Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Гыйлемле мөслимәләр булыйк

Аллаһ  Коръәндә «Таһа» сүрәсенең 114 нче аятендә: «Әй, Раббым! Минем гыйлемемне арттыр», – дип, Үзенә дога кылып, гыйлем сорарга өйрәткән һәм әмер иткән. 

Аллаһ гыйлемен алу, Коръәнне өйрәнү, сүрә-и аятьләрне аңлап уку һәр мөселманга фарыз.
Аллаһ Коръәндә инсанны еш кына уйларга, фикер йөртергә боера. Уйларга, фикерләргә яратучыларны Раббыбыз мактап болай ди: «Дөреслектә, күкләр белән җирнең яратылуында, төн белән көннең алмашынуында акыл ияләре өчен билгеләр бар. Ул акыл ияләре Аллаһны баскан килеш, утырган килеш һәм яннарында яткан килеш искә алалар, күкләр белән җирнең яратылуы турында уйлыйлар. «Раббыбыз, Син моны болай гына яратмадың, дан Сиңа!» - диләр». 
Әни кеше – милләт анасы.  Хакыйкый мөслимә үзенең акыл үсешен кайгыртып, дине һәм дөньясы өчен хәерле һәм файдалы булган гыйлемне алырга омтыла, һәм, баласын да шул гыйлеме нигезендә тәрбияли. Ягъни, алган гыйлемен гамәлгә куя.  Тәрбияле ана гаиләсен тәрбияле бала үстерү мәктәбенә әйләндерә. Милләтнең камил үсеше өчен дини гыйлем бик тә зарури. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Гыйлем алу – һәр мөселманга фарыз», – дигән. Гыйлем алу – ирләргә дә, хатын-кызларга да фарыз. Белем алу кешене фикерләргә, уйларга этәрә. Тормыш мәшәкатьләре – гаиләне тәрбияләү күп вакыт һәм көч таләп итә. Шулай да, мөслимә белемен күтәрү өстендә эшләргә омтылырга тиеш. Чөнки болар барысы да аның акыл дәрәҗәсен күтәрә, фикерләү сәләтен үстерә һәм яңа белемгә ия булу нигъмәтен бирә. Рухи байлыкка ирешергә теләү дә гыйлем алу белән бәйле. Чөнки кеше фикерләмичә, уйланмыйча гына үзенең кимчелекләрен бетерү өстендә эшли алмый. Хаталарыбызны, холкыбыздагы кимчелекләрне бетерү өчен барлык гамәлләребезне анализлап, тиешле нәтиҗәләрне чыгара белергә өйрәнергә кирәк була. 

Аллаһ Тәгаләнең Сүзе булган Коръәни Кәримне өйрәнү, мәгънәләрен аңлап уку – фикер йөртергә этәрә һәм барлык сорауларыбызга җавап табарга, тормышта килеп туган мәсьәләләрне хәл иткәндә дөрес карар кабул итәргә ярдәм итә.

Аллаһ «Ибраһим» сүрәсенең 52 нче аятендә бу хакта ап-ачык итеп әйтә: «Бу (Коръән) – Аллаһның бердәнбер Аллаһ икәнен белсеннәр өчен, үә зиһенле кешеләр уйлап-аңлап үгет алсыннар дип, кешеләргә иңдерелгән белем Китабы». 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Сезнең иң яхшыгыз – Коръәнне өйрәнгәнегез һәм аны башкаларга өйрәткәнегез», – дигән. 
Коръәнне өйрәнгән кеше аны уку тәртибен дә белергә тиеш. 
Коръәнне кулга алганчы тәһарәт алырга, аннары йөзебез белән кыйблага борылырга һәм Коръәнне бөтен кагыйдәләре белән укырга тиешбез. Коръәнне ашыкмыйча, тыныч кына уку фикерләүгә этәрә һәм Аллаһ Сүзенә хөрмәт күрсәтү дә була. 

Коръән укырга керешкәнче «Әгүзе», «Бисмилләһ» әйтергә тиешбез. Әгәр дә укыган вакытта мактау сүзләре очраса: «СубхәәнАллаһ», «Аллаһу әкбәр!» дип әйтергә, гафу сорау турындагы аятьләр очраса, Аллаһтан гафу сорап дога кылырга, әгәр дә куркыныч Җәһәннәм турында искә алынса, аннан коткаруын сорап Аллаһка дога кылырга кирәк. 
Коръән укыганда сәҗдә аятьләренә очрагач, сәҗдә кылырга кирәк. Монда искәрмә бар: сәҗдәне кояш чыгып торган һәм кояш батып торган һәм дә кояш зәвәлдә (зенитта) булган мизгелдә кылырга ярамый, шуңа күрә сәҗдәне кояш чыгып, зәвәлдән үтеп, кояш баеп бетеп 15-20 минут үткәч кыласың, ә аятьне һәр вакытта да укырга ярый. Коръәнне укыганда елау да мактауга лаеклы гамәл. Чөнки, кеше Коръәндә язылган янаулар, кисәтүләр, үзенә йөкләнгән бурычлар турында укыгач фикерли һәм фарыз гамәлләрне тиешенчә кылмаганлыгы яисә хата-гөнаһлары өчен борчыла, үкенә һәм аның күңеле тула. 

Коръәнне матур итеп, сөннәт кушканча укырга кирәк. Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Коръәнне тавышларыгыз белән матурлагыз», дигән.
 Ихласлык һәм ихсан сыйфатлары белән сыйфатланган мөслим-мөслимә Коръәнне укыганда Аллаһның Бөеклеге хакында уйлый  һәм Раббыбызга карата күңелендә ихтирам һәм итагатьлелек тәрбияләнә.

Бәндә Аллаһның тәхете, күкләр, җир, алар арасында булган җеннәр, кешеләр, хайваннар, үсемлекләр  турында уйласа, аларның һәрберсен Яратучы, Ризыкландыручы Аллаһның теләгән затны җәзалавын, теләгәненә мәрхәмәт кылуын, бу эшләрнең гаделлек белән булуын уйласа, Ахирәтен кайгырту теләге туа, ягъни Кыямәттә Аллаһ каршында җавап бирергә әзерләнә. Коръәнне укыганда ихласлык белән йөрәкнең катнашуы кирәк. Коръән укуга тулысынча бирелү кирәк. Йөрәкнең катнашуы белән бергә фикерләү дә зарур. Коръән укучы бернинди дә чит уйлар кертмәскә тиеш. Укуның төп максаты  – Аллаһ ризалыгына ирешү һәм Аллаһның Сүзләрен аңлап фикер йөртү Әгәр дә кеше Коръәнне кат-кат укыганнан соң гына аңлый икән, берничә тапкыр укырга тиеш була. Бервакыт Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм бер аятьне кабатлап төне буе намаз укып чыккан.  Укыган һәр аятьнең мәгънәсен аңларга омтылыйк. Коръәндә: Аллаһ Тәгаләнең исемнәре, сыйфатлары, Аның гамәлләре хакында; пәйгамбәрләр; Җәннәт һәм Җәһәннәм; Аллаһ Тәгаләнең боерулары һәм әмерләре; Раббыбызның вәгъдәләре турында сөйләнелә. 

Аллаһ «Шура» сүрәсенең 11 нче аятендә: «Аның (Аллаһ) кебек бернәрсә дә юк. Ул – Ишетүче, Күрүче», – дигән һәм «Хәшер» сүрәсенең 23 нче аятендә «Ул (Аллаһ) – Патша, Изге, Тыныч, Ышанычлы, Саклаучы, Җиңүче, Кодрәтле, Олы», дип Үзенең Исем, Сыйфатлары хакында әйткән. Коръәнне укучы кешенең әлеге Исем һәм Сыйфатларның мәгънәләре хакында уйлавы хәерле. Аллаһ Тәгаләнең гамәлләре дигәндә, Раббыбызның күкләрне, җирне, галәмнәрне һәм барлык нәрсәләрне барлыкка китерүе күз алдында тотыла. Һәрбер эштә эшнең үзен түгел, ә аны кылучы Аллаһны күрергә кирәк.  Коръәнне укыганда аятьне аңларга комачаулый торган нәрсәләрдән котылырга кирәк. Мисал өчен, кайберәүләр төп игътибарны һәр хәрефне дөрес, матур итеп әйтүгә бирәләр. Моны, Коръән укучылар өчен махсус билгеләп куелган шәйтан күзәтә. Аның максаты – Коръән укучының игътибарын Коръәнне аңлаудан читкә тайпылдыру икән. Коръәнне укучы кеше андагы һәрбер сүзнең үзенә юнәлдерелгән булуын белергә тиеш. Мисал өчен, Аллаһ Тәгаләнең боеруын, тыюын, вәгъдә итүен яки янавын ишетсә, моның үзенә әйтелгәнлеген, ягъни үзенә караганлыгын аңларга тиеш.

Аллаһ Коръәндә тарихи вакыйгалар, халыклар, каумнәр язмышы, пәйгамбәрләр турында еш сөйли. Болар барысы да безгә гыйбрәт алу өчен, сабак алу өчен бирелә. Коръәннең һәрбер хәрефе инсан өчен хәерле-файдалы. 
Пәйгамбәрләр турында тәфсилләп сөйләп, Аллаһ Тәгалә безне сабырлыкка өнди. Каумнәр хакында тәфсилләп бәян итеп, Аллаһ безне бик нык кисәтә. 

Коръән – шифа, һидәят, рәхмәт һәм нур буларак иңә. Безгә шундый нигъмәтләрне биргәне өчен, Аллаһ Тәгалә Үзенә рәхмәт белдерергә боерып, «Бәкара» сүрәсенең 231 нче аятендә болай ди: «... Аллаһның сезгә күрсәткән яхшылыгын һәм сезне вәгазьләр өчен Китаптан һәм хикмәттән иңгән нәрсәләр турында истә тотыгыз».

Коръән укучы кеше Аллаһ Сүзенең кешегә тәэсире хакында белергә тиеш. Аллаһ «Таһа» сүрәсенең 82 нче аятендә: «Хакыйкатьтә, Мин – Гафу итүче»,  дип әйтә дә, шушы ук аятьтә гафу итүнең шартларын аңлата: «...тәүбә итүчеләрне, иман китерүчеләрне, яхшы гамәлләр кылучыларны, ә аннары туры юлга басучыларны», ди.
Коръәнне бөтен кагыйдәләре белән уку – тел, акыл һәм йөрәк гамәле, диләр галимнәр. Тел гамәле нәрсә соң ул? Тел гамәле – хәрефләрнең мәхраҗларын (авазның ясалу урынын) белеп, авазларны дөрес итеп әйтү; акыл гамәле – укыган аятьнең тәфсирен белү, мәгънәсен аңлау; ә йөрәк гамәле – хис белән тою, курку һәм өмет белән уку, ягъни Аллаһның тыюларына һәм  боерыкларга җавап бирү. Нәтиҗәдә, инсан теле белән укый, акылы белән укыганын тәфсир кыла, ягъни мәгънәсен аңлый, ә йөрәге яхшылыклар, изгелекләр  кылырга өйрәнә. Мондый дәрәҗәдәге гамәл-гыйбадәткә бары тик фикерли алу, уйлау сәләте аша гына ирешергә мөмкин. 

Коръән – шифа. Коръән – зиһенебезгә, акылыбызга, тәнебезгә-бәдәнебезгә шифа бирүче олы нигъмәт. Бу хакта һәрдаим уйлап-фикерләп Коръән уку, аны аңлау һәм тормышта куллану  дөньяда да имин яшәүгә китерер, ин шәә Аллаһ. Аллаһ Тәгалә Үзе бу хакта «Бәкара» сүрәсенең 152 нче аятендә: «Мине искә алыгыз һәм Мин дә сезне искә алырмын...» дигән һәм тагын да исебезгә төшереп «Әхзаб» сүрәсенең 41 нче аятендә: «... Аллаһны еш искә алыгыз ...» дип әмер иткән. 
Мөселманнар, гомумән, инсаннар Коръәннең илаһи әмерләр мәҗмугасы, ягъни илаһи әмерләр җыентыгы булуын һәрдаим исләрендә тотарга тиешләр.
Коръән укуның зур әҗер-саваплар китерүе хакында уйлап-фикерләп, Аллаһ Сүзләрен еш укырга тырышыйк. 

Халык арасында: «Коръәннең бу сүрәсе – күз авыруына шифа, ә менә бу сүрә – зиһенне ачар...» дигән ышанулар бар. Моны ачыклау өчен Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең бәяннарына таянырга, сөннәт нигезендә аңлату кирәк диләр галимнәр. Аларны белергә теләгән кеше хәдис мәҗмугаларына, аеруча Бохари һәм Мөслим хәдис китапларының «Фазвил» бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аларда сүрәләрнең фазыйләтләре хакында билгеле бер тәртип белән бирелгән, классификацияләнгән.
Сүрә-и аятьләрне укыганда аның эчтәлеген яхшы аңлап, Аллаһ әмер иткән һәм боерган нәрсәләрне тормышка ашыру искиткеч әһәмияткә ия. Мисал өчен, «Вакыйга» сүрәсендә, аны укыган кешенең кытлык күрмәячәге, фәкыйрьлеккә төшмәве бәян ителә. Бу сүрәдә үлем, үлемнән соңгы хәят, Кыямәт тасвир ителә һәм анда инсаннарның өч төркемгә бүленүе әйтелә. «Вакыйга» сүрәсендә, хак мөэминнәргә Ахирәттә биреләчәк нигъмәтләр хакында сөйләнә һәм андый бәхеткә бу фани дөньяда яшәгәндә изгелекләр-игелекләр кылган кешеләр лаек булачагы искәртелә. Сүрәдә Аллаһ Тәгалә тарафыннан инсаннарга ошбу дөньяда бирелгән нигъмәтләр: су, болытлар, яңгыр, җирдә үсүче төрле нигъмәтләр – иген игү кебек мөһим эшләр; ут һәм аның чыганагы һәм сүрәдә тасвирланган барлык нәрсәләрнең кеше  тормышында әһәмияте; инсанның яшәеше, киң ризыгы өчен әһәмиятле нәрсәләр хакында сөйләнелә.  Нәтиҗә шул булыр: әгәр дә инсан бу сүрәдә әйтелгәннәрне тормышка ашырса, ул фәкыйрьлеккә дучар булмас.

Инсаннарның күбесе «Ихлас» сүрәсен яттан белә, әлхәмдүлилләһ. «Ихлас» сүрәсе тәүхидне үз эченә ала: Аллаһның Барлыгын, Берлеген, Мәңгелеген һәм Аның тумавын һәм тудырмавын, Аңа һичкем тиң булмавын раслаучы 4 аятьтән торган кыска сүрә Коръәннең өчтән беренә тиң. 
«Ихлас» сүрәсен һәр көнне 100 тапкыр укыган хак мөэмин-мөэминә Җәһәннәм утына кермәс» дигән риваять бар. Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бер кешенең «Ихлас» сүрәсен укыганын ишеткәч: «Вәҗиб булды», – дигән. Сәхабәләр: «Нәрсә вәҗиб булды?» – дип сораганнар. Пәйгамбәребез: «Җәннәт вәҗиб булды», – дигән. («Тибйән»нән.)
Аллаһның Барлыгын, Берлеген таныган, Аңа иман китергән һәм Раббыбыз кушканнарны үтәп яшәгән кеше Җәһәннәмгә кермәс дигән риваять шул рәвешле раслана.

Коръәнне аңлап, аның эчтәлеге хакында фикер йөртеп уку өчен гыйлем кирәк. Коръәнне укыганда иң беренче максатыбыз – Аллаһ Сүзләренең мәгънәсен аңлау һәм аларны тормышка ашыру булырга тиеш.
Коръәни Кәримне укырга өйрәнергә, мәгънәсен аңларга һәм Изге Коръән буенча гамәл-гыйбадәт кылып яшәргә тырышыйк, ике дөньяда да бәхетле булырбыз, ин шәә Аллаһ.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гыйлем - зур байлык. Автор гыйлем алу, белемле булу турынеда яхшы итеп аңлаткан, Аллаһның рәхмәте булсын.

    Хәзер укыйлар