Логотип
Сәхнә арты

«Мәхәббәткә рәхмәт!»

Моннан җиде ел элек Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНАдан интервью алган идек. Дилә үзгәргәнме?

Дилә Нигъмәтуллина: 

Йолдызлыгы буенча – Игезәкләр, 
26 майда туган;
Туган җире – Марий Эл, Бәрәңге районы, Мазарбаш авылы;
Гаилә хәле – кияүдә. Ире – музыкант Марат Мухин; 
Зифа буйлы булуының сере – иртән йөгерә, кышын тимераякка баса, йога белән шөгыльләнә.
Яраткан ризыгы – пекин кәбестәсе, кыяр, помидор, борыч туралган салат.


* Концерт костюмнарының эскизларын еш кына үзе ясый. Модельерлар Надежда Әюпова, Людмила Чернова теккән киемнәрне ярата. Булат Нигъмәтуллин белән яңа концерт программасы әзерли.



Җыр сөючеләр Булат Нигъмәтуллин атлы җырчыны үз итеп, яратып өлгергән иде инде. Баксаң, зифа буй-сынлы, матур тавышлы, чибәр сеңлесе дә җырчы булыр өчен яратылган икән. Сезне, бертуган Нигъмәтуллиннарны тамашачыга таныткан тәүге чыгышы­гызны – «Абый белән сеңел» җырын кызыксынып, яратып тыңладык. Шул чакта чирканчык алып зур сәхнәгә аяк басу – Сезгә җырчы язмышын тәгаенләгән фал булгандыр. Җырчы булу теләге балачак хыялы идеме, әллә абыегыз йогынтысы, тәэсире этәрдеме бу юлга?

– Дөресен әйтим, җырдан башка яши алмыйм, һичшиксез, җырчы булам, дигән хыял юк иде күңелемдә. Ә минем Маратым шундый булган: өч яшендә барабан кагудан тәм тапкан, дүрт яшьтә пианино артына утырган. Җыр-такмак чыгару, тәлинкәләр бәреп уйнау төп шөгыленә әйләнгән малайны әтисенең туганы Фасил Әхмәтовка күрсәткәннәр. «Аптырамагыз, җыр корты кергән бәгыренә, хикмәт чыгар моннан», – дигән композитор. Без Татарстаннан читтә үстек. 
Ә татар моңы йөрәккә кергән. Әти матур җырлый, әмма яшәр өчен җитдирәк һөнәр сайларга кирәк, дип исәпли, әни – укытучы. Абый­ны да, мине дә концертларда җырлаталар. Үзебез «Ак җилкәннәр» төркеме оештырып, күрше авыл­ларда концертлар куеп йөрдек. Сәләт – табигать бүләге. Матема­тиканы су кебек эчә идек. Рәсем ясарга яратам, сызым дәресләре күңелгә якын. «Әтиегез кебек төзүче, йә архитектор булсагыз, оттырмассыз», – дия иде укытучылар. Мәктәпне тәмамлагач, абый артыннан мин дә экономист һөнәре алу теләге белән Йошкар-Ола университетына кердем. 

Һәм студент кыз «Ягымлы яз» конкурсында беренче урын яулый.
– Бу 1999 ел иде. «Олы юлның тузаны»н җырладым. Жюри рәисе Вафирә Гыйззәтуллинаның: «Ходай сиңа шундый тавыш биргән, читтә әрәм булып йөрмә. Казанга кил!» дигән сүзе йөрәгемә сары май булып ятты. Казан мәдәният һәм сәнгать институтына имтиханнар тапшырдым да авылга кайтып киттем. Килсәм... балл җитмәгән, үтмәгәнмен. Юллар чатында калдым. Университеттан киттем... монда алмадылар. Хәер, түләүле бүлеккә керергә тәкъдим иттеләр. Колхозлар таралган чак, әти эшсез, укытучыларга хезмәт хакы түләмиләр, әни башына ябышты. 
Аптырап, Йошкар-Ола татар иҗтимагый үзәгендә эшләүче Мәүлизә апа янына кердем. «Укыйсың, спонсор табам», – диде. Чыннан да, ярты елга түләрлек акча табылды. Ә аннан өч ел «должниклар» исемлегендә эленеп тордым. Иң гаҗәбе, куып чыгармыйлар!



Бурычлы үлми, чирле үлә, дисәләр дә, авыр хәл бу.
– Сабый Дилә ни эшләсен? Кыюсыз идем шул. Тормыш чарлый икән. Концерт бригадалары белән йөри башладым. Өч еллык бурычымны җыеп түләдем. Тора-бара икенче югары белем алдым – маркетинг бүлеген тәмамладым. 
Ә Булат абый Йошкар-Олада университет тәмамлап, бер ел экономист булып эшләгәч, миннән соң килсә дә, тиз танылды. Безнең Мари Эл – күпмилләтле республика. Абый һәр концертта җырлый. «Якын дустың барын онытма», «Торналар» – хит булырлык әзер җырлар белән килде ул Казанга, «Ядкарь» студиясе белән эшли башлады. «Уянганда, атаклы иде!» – аның хакында бу! 

Ә Сезне кайсы җырыгыз халыкка танытты?
– Танылу юллары төрле. Минем бәхетле җырым – «Бәллүр савыт». Шуннан соң, дүртенче курста, «Барс-Рекордс» компаниясе белән контракт төзедек.

Дилә, иң яраткан җырыгыз?
– Кыен сорау... Әгәр берсен генә аерып әйтсәм, бүтәннәре үпкәләр кебек. Һәркайсы кадерле, күңелгә якын. Әмма вакыт или, берсе искерә, төшеп кала, яңалары туа. Бик яратып өйрәнгән җыр да тамашачы күңеленә хуш килми. Халык күңеленә кергәне – «Йөрәк сере». «Йөрәгем» җырына клип та төшердек.

Сәхнәнең әллә нинди, адәм аңламый торган сихере бар бит. Тамашачы матурлыкка гашыйк. Сылу-чибәр булу өчен үзеңне гел кысада тоту мөһим.
– Матур булу өчен дә холкың нык булу кирәк. Иренмәскә, стрессларга бирешмәү ысулларын эзләргә. Дөрес итеп сулыш алу күнегүләре, йога белән шөгыльләнүем күңелне күтәрә, көч бирә. Барысына да вакыт җиткерү кыенрак.



Йога белән мавыгуыгызны ирегез хуплыймы? Хак булса, йоглар ит ашамый. Хатын-кыз салатлар белән тукланса да ярыйдыр, бәлки. Ә ирләр... 
– Өч ай ит ашамадым. Бу – авыррак. Без авылдан хәләл ит алабыз. Йога белән шөгыльләнүгә Марат каршы түгел... Уйласа, эшләр дә, булдырыр да. Марат гаҗәеп талантлы шәхес, искиткеч музыкант. Ул – бердәнбер. Йога белән шөгыльләнәме-юкмы, мәңге яшь булачак. Чөнки аның йөрәге япь-яшь. Музыка коралларында уйный башласа, бөтен барлыгын илаһи дәрт били, бармакларына күз иярми. Илџамланып, дәртләнеп иҗат белән шөгыльләнү – рухи халәт, җан таләбе. Спортка гашыйк, тимераякта шуа, чаңгыда йөри. Тупка тотынса, атаклы баскетболист диярсең. Буйга да озын бит! Һәр эшне булдыра. Каенатам да алтын куллы, нәселләре белән шундый алар. Ә миңа һәр эшне озаклап өйрәнеп эшләргә кирәк.

Яңа альбомыгызны «Мәхәббәткә рәхмәт» дип атавыгыз очраклы түгел икән.
– Яшермим, насыйп яр – мәхәббәтемне табуымны иң зур бәхеткә саныйм. Альбина Апанаева белән икебез бер фатирда тора идек. Эш белән безгә ике егет – Марат белән «Эссе» төркеме җырчысы Нияз Вәлиев килде. Уртак омтылыш, җырга-моңга мәхәббәт якынайтты безне. Марат җырларыма аранжировка ясады. Сокланудан туадыр, бәлки, ярату? Бер-беребезгә кирәк, кадерле, якын икәнебезне сүзсез аңладык. 

Бер көнлек, узгынчы җырлар сәхнәне басты. Килешәсезме?
– Базар заманы булгач, җырлар да төрле буладыр. Яхшы мәгънәдәге конкуренция кирәк ул. Вакыт – сыный, җилгәрә. Яхшы җырлар гына озын гомерле була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар