормоз—тоташтыргыч…
 

a2Икенче-өченче дәресләр
Кузгалып карарга маташу алдыннан инструктор көзгеләргә күз ташларга кушты. Элек, артта утырганда, машина йөртүченең көзге аша миңа карап-карап алуы ошый иде. Хәзер аңлый башладым, алар арттагы машиналарны күзләгәннәр икән! Их, бөтен романтик мизгелләр чәлпәрәмә килә башлады бит әле монда…
 

Дүртенче-бишенче дәресләр
— Сез рульне дөрес тотмыйсыз, — диде миңа Артем, — өйгә кайткач, ванна эченә су тутырылган таз куегыз да шуны әйләндерергә өйрәнегез, яме? Ә хәзер туктыйбыз. Кузгалабыз.

Сулы тазны руль итеп карау аңлашыла, ә тәбәлдереккә йомшак басарга ничегрәк өйрәнергә? О! — таптым — кәгазь тишкеч! Пианино!! Тегү машинасының тәбәлдереге!!! Ура!


Алтынчы-җиденче дәресләр
Машинаның түбәсенә «У» («укучы» дигәнне аңлата) хәрефе куелган… Иң куркыныч фаразларым дөрес булып чыкты — юлда йөрергә чыгабыз! Ә машина миннән дә катырак курыкты, ахрысы — кәҗәләнде, кабынырга теләмәде. Берничек тә! Инструктор капот капкачын ачып, башы белән машинаның эченә үк кереп китте. Хәзер инде мин дә беләм — нәрсәгәдер әллә нәрсә кереп тулган — шуны өреп чыгарырга гына кирәк икән.

Рулендә мин булган «Ока»дагы «У» хәрефен күреп, «бу берәр юләрлек эшләгәнче китәргә кирәк»,  дип, машиналар як-якка чәчелеп китәрләр, дип хыялландым. Әмма беренче минутлардан ук шул аңлашылды: беркем дә чәчелергә ашыкмый икән… Шуның өстәвенә баштанаяк «бип-бип»ларына коендырдылар. Хурланып үләрсең…
Урамда беренче тапкыр йөрүем бик уңышлы булды дип уйлыйм: беркемне таптамадым, беркемгә бәрелмәдем, үзем дә исән-сау, инструктор да. Ура! Миңа рәхмәтлеме икән ул?

a3
Сигезенче-тугызынчы дәресләр
Кызыл уты янган светофорга якынлашабыз. Сулдан килгән йөк машинасы мине кыса башлады! Ике юлым бар иде: «Мин гаепле түгел, ул үзе килде!» — дип, йөк машинасына «сыланып» коймакка әйләнергә яки уңдагы газонга менеп китәргә. Мин, үз-үземне саклау инстинктына буйсынып, икенчесен сайладым. Инструкторымның өченче юлы да бар икән: ул машинадан чыкты да, теге машинаның ишеген ачып, йөртүчесенә шул минутта башына килгән барлык уйларын, теленә килгән сүзләргә әйләндереп, әйтеп бетерде. Миннән: «Курыкмадыгыз­мы?» — дип сорады.
— Өлгермәдем, — дидем мин, күзләремне маңгайдан җыеп, урыннарына төшерергә тырышып.
Җәмәгать! Дус егетләремнең мескен җәяүлеләрне ни өчен сүгүләрен аңлыйм хәзер! Җан ачысы белән әйтәм — җәяүлеләр мескен түгел!!! Алар теләсә кайдан, теләсә кайчан юлга йөгереп чыгалар, светофорның яшел уты кайсы яктан янса да, әйтерсең, алар өчен генә яна («алар» дип сөйләшәм инде хәзер, менә нишләтә машина)!
— Әгәр кагыйдә бозучыны ялгыш бәреп китсәм? — дип инструктордан сорыйм.
— Гаепле буласыз. Машина йөртүче үзенең руль артында утыруы белән генә дә гаепле инде ул.
Ә мин үземне-үзем руль артына утыртып куюым белән кешелек алдында бигрәк тә гаепле инде…


Унынчы-унберенче дәресләр
Светофорга  туктадым.  Их, стоп-сызыкка кадәр  зуррак ара калдырганмын! Арткы күренеш көзгесенә карап алдым. А-а-а!!! Аннан миңа аждаһа тиклем зур автобус текәлгән. Алгарак китәргә кирәктер — тиз кузгала алмасам, миңа рәхәтләнеп «тибә» инде бу… Хәер, үзе гаепле була да булуын (дистанция сакларга кирәк!), әмма моннан миңа җиңелрәкме? Шундый уйлар белән йомшак кына кузгалдым. Стоп-сигналга кадәр шудым. Туктадым. Ур-ра! җиңел сулап куйдым. Хәзер миңа кузгалыр өчен берничә секунд өстәләчәк! Җиңүче кыяфәте белән a4көзгегә батыр караш ташладым — тегеннән миңа таба якынрак шуышып килгән автобус күз кыса иде…


Уникенче дәрес
Гаражга керергә өйрәндек. Гараж — дүрт таяк белән билгеләнгән дүртпочмак. Гаражы чын булса, диварлары ишелер, машинасы — кыстыбыйга әйләнер, кышка сакларга куелган капчыклардагы бәрәңге изелер иде. Гаражга ничә мәртәбә керсәм — шуның санынча инде. Кирәкми миңа гаражлары!!!  Бәхетемә, юк та әле ул. Хәер, машинасы да.


Унөченче дәрес
Теориядә бүген медицина дәресе. Укытучы бик кирәкле киңәш бирде: бәлагә юлыгып кулы каймыккан кешенең кулын үзең утыртырга ярамый икән, чөнки ул кешенең икенче кулы исән бит — китереп кундыруы бар!


Ундүртенче-унбишенче дәресләр
Яннан машиналар очып уза. Үзеннән-үзе газга көчлерәк басыла гына бит.
— Утыз чакрымлык тизлек тотабыз, — ди инструктор.
— Угу… — дип ризалашам.
— Утыз чакрым, — дип кабатлый инструктор.
— Угу.
— Без нинди тизлектә барырга тиеш? — дип кызыксына инструктор.
— Утыз белән.
Инструкторым спидометрдагы утыз биштә торган укка карап, авыр сулады да:
— Өченче тизлеккә күчегез. Кырык чакрым тотыгыз.
О-о! Утыздан соң кырык чакрым, беләсезме, ул нәрсә? Космоска очучы ракета! (Ну, бераз арттырамдыр.) үземне Шумахер итеп хис итә башладым! Артем сөйли:
— Кичә бер укучы ханым чүт кенә яңагыма кундырмады! Мин аңа: «Газга артык басасыз. Безгә тиздән туктарга кирәк булачак», — дим. Ә ул тагын да катырак баса башлый. Мин яңадан: «Тизлекне киметәбез. Хәзер беренче тизлеккә күчәбез», — дип кабатлыйм. Баса гына бит газга! Безгә туктарга кирәк — светофор! Шуннан алдым да аягыннан тоттым: «Аякны — газдан!» — димен. Ханым сикереп куйды. Әле дә кызарам шуңа, әмма бүтән чара калмаган иде шул…


Уналтынчы-унҗиденче дәресләр
— Сез башка инструкторлар белән укучылар ясаган хаталар турында сөйләшәсезме? Хәер, сезнең өчен без аяклы мәзәк инде, — дим Артемга.
— Көләбез, ә аннары хаталарыгызны төзәтеп утырабыз. Кичә генә берсе борылыр алдыннан борылу утларын кабызыр өчен бер тотканы тартып азапланды. Ут кабынмый гына бит! Кыз бөтен көче белән теге тотканы тартты да сындырып чыгарды. Ул тотка тәрәзәгә су сиптерә торганы булып чыкты! Без көлдек, теге бичара инструктор гына көлмәде. Икенче кызны машина кабызырга өйрәтә башлады. Аның «ачкычны уңга таба борабыз…» диюе булды, кызый өйдәге ишек ачкычы дип белдеме, борып та җибәрде… Һәм, әлбәттә, алар ул көнне инде беркая да бара алмады. Үземнекеләр соң? Кичә бер укучы кыз белән барабыз — уң яктан «КамАЗ» килә. «Тормоз», — диюемә… рульне ташлады да, чырылдап кычкыра башлады…

Ике яклы юл буйлап барабыз. Машиналар күп. Әнә, тегендә «КамАЗ» да күренә. Зур машиналардан әлләни курыкмыйм хәзер. Алар үз юлыннан бара, мин — үземнекеннән. Тигезлек тартмасы әллә ничек авыр күчерелә: күчердемме мин тизлекне, юкмы — селкетеп карыйм. Башымны күтәрсәм… «КамАЗ»ның юлына гына түгел — үзенә кереп барам! Рульне уңга борып җибәрәм…
— Рульне алай кисәк борырга ярамый, артыбыз белән бәрелә яздык, — дип әйтеп куйды инструктор салмак кына итеп.
— Ә нигә берни эшләмәдегез?!
— Сезнең берәр нәрсә эшләгәнегезне көттем, — диде ул.
— Мин ул «КамАЗ»ны күрмәдем, гафу итегез…

Аңа, шулай итеп, каршысына килгән «КамАЗ»ны күрмәүче «сукыр» укучысы турында башка инструкторларга сөйләрлек җай калды.


Унсигезенче дәрес
Кул туңмасын һәм рульдә шумасын өчен бармак-лары киселгән күн перчаткалар сатып алдым. «Рульне профессионал кебек тотa5асыз», — ди Артем. Бер кул белән генә әйләндереп җибәрәм — мату-ур!.. (Әмма алай эшләргә ярамый — руль ычкынып китәргә мөмкин.)


Унтугызынчы-егерменче дәресләр
Хәзер театр-фәләннән машина тотып кайтканда, шоферы белән сөйләшерлек темалар муеннан. Тәҗрибәләре белән уртаклаштырасың, юлдагы хәлләрне сөйләтәсең:
— Заманында минем «Жигули» иде. Светофорга туктыйм шулай, — дип сөйли берсе, — тик торганда берсе артыма килеп бәрелмәсенме?! Чыгам. Каршыма теге машинаның хуҗасы килә:
— Тормозым тотмый! Брат, зинһар үпкәләмә! Алда торучы машиналарны карыйм — синең артың иң очсызы иде — сиңа бәрелергә туры килде… Ремонтка менә бу җитә бит? — диде ул акчасын чыгарып.

Гыйбрәт: акча җитмичә очсыз машина алганчы, акча җитеп, кыйммәтрәк машина алу күпкә яхшырак!


Егерме беренче-егерме икенче дәресләр
Беркемгә тимичә юлның уртасыннан барам. Тукталыштан, борылу утларын кабызмыйча гына, «ГАЗель» чыга башламасынмы?! Миңа кая китәргәдер… Артта да машиналар, сулда да. Тик барам «мин хаклы», дип. Инде бәрелештек дигән соңгы мизгелдә генә, Артем, машинаны зәһәр кычкыртып, тегеңә йодрык күрсәтте (мин дә кайчан инструкторым шикелле бөтенесенә өлгерә башлармын инде?).
— Нигә тормозга басмадыгыз? — дип мине дә ачуланып алырга өлгерде бит әле.

Без автодромга кайткач, инструктор: «әнә «Ундүртенче» артына басыгыз», — ди.
— Э-э… Ул дулкын төсендәгесеме, шәмәхәме? — дим, аңларга тырышып.
— «Унынчы» янында тора бит — шунысы, — үзенчә ачыклык кертә инструктор…

Дәресләрем әле дәвам итә. Килеп карыйсыгыз килсә, рәхим итегез. Ә иң яхшысы… килмәгез. Моны мин бөтен дусларыма киңәш итәм. Статистика нәрсә ди? Тормоз белән газны иң еш бутаучылар — хатын-кызлар. Статистика минем дә рульгә утыруымны белми бит әле…


Р. S. «Руль тоткан хатын-кыз — граната эләктергән маймыл ул», диелә ир-атлар авыз иҗатында. Минемчә, автомәктәптә укыганда барчасы: кызлары да, егетләре дә әлеге маймылны хәтерләтә. Аерма шунда — беренче төр маймыллар чибәррәк була!

a6
Артемнан киңәш:
Юл уртасына чыгып баскан кешене арка ягыннан урап чыгасы. Алдыннан узган машинадан артка чигенеп, тәгәрмәчләрең астына эләкмәсен тагын — ике адымлык ара калдыр.
Йөрәкне өшетеп калдыручылар: көтелмәгәндә килеп чыгып, «Кая барасың инде?!» дип кычкыртучылар, балалар, этләр џәм сәрхушләр. Алар инде сайлаган маршрутларыннан бер адым чигенмиләр, тирә-яктагыларга игътибар итмичә, үз эшләре белән йөгерүләрен яки чайкалуларын дәвам итәләр. Бу төр гражданнарны күрүгә, тизлекне киметергә кирәк — аларның кайсы якка тайпылырга уйлаганнарын галимнәр дә алдан әйтә алмый.

Кагыйдә-мәзәк:
Юллар чатын җиңел машина ничек уза? Светофорга карый, уң яктан килүче машиналарга юл бирә дә уза.
Юллар чатын «КамАЗ» ничек уза? Килгән көйгә як-ягына карап ала — башка бер «КамАЗ» күренмәсә, уза да китә.

Фикер:
Кыйммәтле машинада йөрүегез күп акча эшләвегезне түгел, күпчелек очракта, сезнең никадәр бурычка батканыгызны гына күрсәтә.

Статистика   шулай   ди:   ир-егетләр үз осталыкларына артык ышанганлыклары аркасында казага юлыгалар. ә хатын-кызлар исә үз көчләренә ышанмаганга күрә һәлакәткә сәбәпче булалар икән.

Артемның киңәш-ялваруы:
Аллаһ хакына дип сорыйм сездән, сул белән уңны мәңге онытмаслык итеп ятлый күрегез!




Дәреслектән:
Беркайчан да тормозга басма:
— зур тизлек белән борылышка кергәндә. Тәгәрмәчләрең туктап калыр, ә машинаң хәрәкәт итүен дәвам итәр — мәтәлчек атарсың;
— чокыр-чакыр, түмгәкләр аша чыкканда — тәгәрмәч асылмасының ватылуы бар;
— күлләвекләр, су тулып торган чокырчыклар өстеннән узганда;
— тәгәрмәчең шартласа — куркуыңнан тормозга бассаң, әйләнеп капланырсың.

Газинур Хафизов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар