Логотип
#cөембикә_марафон

Өченче бирем 

Иң элек, әйдәгез, ИКЕНЧЕ БИРЕМ турында сөйләшеп узыйк әле...

 

Иң элек, әйдәгез, ИКЕНЧЕ БИРЕМ турында сөйләшеп узыйк әле. Күпләр айлык керемне зур суммаларда язып, бәхетле тормышын күзаллады. Бу күнегүне эшләгәндә: 

1. Тормышыбызда үзгәртәсе килгән күренешләрне, ә кайбер әйберләрдән акча күп булган очракта да баш тартасы килмәгәнне аңладык. 

2. Нинди тормышта яшәргә мөмкинлегебез бар икәнне күрдек. Әмма фикер тарлыгы аркасында гына без бу дәрәҗәгә әлегә ирешә алмыйбыз. 

3. Без теләгән күп әйберләр байлык белән бәйле түгел икәнлекне күрдек. Идеаль көнне сурәтләгән текстларда сәламәт яшәү рәвеше (зарядка ясый, йога белән шөгыльләнә башлыйм, йөгерергә чыгам), дөрес туклану, ашыкмыйча яшәү, күңел кушкан әйберләрне генә эшләү турында күп язылган була. Ә боларны гадәткә кертер өчен байганның икенче көнен көтеп торырга кирәкми бит. Сәламәт яшәү рәвешен, дөрес туклану гадәтләрен бүгеннән башлап була. Шуңа күрә, «Хыял+0» биремен үтәгәндә язылган текстыгызны яңадан карап чыгыгыз әле. Анда язылганнарның кайсыларын бүгеннән эшләп була – шул гамәлләрне көндәлеккә кертегез. Ә зурраклары тора-бара сезнең тормышка үзләре килер. 

 

ӨЧЕНЧЕ БИРЕМ «Барысы өчен дә рәхмәт!» 

Булыша: Тормышка могҗизага тиң үзгәрешләр алып килергә. Рәхмәт әйтергә өйрәнергә. 

Үтәү вакыты: Кичен 10-15 минут. 

Кирәк: ручка һәм кәгазь яки гаджет. 

Безнең игътибар күбрәк борчуларга, тормыштагы проблемаларга юнәлдерелгән. «Кайда игътибар – шунда энергия» дигән бер акыллы әйтем бар. Бер уйлаган уйны һәркөнне уйлыйсы килә. Ә нәрсә уйлыйсың – шул була, диләр. Кызганыч, әмма бу еш кына дөреслеккә туры килә. Әйдәгез, баштагы нейроннарны шаккатырыйк әле – моңа чаклы борчыган әйберләргә күңелдән генә рәхмәт әйтә башлыйк. Тагы да әйбәтрәге – кичен аз гына буш вакыт табыйк та, рәхмәт язарга утырыйк. Иң беренче рәхмәтне Аллаһка язабыз. Сез Аллаһка нәрсәләр өчен рәхмәтле – шуларны язып чыгыгыз. Аннан үзегезгә рәхмәт әйтергә (язарга!) кирәк булачак. Тормыш иптәшегезгә, балаларга, әти-әнигә, җитәкчеләргә, үпкәләгән кешегезгә, күршегезгә, туганнарга... Күпме рәхмәт язарга вакытыгыз бар, шуның кадәр языгыз. Кайвакыт, кайбер кешегә рәхмәт язганда күздән яшьләр чыга, күңел тула. Бу хәерлегә. Ул халәттән курыкмагыз. Кемгә ни өчен рәхмәт әйтергә кирәклеген уйлый-уйлый – тискәре уйларга вакыт та калмый кайчак. Бозылган аралар да җайланып китә. Күңелгә җиңеллек килә. Бу биремне дә, башка биремнәр кебек үк, һәркөнне эшләргә кирәк. Шул вакытта гына файдасы булачак! 

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! 

Өстәмә материал: 

Гөлнур апа Сафиуллинаның рәхмәт әйтү могҗизасы турындагы менә бу язмасы белән дә танышып чыгабыз: 

http://syuyumbike.ru/news/cennosti/rkhmt-sia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар