Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Кызым янына барып йөрисем килә...»

Инсия апа белән сөйләшкәннән соң аптырашта калдым. Аны да аңлыйм, ничек итеп ярдәм итәргә дә белмим. Аңа ярдәм итәргә тырышу – канун бозуга кайтып кала сыман.


Мин алар белән моннан  өч ел элек яман шеш белән көрәшкән хатын-кызларга багышланган күргәзмәдә танышкан идем. 37 яшьлек Айгөлнең тугыз ел элек күкрәгендә яман шеш  барлыгы ачыклана. Ул инде тугыз ел авыру белән көрәшә. «Чынлыкта мин авыру белән көрәшмим, ә аны кабул иттем. Тормышка башкача карап гомер итәм», – дигән  иде ул. Айгөлнең янәшәсендә әнисе иде. Аларны Айгөлнең авыруы якынайткан.  


Айгөл – Инсия апаның бердәнбер кызы. Бердәнбер булса да, аралары әллә ни җылы булмый. Бер-берсеннән еракта да яшиләр. Айгөл Казанга китә, монда кияүгә чыга, карьера ясый. Ире белән аерылышырга өлгерә. Күкрәгендә шеш тойса да, поликлиникага бармыйча озак йөри әле. Ә баргач инде күптән яман шеш йөрткәне ачыклана. Диспансердан чыгуга ук әнисенә шалтырата. Авыр чакта әни белән сөйләшәсе килә шул ул. Операциягә керер алдыннан Инсия апа килә. Баласын күрүгә аны жәлләүдән күз яшьләрен тыя алмаган әнисенә Айгөл бер генә әйтә: «Бер бөртек күз яшеңне күрсәм дә, кире кайтып китәсең. Мине жәлләп еларга кирәкми...» 
Инсия апа бөтен ихтыяр көчен учына җыя, аның авыр минутларда кызы янәшәсендә буласы килә. Күкрәген алдыртып имплант куйдырта Айгөл. Бераз вакыт узгач, авырлыклар онытыла да. Әнисе инде күптән үзенә кайтып киткән. Айгөл хатын-кыз бәхете турында уйлап яши. Диспансердан чыкканда табибына вәгъдә бирә: бу хәлләрне онытачак һәм биш елдан бала табу йортына барачак... Гашыйк була, ярата, бергә яши башлыйлар. Тик дүрт елдан авыру әйләнеп кайта. Метастазалар... Кабат операция, химиотерапия, нурланыш терапиясе... Бу вакытта янында әнисе генә кала. «Яраткан кеше» югала…


 Инсия апа белән кызы менә шушы чактан бик якыная башлыйлар. Ана гомер буе яшәгән урыныннан күченеп, кызына янына Казанга килә. Шәһәрдән фатир сатып ала алмыйлар, шуңа күрә Казанга якын райондагы авылдан  йорт алалар. Мин алар белән очрашкан чакта: бер-берсен яратучы, бер-берсенең күзләренә генә карап торучы ана белән кыз иде алар.  «Өй түбәсеннән су үткәнгә дә борчылмыйбыз, һәр ел саен кредит алып, Россия буйлап сәяхәт итеп кайтабыз. Гомер бер генә һәм аның кыска икәнен икебез дә аңлыйбыз», – дип сөйләгән иде  Айгөл. «Кул эшләренә өйрәндем. Өстемдәге күлмәгемне үзем тектем, сумканы да үзем чиктем. Мин – оптимист кеше, кабер тактасыннан кала, бар җирдән дә чыгу юлын табып була дип саныйм», – дигән иде. 
Өч елдан соң редакциягә мине эзләп Инсия апа шалтыратты. Минем тавышны ишетүгә елап җибәрде.  


– Сезнең тавышны ишетүгә кызым белән булган  бәхетле көннәрем исемә төште. Ул күргәзмәгә бик әзерләнеп, матур итеп киенеп барган идек. Сез безнең белән сөйләшкән идегез. Аннан соң кызымның фотосы белән журналыгызда язма да чыгардыгыз... Кызым, юк инде менә хәзер...
  Еларга вакыт бирәм. Эндәшмим. Кайчак чит кешегә елауның җиңеләйтеп җибәргәнен беләм. Бераздан Инсия апа тынычланды. Мин аның ачы кайгысын  уртаклашам. Миңа нәрсәгә шалтыратуы белән кызыксынам. 


– Ярдәм итсәгез, сез генә ярдәм итә аласыз миңа, – дип башлады Инсия апа сүзен. – Башка ярдәм сорар кешем дә юк... Кызым бер ел элек үлде... Һәрвакыт янында булдым, хәзер шуңа  сөенеп бетә алмыйм. Бик авыр югалту булды... Бердәнберем бит ул минем... Туганнарыбыз белән бер зиратта ятсын дип, күрше райондагы авылга илтеп җирләдек. Миннән 30–40 чакрым ераклыкта ята хәзер кызым. Көн саен барып йөри торган җир түгел. Әмма бик барасым килә. Каберенә ятып еласам, кайгым бераз булса да кимер кебек. Әмма көн дә түгел, атна саен да бара алмыйм. Кызымның машинасы бар иде. Бик сорасалар да сатмадым. Уйладым-уйладым да, машинага үзем утырырга ниятләдем. Машина йөртү хокукым юк. Укырга булдым. Бик өметләнеп, кызыксынып укыдым. Кызым янына йөриячәкмен дигән уй канатлар куйды. Миңа карап, бәлки, сәерсенүчеләр дә булгандыр. Яшь түгел бит инде мин, 70 яшь була тиздән. Әмма машина йөртәчәкмен, дип укыдым. Юл йөрү кагыйдәләре буенча имтиханны «биш»легә тапшырдым. Тик менә  практиканы бирә алмыйм. Икенче тапкыр бардым инде, тапшыра алмыйм. Каушыйм. Бу юлы баргач та инспектор белән машинага утырдык. Кабындырдым, тизлеккә салып, китеп кенә бардым: «Апа, бирә алмадыгыз имтиханны, машинаны сүндерегез», – ди. Аптырап киттем. Барысын да өйрәткәнчә эшләдем югыйсә. «Куркынычсызлык каешын такмадыгыз», – ди. И Аллаһым, белмәүдән түгел, каушаудан бит инде ул. Тагын бер мөмкинлек бирегез дип, бик ялвардым, тыңлап та тормадылар. Беләм, алар миңа көлеп кенә карый. Ә мин бит машина йөртү хокукына кызык өчен дә, кәттәләнеп, рульдә җилдереп йөрер өчен дә укымадым. Кызым янына йөрер өчен укыдым. Шул бер юлдан әкрен генә барыр идем дә, әкрен генә кайтыр идем. Менә шуны аңлатыгыз әле инспекторларга…


Инсия апага аңа ярдәм итәрлек вәкаләтем дә, көчем дә юклыгын аңлатам. Аннан соң бу канун бозу юлына басу да була бит... Хәер, ул аны үзе дә белә. Нишләргә белмәгәннән, чарасызлыктан миңа шалтыратканын икебез дә аңлыйбыз. Бала – бәгырь ите шул ул. Каберен кочаклап елау да, кайгыны баса алмас. 


Әмма кешене өмет яшәтә. Кызымның машинасына утырып, каберенә барып йөрсәм, кайгым бераз булса да кимер дигән өмет аны бүген, күрәсең, яшәтә…

Инсия апаның исеме үзгәртелеп бирелде. – Ч. Г. 

Фото: Анна Арахамия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар