Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Гади дә... гади дә булмаган бер фатир тарихы

Язмам гап-гади генә бер бүлмәле фатир турында. Гади, чөнки фатир, әйткәнемчә бер бүлмәле, беренче катта урнашкан һәм анарда беркем дә яшәми диярлек. Ә хуҗасы... хуҗасы менә бераз катлаулырак булып чыкты аның.

Язмам гап-гади генә бер бүлмәле фатир турында. Гади, чөнки фатир, әйткәнемчә бер бүлмәле, беренче катта урнашкан һәм анарда беркем дә яшәми диярлек. Ә хуҗасы... хуҗасы менә бераз катлаулырак булып чыкты аның. Яше инде алтмыштан узып китеп барса да, әллә дөнья мәшәкатенә бирелеп, әллә башка сәбәп белән, ул тормыш зирәклеген үзенә бер дә сеңдермәгән булып чыкты.

Фатирның хуҗасы – Анна ханым моннан күп еллар элек бик фәкыйрь яшәгән. Ире, үзе һәм бер улы белән обойлары саргаеп ертылган, чәшкәләренең чите чәрдәкләнгән, затлы люстра урынына зал бүлмәсендә бер сары лампочка янган фатирда гомер иткәннәр. Ире балыкка йөрергә яраткан, улы мәктәптән соң озак кына вакыт төрле юнәлешләргә бирелеп үзен эзләгән, ә Анна ханым эшләгән дә эшләгән... Тормыш шулай бер көйгә аккан. Үзләре дә әллә нигә өмет итмәгәннәр, җан асырар өчен яшәгәннәр дә яшәгәннәр. Юк, азрак ялгышам бугай, һәркемнеке кебек, алар тормышына да акрын-акрын гына нәни үзгәрешләр килеп торган: иренең эшкә йөрергә яратмавы аркасында, беркөнне ир белән хатын законлы аерылышканнар, малайлары акылга килеп уку йортын бетергән, Анна ханым картаю сәбәпле әнисен үз янына алдырган... Иң шатлыклысы – Анна ханымның бик зирәк акыллы, тормышның әчесен-төчесен күргән танышы барлыкка килгән. Таныша аңа һәрвакыт төпле киңәшләр биргән, тормышын уңай якка үзгәртергә булышкан. Шулай итеп, Анна ханым үзе эшләгән оешманың җитәкче урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелү бәхетенә ирешкән. Акча ягы да җайланган, гаилә өчен матур көннәр башланган. Малай өйләнгән, фатирга килен төшкән. Аңлашылганча, килен ике кайнана янына килгән. Бер-бер артлы оныклар туган. Фатирда кеше күбәйгән, ә Анна ханым иң күп акча табучы булып калган. Көннәрдән бер көнне бу ханым үзен тормышның хуҗасы дип уйлый башлаган. Киленне кимсеткән, зирәк дустының да киңәшләренә сирәк колак салган. Ул арада әнисенең иске фатирын сатып, үзләре яшәгән йорттан ерак түгел, менә шул, мин сөйләргә җыенган бер бүлмәле фатир сатып алган. Әлбәттә, иң әйбәте, хәзер яшәгән фатирын балаларына һәм оныкларына калдырып, Анна ханым олы яшьтәге әнисе белән яңа фатирга күченүе булыр иде. Олы кешегә балалар чыр-чуында кайнап яшәү бер дә җиңел түгел бит. Кая ятып хәл аласы килә, кая тынычлыкта каласы... Әмма Анна ханым алай уйламаган, чөнки ул килененә бик үчле булган. Ничек инде балаларга фатир калдырып китәсең ди! Киресенчә, очын-очка ялгап барган яшьләрне фатирдан чыгарып җибәрү белән янаган ул. Ә яңа фатир... яңа фатир шул килеш тора биргән... Анна ханым монда бик сирәк килгән. Бәйрәмнәргә, сирәк-мирәк ял көннәрендә генә кич кунып киткән ул. Күңеле белән киленне ничек тә тынычлыкта калдырмаска тырышкан. Алай гына да түгел, бу яңа фатирны алырга киңәш иткән дустына һәрвакыт шелтәле кисәтүләр ясап торган: «син генә алдырдың бу фатирны, ул миңа кирәкми», имеш... Югыйсә оныклар үсеп килә, гаилә ишәя, мөмкинлеге булган кеше торак ягын кайгырта бит инде бу заманда. Мөмкинлеге булган һәркем баласына булышырга тырыша. Улының бер эштән икенчесенә күчеп йөргәнен белеп торса да, әллә ни күп акча эшләмәгәнен күреп торса да, Анна ханымның фикере үзгә булган, үзләре эшләп тапсын имеш... 

Якты төсле, матур мебеле булган фатир үзе турында һәрвакыт Анна ханымнан күңелсез сүзләр генә ишеткән шул. «Кирәкми, яратмыйм, ошамый...» Һәм бер көнне фатир сасый башлаган. Авыр ис белән тулган. Тикшереп-тикшереп карасалар да, иснең каян чыгуын бер кем дә аңламаган. Ике ай узганнан соң, яңа булса да фатирның су трубалары шартлаган, бар җирне су баскан. Суны җыеп, фатирны киптереп, бар шартын китереп яңадан ремонт ясаганнар аңа. Тагы өч айдан фатир гөмбәчекләр белән капланган... Анна ханым хәзер теләсә дә керә алмый инде анда. Ә кайтасы килә аның бу фатирга! Сәбәбе дә җитди – икесе бер булып киленне «кимергән» карт әнисе дөнья куйган. Үз балалары янында ялгыз калган ул. Күңел җылысы да беткән, үзе дә авыр хәлгә тарыган. Ә фатир хуҗасын кабул итми, әнә... 

Торган җиреңне күңел белән яратырга кирәк, дигәнне ишеткәнем бар иде. Фатирның, йортның да җаны бар, син аңа ничек карыйсың, ул да сине шулай кабул итә, диләр. Язган тарихым да уйдырма түгел. Теге фатир күрше йортта гына, ишегенә ничәнче номер сугылганын да беләм. Хуҗасына ничек булышырга гына белмим. Дөрес нәтиҗәләргә һәркем үз күңеле белән килергә тиештер инде ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    чересен уз фатирында

    • аватар Без имени

      0

      0

      "Чәшке" түгел бит инде. "Чәшке" - норка бит ул. Татарча "чынаяк" дигән сүз бар.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Исәнмесез! "Чәшке" - норка, ә "чәшкә" сүзе - тау ягы диалектында "чынаяк" дигәнне аңлата. Кемнәрдер "чашка", "йомры" дип тә сөйләшә. Язманы игътибар белән укуыгыз өчен рәхмәт.

        Хәзер укыйлар