Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Көзне – хюгге стилендә

Ел фасылы алышканда, күңелләр дә иләс-миләсләнеп китә. Кәеф тә һава торышы кебек үзгәрүчән була. Гадәттә, көзгә кергәндә, күңел ямансылый, дигән стереотип яшәп килә. Вакытны сәгатькә карап түгел, ә табигатьтәге үзгәрешләргә карап билгели торган әби-бабаларыбыз өчен көз – салкын, озын төнле караңгы кышка күчү чоры булган, шуңа да көзге җилле, яңгырлы көннәрдә кан хәтере шуны искә төшереп, күңелләрне ямансу дулкынга көйли. 
 Бүген инде электр уты белән яктыртыла, газ ягып җылытыла торган өйләребездә көзне рәхәт итеп үткәрү мөмкинлекләре бик күп. Көзнең үз рәхәтлекләре бар. 

1. Акрынаю.
Шатлыкның нинди төстә булуын күрәсегез килсә, тормыш агышын акрынайтыгыз. Юк, юк, тормышның үзен түгел, ә аңа карата мөнәсәбәтегезне. Югыйсә, без һаман каядыр ашыгабыз, кабаланабыз, бер эшнең ахырына кадәр җитмичә, икенчесенә тотынабыз. Ә аңа карап, чиратта торган эшләр кимеми дә кимеми... Шуңа да ашыгуның мәгънәсезлеген аңларга кирәк. Мәсәлән, чәй яки кофе эчкәндә, аның тәмен тоярга тырышыгыз. Моның өчен аны матур чынаякка салып, тәмле печеньелар белән эчәргә була. Көн дәвамында барыбер тамак ялгап аласыз бит. Шулай ук ванна яки мунчага юыныр өчен генә түгел, ә ял итәргә дә керергә була. Ваннага күбек тутырып,  янына шәмнәр кабызып ятып торырга, мәсәлән. Яки йомшак юрганга төренеп, берәр фильм карарга, китап укырга... Боларның барысы да стрессларны оныттыра, күңел тынычлыгын кайтара. 

2. Көз көне вакытны күбрәк өйдә үткәрәбез. Җәйнең картина кебек гүзәл пейзажлары артта калды. Шуңа да өйдә күзне иркәли торган матур предметлар булырга тиеш. Хюгге фәлсәфәсенең төп идеясе дә шунда: һәр предмет канәгатьлек китерергә тиеш. Бу җәһәттән төньяк халыкларының өйләрен ничек җиһазландыруына игътибар итү урынлы, чөнки алар да күп вакытларын өйдә үткәрергә мәҗбүр. Алар электр утының җылы, йомшак яктылык бирә торганына өстенлек бирә. Диварларына тоныграк төсле обойлар ябыштыра, уңайлы кәнәфиләр куя. Һәрбер деталь канәгатьлек китерергә тиеш: мендәр тышындагы чәчәкләр дә, рамкаларга алынган фотолар да, агачтан эшләнгән киштәләргә тезелгән, яратып укый торган китаплар да, йомшак келәмнәр дә... Бу детальләрнең һәркайсы эш көненнән соң кайтып ял итә торган тыныч кабырчык халәтен кичерергә булыша.

3. Көз көне эштән соң өйгә кайткач, каядыр җыенып чыгып китәсе килеп тормый. Ә дуслар, якын кешеләр белән аралашасы килә. Моның өчен дусларны кунакка чакырырга да була. Хюгге концепциясенең сере дә шунда: үзеңне үзең булып кала алырдай кешеләр белән әйләндереп алу. Моның өчен ресторан, театрларга йөрү мәҗбүри түгел. Очрашу урыны итеп өйгә чакырырга да була. Бергәләп кичке аш әзерләргә, кино карарга. Коры көнне фотоаппарат алып, паркка, яфраклар шыгырдатып йөрергә чыгарга мөмкин. Үзең белән хуш исле үләннәр салып, термоска чәя ясап алырга да...

4. Җәй көне җиләк-җимеш, яшелчә ашап туйдыгызмы? Пляжда йөрер өчен ябыгасы бар дип борчыласы да юк инде... Шулай булгач, күп итеп тәм-томнар, камыр ризыклары белән үзеңне “иркәләп” алырга да ярый. Салкыннар алдыннан артык калорияләрдән куркып торасы юк. Туйганчы сөтле чәй, какао эчәр өчен менә дигән вакыт ул көз. 

5. Ә менә артык калорияләрнең аерым катлам булып формалашкан “яткылыкларын” киң свитерлар, калын шарфлар белән каплаштырырга була. Хюгге шундый җайлы, уңайлы киемнәрне ярата.

Игътибар иттегезме: бу гамәлләр көз көне бигрәк тә урынлы һәм вакытлы! Рәхәтләнеп, иркенләп яшәү өчен көз – менә дигән ел фасылы икән. 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар