Логотип
Тормыш кыйммәтләре

​Королева Марго

Класстан горур адымнар белән атлап чыгып китте ул. «Королева!» – дип пышылдады бер укучы...
Гомер-гомергә шикәр комын капчыгы белән алып куярга күнеккән картым бүген берничә кап шикәр алып кайткан. «Әйберләрнең бәясе күтәрелә, – ди бу, – бозыла торган нәрсә түгел». Дөрес эшләгән анысы. Тик мин, ни сәбәптән икәнлеген аңлап та бетермәстән, каушап калдым. Һәм, үзем дә аңышмыйча, капларны бер-бер артлы ача башладым. Ачам, анысын ябып та тормастан, икенчесен ача башлыйм... Бабасының кибеттән тәмле-тәмле азык-төлек алып кайту гадәтен белгәнгә, каникулда кунакка кайткан оныкам да кухняга чыкты. Капкачлары ачылган шикәр тартмаларын күреп, ул көлеп җибәрде: «Әбием, шикәрләр арасына алтын алка салып куймаганнар микән, дисеңме әллә? О-о, бер кызык нәрсә бар икән шул монда. Менә, кара әле, – диде ул, бер йодрык булып укмашып каткан шикәр­ләрне күрсәтеп. – Бусы белән бабайны сыйларбыз, әйе бит, әбием?»

Әйе, сыйларбыз. Зу-ур шакмакны аңа бирербез. Күз алдыма эре шак­маклы шикәр килеп басты. Сабый бала йодрыгы зурлыгындагы балачак шикәре. Чәй алдыннан әни аны без таба алмаслык итеп яшергән җиреннән алыр һәм шикәр ваткыч белән кыркып диярлек шул шак­мактан вак кисәкләр ясар, аннары бик зур саклык белән безгә таратыр иде. Тәмледән-тәмле, татлыдан-татлы өлешебезне тел очына гына салабыз да чәй эчәбез. Менә кайчан булгандыр ул өстәл тирәли тезелешеп утырган, әти­ләрен сугышта югалткан өч ятимнең бәхетле мизгелләре...

Шикәр капларын тәртипкә китереп бетерә язган оныкам минем баскан җиремнән бөтенләй башка дөньяга кереп китүемне абайлап, «миңа да сөйлә инде» дигәндәй, күзләремә текәлде. 

...Бишенче-җиденче сыйныфларда безгә немец телен гаҗәеп чибәр, төз-зифа буйлы Мәрзия апа укытты. Җемелдәп торган куе кара кашлы, киселгән кара чәчле иде ул. Нәфис бит очлары һәрвакыт алсуланып торыр. Ак яки зәңгәрсу төстәге кофта белән гармун итәкле юбка киеп йөрер иде. Дәресләр немец һәм рус телендә генә барса да, безгә, гади генә итеп, «Мәрзия апа» дип дәшәргә куша иде. «Мәр­зия апа, я домашнее задание не смогла выполнить, кое-что мне было непонятно», «Разрешите войти, Мәрзия апа, меня дежурный по школе задержал», – диебрәк сөйләшергә тиеш булдык. Ә үзен берәр әдәби әсәрнең героинясы итеп күз алдына китерәбез, тик кайсы әсәрнеке икәнлеген генә тәгаен әйтә алмый йөдибез.

Көннәрдән бер көнне рус әдә­бияты укытучысы безгә А. М. Горь­кийның тормыш юлы турында сөйләде, бер әсәреннән («Мои университеты» иде булса кирәк) өзек тә укып күрсәтте. Анда әдәби геройның королева Марго турында китап укуы һәм үзенең сөйгән кызын да королева Маргога охшатуы турында сүз бара. Без шул дәрестә, сүз куешкандай, бер-беребезгә мәгънәле карашлар ташлап алдык, ә тәнәфескә чыккач, Мәрзия апага «Королева Марго» дип «исем куштык». «Королева»сы шул көнне үк төшеп калды, Мәр­зия апа турында сүз чыкканда, «Марго дәресе», «Марго килә», «Марго тагын ачуланыр инде» дип кенә җибәрә башладык. Дошман телен өйрәтә шул. Әле яңарак кына сугыш беткән чак. Ничекләр тырышып укымак кирәк. Сөйлисе вакыйга да сугыш бетүгә берме, икеме ел үткәч, нәкъ менә май аенда булды кебек истә калган. 

Тәнәфес вакыты. Мәктәп ишегалдында ду килеп уйныйбыз, йөгерешәбез, этешәбез, төртешәбез. Шулчак колакларны ярып, йөрәкләрне сискәндереп, куркыныч сүз яңгырый:
– Не-мец-ла-а-рр!

Команда булды диярсең, өеребез белән дәррәү тавыш килгән якка торып чабабыз һәм мәктәптән ерак түгел генә узган олы юлга килеп төртеләбез. Төртеләбез, чөнки алга таба үтү мөмкин түгел: юлның ике ягына да әсир немецлар тезелешеп утырган. Аларның безнең заводта эшләүләре, Тын тау урамына урнашкан агач баракта торулары турында ишеткән бар иде. Тау башында кызыл кирпечтән салынган биналары да әллә кайлардан күренеп тора. Ә менә күзгә-күз очрашырга туры килгәне юк иде. Без баштарак аптырашып калдык: нишләп болай утырышканнар бо­лар? Нәрсә булган, кемне көтәләр?..
– Өйләренә кайтып китәргә югарыдан рөхсәт килгәндер боларга, – диде әсирләрне безгә кадәр үк тамаша кыла башлаган өлкән кешеләрдән берәү. – Можга стансасына илтергә машина көтәләр булыр.
– Алабугада да болар ише пленныйлар бар, ди бит. Шунда җибә­реп, урыннарын үзгәртәләрме әллә?

Ни булса да булган инде. Шушыннан бер-ике чакрым тәпиләсәң, юл Себер трактына барып тоташа. Шуннан уңга борылсаң, Можгага таба китәсең; сулга каерсаң – Ала­­-бу­гага, теләсәң, Казанга, Мәскәүләргә юл аласың. Боларын гына белә идек инде.
– Илләренә олактырсыннар, әйдә, поезд тәгәрмәчләренә уралып дөмеккереләрне!

Өсләренә ташланучылар да аз булмас иде дә, берничә урында милиционерлар саклап тора. Шулай да, алар күзе ирешмәгән урында берничәсенең аркасына типкәләп алдылар үзе.
– Алдыңа тезләнгән кешене чыбыркылау күркәм гамәл түгел, – дип тыясы итте бер карт. – Ходай төшермәсен бу хәлләргә, диик.

Күрәселәр алда булган икән әле. Юлның безгә каршы ягында утырган бер немец кесәсеннән зур гына шакмаклы шикәр чыгарды да аны пәкесенең тимер сабы белән бәреп ваткалый башлады. Шикәр кисәкчекләре, чәчрәп, җиргә дә төшкәләде. Без тынсыз калдык. Кайберәүләр чытырдатып күзен йомды. Керфегеннән менә-менә яшь тамарга торганнар да аз булмады кебек. Минем үз хәлем хәл: авыз суым ташыды, күз алларым караңгыланды, күңелем болганудан укшый ук башладым. Шикәр кисәкләрен ваклады-ваклады да безгә суза башлады бу. Якында гына басып торган милиционер берәм-берәм генә барып, берәр кисәк алырга рөхсәт итте. Ләкин беркем дә урыныннан кузгалмады. Шомлы тынлык урнашты. Шул мәлне арада иң тәртипле, иң юаш дип саналган Фоат, каршысында чүмәшеп утырган әсир өстеннән очып ук диярлек сикереп чыкты да, шикәрле немецка ыргылды, аның учыннан барлык шикәр кисәкләрен дә умырып алды һәм... авызына капты. Иң мәзәге: шикәр тулы авыз ачык калды, малайның гаҗиз калган күзләре генә елтырады. Шакмаклы шикәр нык бит ул, аны тиз генә эретәм димә. Аның бит бер генә кисәген кабып, төкерекләреңне авызыңа чыгарып суырырга кирәк. Без ни көләргә, ни җыларга белми катып калдык. Бер караганда, киерелепләр ачылып калган авыз кызык. Икенче яктан, теләгән очракта мин кабасы шикәр дә шул Фоат авызында ята бит. Алга таба ниләр булыр дип торганда, арабызга йөгерүдән тыннары кысылган Марго килеп керде һәм мәсьәлә яшен тизлегендә хәл ителде. Ул, җиңел генә, авызындагы шикәрен учына салып өлгергән Фоат янына барып басты һәм ике кулы белән сүзсез генә аның чәчләрен, битен сыйпап алды; башын, сөеп, күкрәгенә кыскандай итте. Аннары, гаепле кеше сыман, шикәр кисәкләрен аның кулыннан ипләп кенә алды да теге немецның тезенә салды. Немецчалап рәхмәт әйтте һәм безгә таба да борылып, аңа безнең ач түгеллегебезне белдерде. Шуннан соң Марго Фоатны җитәкләп безнең якка чыкты, шу­лай ук немец телендә икешәрләп басарга кушты һәм «По долинам и по взгорьям...» – дип җырлап җи­бәрде. Без җырны башта берәм-сәрәм, аннары дәррәү күтәреп алдык. Ни-нәрсә дәрт биргәндер, җиңелгән немецларның тузан өстендә утырып калуларымы, культпоходкадыр, экскурсиягәдер барганда, демонстрацияләрдә, пионер сборларында җырлый-җырлый маршка басулар бөтен рухыбызга сеңгәнме, яныбызда матурларның да матуры Мәрзия апа булу җилкендергәндерме, җырыбыз бердәм һәм куәтле иде. Иң алда кыска чәчләрен җилдә тузгытып, омтылышлы адымнар белән Марго бара, ә без аның артыннан тигез сафларда сиптерәбез генә: Чтобы с боем взять Приморье – Белой армии оплот...

«Королева Марго түгел, королева Мәрзия апа, – дигән фикергә килдем мин шул чакта. – Безне көрәшнең алгы сызыгына алып бара». Шулай сафка баскан килеш классыбызга кердек, урыннарыбызга утырыштык һәм күзләребезне укытучыбызга текәдек. Расписание буенча немец теле дәресе иде: уздырырмы ул дәресен, әллә кайтарып җибәрерме. Мәрзия апа безгә елмайган кебегрәк итеп карап торды-торды да өстәлгә капланып җылый башлады. Кыңгырау чыңлаганчы үкседе факыр. Кыңгырау тавышы аңына китердеме, тыныч кына торып басты һәм катгый гына тавыш белән:
– Ни слова больше о пленных!.. Победители – мы! – диде. Соңгы сүзләрен класстан горур адымнар белән атлап чыгып барганда әйтте ул. «Королева!» – дип пышылдады бер укучы ихлас күңелдән. Аңа эндәшүче булмады. Шул минуттан без «Марго» исемен оныттык. Ул безнең иң яраткан гүзәл Мәрзия апабыз булып китте.
– Укытучыны яратуның ул укыткан предметны да яратуга күчүен сиңа сөйләп торасы юк инде, – дидем мин, оныкамның аркасыннан сөеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар