Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Каенанам - әнием

Әниемне җирләгәч, яшәвемнең яме, тормышымның кызыгы калмады. Шундый күңелсез көннәрнең берсендә Шамил исемле бер егет белән таныштым. Акыллы, төпле егет булып күренде миңа. Очраша башладык. Бервакыт , ул мине иптәш кызларым белән бергә кунакка чакырды. Килсәк, әнисе зур, матур табын әзерләгән, ачык йөз белән каршы алды.

Мин медсестра булып эшли идем. Шамил - студент, укуын тәмамлагач, армиягә алдылар. Ике ел хат язышып тордык. Хәрби хезмәттән кайткач, эшкә урнашты. Еш кына бергә әнисе янына киләбез, бөтен буш вакытым аларда үтә иде. Аның әнисе белән уртак телне тиз таптык. Шамилнең әтисе күптән вафат булган, әнисе берүзе улын тәрбияләп, укытып кеше иткән. Ул безгә искиткеч матур туй ясады. Туйда миңа багышлап җырлар җырлады. Ул мине үз кызы, ә мин аны үз әнием итеп кабул иттем.

Инде менә җиде ел бергә торабыз. Ике балабыз үсә. Каенанама рәхмәтемне ничек кенә белдерергә дә белмим. Ул безнең белән шатлана, безнең белән бергә кайгыра. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Нинди генә очракта да, гадел, аек акыллы, зирәк булып кала белә. Һәр эшне киңәшеп эшлибез. Мин аның каенана икәнен, ул минем килен икәнне бөтенләй оныттык. Ирем безнең татулыкка сөенеп бетә алмый. Җиде ел гына түгел, туганнан бирле бергә яшәгәнбез кебек тоела. Ирем белән дә, каенанам белән дә горурланам, балаларымның да шундый ук шәфкатьле, кешелекле булуларын телим, шулай тәрбияләргә тырышам да.

Каенанамнан сабырлыкка өйрәнәм. Безгә сабырлык җитеп бетми шул. Күпләр яшьләрне, киленнәрне гаепли. Әдәпсез, рәхимсез дип ачулана. Ләкин безгә олылар үрнәк дип уйлыйм. Мөлаем, итагатьле каенанам янында мин ничек тупас һәм ямьсез була алыйм, ди? Ягымлы йөзен күрәм дә, йөзем яктыра, күңелем үсә, телем тәмләнә. Балалар да Дәү әниләрен бик ярата. Эштән ашкынып өйгә кайтабыз. Ишектән керү белән замана кыенлыклары, эштәге авырлыклар онытыла. Безнең гаилә иминлеге әниебез өчен дә зур бәхет.

Бүген ул безнең киңәшчебез, ярдәмчебез. Киләчәктә без аның таянычы, ышанычы булырбыз дип уйлыйм. Башка киленнәргә һәм каенаналарга әйтәсем килә: берберегезне кадерли белегез!



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодецлар сез! Сезгэ карап сокланырга хэм урнэк алырга кирэк

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кызганычка каршы, бар кайнана да киленен болай кабул итми шул. Бэхетегезнен кадерен белеп яшэгез!

      Хәзер укыйлар