Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Кышкар йолдызы

Яңа ел алдыннан авылым турында бер яңалык ишетеп куандым. Клуб каршында эшләүче «Нур» драма театрына халык театры исемен биргәннәр. Килешәсездер, һәр авылда юк бит халык театры. Ә менә безнең йортлар саны йөзгә дә тулмаган авылыбызда – бар! 
 
 
Ул безнең кумирыбыз иде. Гадәттә, авыл кызлары җырга хирыс була. Безнең кумир җырламый, ул – бии иде. Әле ниндиен диген?! Һинд биюен!  Нәкъ Хема Малини инде! Клубта концерт булса, без иң беренче төшеп утырабыз. Менә берзаман сәхнәдә ут сүнә, тәннәрне чемердәткән һинд көе башлана. Түшәм матчасына эленгән кызыллы-зәңгәрле лампочкалар көй тактына бер янып, бер сүнеп, сәхнәгә серлелек өсти. Тын да алырга онытып, Ләйсән апаның биюенә «чумабыз». Күз алдына Шридеви, Рекхалар килеп баса. Ләйсән апаның сөйгәне Фаиз абый (аларның гаилә коруларына да хәзер чирек гасырдан артык инде) безгә Митхун Чакрабортиның үзе булып тоела. Ул да аның кебек кара бөдрә чәчле, шундый ук зифа буйлы чибәр егет. 
Быел Ләйсән Шәфигуллинаның Кышкар клубында эшли башлаганына утыз бер ел. Мәктәпне тәмамлаганда, авылда калырмын да клубта эшләрмен дигән уе булмый югыйсә. Очраклылыкмы бу, язмышмы – укырга китәм дип йөргәндә  әтиләрен Чернобыльгә чакырып, повестка килеп төшә. Абзар тулы мал-туарны, бөтен тормышны бер әниләренә калдырып китсенме?  И сөенә  авыл Советы рәисе аның авылда калуына: «Кырык ел клуб мөдире булып эшләгән Үлмәскамал апа, урыныма кеше тап, дип йөри иде, менә әйбәт булды әле!»


 
Минем бу тынгысыз җан турында күптән язасым килә иде, кыймый тордым. Аның бөтен эшен колачларлык сүзләр таба алмам, дидем. Максатым аның бәхетле тормышын да (ә ул чынлап та бик бәхетле хатын-кыз!), инде үзләре гаиләле ике кызын да, «син тотынгач, оеша инде», дип, нәрсәгә алынса, шул эшендә ярдәм итүче ире Фаиз абыйны да язу түгел. Үзе дә уен-көлкеле, киленгә булышмый булмый дип, кирәксә, кулына гармун алган, кирәксә, машинасын кабызып чыккан кайнатасы Тәлгать абый да, концертка Казаннан кунаклар да кайтасы дип, кичкә ашын куеп торган кайнанасы Дания белән әнисе Илсөя апа да, ул спектаклеңә нинди декорацияләр кирәк соң, дип, балта-пычкысына тотынган әтисе Җәүдәт абый да кермәс әле бу язмага. Максатым – Ләйсән Шәфигуллинаның эшен күрсәтү. Югыйсә клуб мөдире белән китапханәченең эшен авылда бик эшкә дә санап бетермиләр бит әле ул. «Күтәрми, төшерми, җырлап-биеп тик йөри», – диләр. Хәер, безнең Ләйсән ханым турында берәү дә болай әйтмәс. Кайбер авылларда клуб ачылмаган да заманда, Арча районының кеп-кечкенә Кышкар авылында елына өчәр спектакль куелу, бәйрәм саен концерт оештырылу эш түгелмени?! Саный китсәң күп инде: Авыл бәйрәме дә, балалар Сабан туе, Нәүрүз, Уңыш бәйрәме... «Иң кызык бәрәңге», «Иң зур кабак» күргәзмәләренә кадәр үтә бездә. 
 
Хәтер йомгагын бер сүтеп, бер җыеп, Ләйсән апа белән үткәннәрдән урыйбыз. Ул сөйләгәннәрдән, кино кадрлары кебек, бер якка чүңкәйгән, шулай булса да тормыш кайнап торган иске клуб (борынгы мәдрәсә бинасы!), авылымның жор телле абый-апалары уза. Һәр хатирәсе – күңел дәфтәренең бер бите, кәгазьгә түгел, йөрәккә язылган көндәлекләр.  

«...1987 елның ноябрь ае. Авыл яшьләре белән шау итеп «Октябрь бәйрәме»нә әзерләнәбез. Клубта эшли башлагач үткәргән беренче чарам бу. Үземне авылдашлар алдында имтихан тоткандай хис итәм. Артистлар ягыннан кыенлык юк анысы, авылда һәр ике кешенең берсе – гармунчы, икенчесе – җырчы. Авылның дәрманы ташып тора. Берсенә әйтмәсәң, икенчесе үпкәли. Сәхнәгә киеп чыгарга күлмәк тапсаң, җырлыйбыз, дип кенә торалар. Анысын гына җайларбыз, тирә-якта бай колхозлар күп, аларның клубларында матур костюмнар булмый калмас». 
Концертка дип килгән халык башта әле клубның үзен күреп «аһ» итә. «Галиәсгар Камал театры кебек булган бит бу, җаным», – диләр. Сырт-сырт булып калҗайган идәннәре – тип-тигез (тигез булмаска, әтисе ничә көн тырышып фанера җәйде бит аңа), тәрәзәләрдә – яңа пәрдәләр (болары да өйдән алып төшкән)! 
Әйбәт уза концерт. Хәлил Садыйров Казаннан бик матур ботинка киеп кайткан икән, үзе җырлап керә дә, тиз генә салып, икенче «артист»ка бирә. Зур булмасынга башына мамык тутырып Айрат та киеп җырлый аны, Рафил дә... Кышкар мәдрәсәсенең бер бинасыннан үзгәрткән, унбер терәүле (бер килгәнендә Алмаз Хәмзин, сезнең клуб колонналы икән, дип шаярткан ди), дүрт мичле иске клуб тәрәзәләре алкышлардан зеңләп тора. «Абау, Ләйсән, маладис!» – дип таралыша авыл халкы.



«...1988 елның марты. Яшьләр белән Юныс Әминевнең «Язылмаган законнар»ын куярга йөрибез. Яшьләр дигәч тә, гел яшьләр генә түгел, арада Һиндия, Рәхимә, Әнисә апалар да бар. Иренең Әнисә апаны чыгарасы килми. И юмалыйм үзен: «Син бигрәк әйбәт кеше инде. Иң матур хатын синеке. Фәлән апаның шундый уйныйсы килә – ире чыгармый, син андый түгел, – дим. – Мин сиңа беренче рәттән урын алып калырмын». Шулай дигәч, ризалаша тагын. Инде барысын да җайлап бетердем дисәм, тагын берсенең әнисе авыз-борынын турсайта: «Ашлык тарттырасы бар дип, шул бер шимбәне көтеп торган идек. Эш вакытында нинди театр, ди, тагын?» Бар булган сәләтеңне салып, хәзер аңа «тәмле» телләнәсең: «И, фәлән апа! Синең малаең кебек итеп авылда тагын кем җырлый соң? Аннан башка ничек спектакль куеп булсын инде?» Шулай, кемнең ирен, кемнең әнисен юмалап, артистларны туплап бетердем. Әле аның белән генә эш бетми шул, һәркемнең уңай роль башкарасы килә. Үлә торган да булмасын, тискәре дә булмасын... Үпкәләшкә калмасын дип, рольләрне җирәбә сикертеп бүлештек. Авыл халкы бит ул һәр спектакльне чын-чынлап кабул итеп утыра. Әнә усал киленне уйнаган Әлфия һәм аның явыз анасын уйнаган Рәхимә апа белән икенче көнне исәнләшмәгәннәр дә. 
Яңа клубка күченгәч, шушы спектакльне кабаттан куеп, элек уйнаган «труппа»ны кунакка чакырдык. Чакырдык, дим, чөнки мин үзем генә түгел. Ничә еллар инде уң кулым булган китапханә мөдире Гөлнара Ибраһимова бар. «Ләйсән апа, нишлик?» – дип торган, җырга дисәң – җырга, сүзгә дисәң, сүзгә оста Радик Хәйретдинов, Эльмира Исламовалар бар. «Без бергә!» – дип, Яңа Кишеттән ике Надия (берсе Йосыпова, берсе Сәләхиева) менә, Симетбаштан Зилә Шәрәфиева төшә. Бер йодрык булып яшибез шулай». 
Әйе, шул, Кышкарда клуб яңа хәзер. 2002 елда борынгы таш мәчетне төзекләндергәч, авылны ямьсезләп тормасын дип, иске клубны сүттеләр. 

«...Иске клубны трактор белән су буена эттереп төшерделәр. Аның гасырлык бүрәнәләреннән чыктымы ул, минем йөрәгемнәнме – иңрәү тавышы килде. Үзем чистартып юган иске тәрәзә өлгеләренә кадәр ничек кадерле. Егерме чиләк брикет яксаң да идәнендә су ката торган шушы клуб ничә буынның яшьлек эзен саклады. Декорацияләр, костюмнар белән кечкенә генә китапханәгә сыендык.  Клуб юк, дип булмый, нәрсәдер эшләргә кирәк.
23 февральгә Әнгам Атнабайның өч пәрдәлек «Ул кайтты» пьесасын куярга булдык. Елата торган драма. Мин – әби ролендә. Гомерем буе кеше кызыкмый торган җыен ямьсез рольләрне уйнадым. 
Ләүкә кадәр генә сәхнәгә ярты декорациябез сыймады да. Артистлар үз күренешләрен уйнагач, залга төшеп, мич артына кереп тора. Шул мич артында киенәбез, шунда бизәнәбез. Китапханә кечкенә, халыкның күбесе керә алмый калды. Йорт саен дигәндәй кереп, сәхнә күренешләренә әйбер җыйдым. Кемдә борынгырак өстәл бар, кемдә комод... Үзебездә генә түгел, башка авылларга да чыктык бу спектакль белән. Җыелган акчага клуб өчен үтүк белән эскәтер алдык. 
Бу спектакльне Иске Кишеттән Шакиров Илфар видеога да яздырган иде. Клубка сыймаган кеше атна буе видеосын карады. Үзеңне экраннан күрү кызык икән: күзгә иң беренче булып кимчелегең ташлана. Пәрдә артыннан кемнең аягы чыгып тора ул? Ә монысы күлмәген алыштырырга оныткан!» 
Авыл клубы мөдиренең тормышы әнә шундый күңелле дә, матавыклы да. Клуб эше генә түгел, үз хуҗалыгында да эше җитәрлек аның. Өстәвенә, төп йорт килене дә бит әле ул. Ә төп йорттан кунак өзелми. Кичен сыерын савып, бакчасына сулар сипкәч, эше бетте түгел, клубны ачып, яшьләргә дискотека оештырасы, берәр яңа чарага әзерләнә башлыйсы...
Дискотека димәктән, без, Кышкар яшьләре, күбебез Ләйсән апа мәктәбен узучылар. Һәркайсыбызны, «колагыннан сөйрәп» дигәндәй, сәхнәгә чыгарган, сәләтең бар, дип канатлар куйган, хәтта егетләр сайларга да өйрәткән дустыбыз да, сердәшебез дә булды ул.
Ләйсән апа белән бая телгә алган Гөлнара Ибраһимова авылыбыз өчен тагын бер зур эш башкарды – авылыбызның тарихын, шушында туып-үскән, колхозда эшләгән кешеләр турында «Бар Казан артында бер авыл – Кышкар диләр» дигән китап бастырып чыгардылар. 


«...Авылдашыбыз Мәҗит абый Вәлиев кайткан. 30 нчы елларның корбаны булган нәсел баласы ул. Кышкарның үзләре үскән вакытлардагы планын ясаган. «Монда әвен базлары иде, монда амбарлар...» – дип, кайсы нәселнең төп нигезе кайда булганын күрсәтте. Кызыксынып киттем. Безгә кадәр дә әллә кемнәр яшәгән, тырышкан, көч түккән. Алар шулай онытылырмы? Авылдашларның һәркайсыннан сорашып, истәлекләрен, нәселләре тарихын барласак...»
215 биттән торган китап 2015 елда дөнья күрде. Китапның консультант-редакторы – күренекле авылдашыбыз, академик Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов. 
Яңа елда кунакка кайткач, күктән ак энҗеләр коелган бер кичтә, яшьлек эзләремә баса-баса, клубка чыктым. Ләйсән апа, гадәттәгечә, эш урынында – авылга кунакка кайткан балалар өчен Чыршы бәйрәме уздыру хәстәре белән йөри иде. «Атна саен нәрсә дә булса оештырасың. Каян барысына да җитешәсең?» – дим, Ләйсән апаның урын өстендәге кайнанасын да багуын истә тотып.
– Өеңдә, гаиләңдә тынычлык булгач, җитешәсең. Әгәр дә Фаиз урынында башка бер кеше булган булса, болай күңел биреп эшләп йөри алыр идемме?  Минем ярты төнгә кадәр эштә югалуыма да, клубка теге кирәк, бу кирәк дип, районга әйдәкләвемә дә бер авыр сүз әйткәне юк аның. Клуб кирәк-ярагына айлык хезмәт хакым кереп китүенә дә күз йома.  Бригадир булгач, халык алдында сүзе дә үтә. Мин ни ялынып та тыңлата алмаган кешеләр янына, соңгы дәлил итеп, аны җибәрәм. Хәзерге авыл белән моннан егерме ел гына элек булган авыл арасында – җир белән күк аермасы. Элек кеше ялындырып тормый иде, бәйрәмнәрдә рәхәтләнеп үз күңелен үзе күрде. Хәзер исә уенга катнашырга кешене тартып та чыгара алмыйсың. 



Шушы урында язмамны тәмамласам да буладыр дисәм, әле тагын мөһим эшләре керми каласы икән. «Зөбәрҗәт»ләр турында ишеткәнем бар иде инде. Авылыбызның җырга-биюгә оста апа-абыйларыннан тупланган фольклор иҗат коллективы ул. 
– Мөршидә апа Сафина, Фоадия апа Чубаева, Әнисә апа Зарипова, Фарук абый Хәйретдиновлар (унбишләп алар, барысын да санап чыксаң, күпкә китә) – гомерләре буе сәхнә тоткан кешеләр.  Элеккеге җырларны, кичке уеннарны, гореф-гадәтләрне алардан да яхшы белүче юк, шуларны сәхнәләштереп, халыкка күрсәтсәк...  Берзаман бу йолаларны белүче дә калмас бит. «Сөннәт туе», «Угыз коймагы» күренешләре әнә шулай туды. Клуб мөдиренә фольклор җыючы да булырга туры килә. Авылның өлкән кешеләреннән әллә никадәр халык авыз иҗаты тупланды. «Сөннәт туе»на имләүләр дә: «66 ала күз, 47 кара күз, сокланып караганның сыны катсын...», борынгыларның балаларга өйрәткән уеннары да: «хәзер чәчү чәчәбез, чәчкән җирләр үсә бара, хәзер ашлык урабыз...», тизәйткечләр дә: «бер дидем бермәк, ике дидем икмәк...», сөннәтләнгән балага күчтәнәч-бүләкләр алып, хәл белергә килүләр – барысын-барысын да кертергә тырыштык. 
 
Ләйсән апаның тагын бер зур хыялы бар. Зур йорт та, яхшы машина да, затлы кием-салым да түгел, ә ...авылның музеен төзү турында хыяллана ул.
– Утыз ел дәверендә клубта шактый күп истәлек тупланды. Кайсыдыр спектакльгә кемдер биргән бишек тә, чигүле эскәтер, чулпылар да бар. Үзем пенсиягә киткәч, югалыр инде болар дип, кечкенә генә бер музей ачарга хыялланам. Әле әти (кайнатасы – авт.) исән вакытында бу ниятемне бик хуплый, кайда нинди борынгы әйбер таба, Ләйсәннең музеена дип күтәреп кайта, хәтта җир казыганда борынгы кадак чыкса, аны да җыеп куя иде. Үзем дә авылдашларда сакланган иң борынгы фотокарточка, иң борынгы беләзек, борынгы эш коралларын барлап, туплап килдем. Клубта сакланган элеккеге  күлмәкләр, борынгы чигү үрнәкләре, камзуллар, картуз кепкаларны бер музейга җыйсак, килгән кунакларга да күрсәтерлек тагын бер нәрсәбез булыр иде.
Юк, никадәр тырышсам да, Ләйсән апаның бар эшен колачлый алмадым.  «Газиз чишмәсе»н ачулары, авылыбызның һәр егетен армиягә озату кичәләре – һәрберсе күңел көндәлекләренең берәр сәхифәсе. Ничек кенә тасвирласам да, ул бәйрәмнәрнең рухын сурәтли алмам мин. Сез үзегез кунакка килегез безгә. Җәй көне килегез – Авыл бәйрәменә. Быел узасы утызынчы Авыл бәйрәменә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар