Ландыш НИГЪМӘТҖАНОВА: "Мәхәббәт – ул иң мөһиме!"

– КДУда политологка укыдыгыз... Эстрада белән юлларыгыз ничек
кисеште соң?
– О, бу бик очраклы булды, дип әйтер идем. Берзаман дус кызым белән КВНга бардым. Шунда яныма җырчы Җәүдәт Гыйльманов килде дә: «Җырчы булырга теләмисезме?» – дип сорады. Аптырап киттем. Музыкаль белемем дә юк... Моңарчы җырлаганым да булмады... Әмма тәвәккәлләп җыр яздырып карарга булдык. Аннан соң китте инде! Ул вакытта, хәтерләсәгез, «Йолдызлар фабрикасы» бәйгесе «Яшь йөрәкләр» дип атала иде әле – шунда җиңү яуладым. «Татар җыры»на эләктем. Контракт. Концертлар... Җырчы булырмын дип хыялланмаган да идем хәтта!

– Алган һөнәр буенча эшләргә уйламыйсызмы?
– Юктыр. Эстрада, җыр – хобби булып башланган иде дә башлануын, хәзер исә төп эшемә әйләнде. Бу эшемә бик җитди карыйм – халык каршына чыгып басу һич тә җиңел түгел – зур хәзерлек таләп итә. Концертларның вакытын үзгәртә алмыйм, шуның аркасында имтиханнарны аерым тапшырдым (Университетта миңа теләктәшлек күрсәттеләр, зур рәхмәт!) Читтән торып укуга күчәргә туры килде. Алай да, курсташларым белән ара-лашырга җай табарга тырыштым.
– Ә дусларыгыз белән? Гомумән, кемнәр ул – сезнең дусларыгыз?
– (Уйлана.) «Дус» сүзен саклык белән кулланам... Дуслар... Яхшы танышларым бар дип әйтә алам – алар белән без дустанә мөнәсәбәтләрдә... Туганнарыма, якыннарыма гына ачылам, алар минем турында барысын да белә... Ә якын дустым... Әйе, дустым дип атый алган бер кешем бар минем.

– Тамашачыларыгызга ни-нәрсә җиткерергә телисез?
– Беренче чиратта, җырга салынган мәгънәнең барып ирешүен телим һәм дә кешеләрнең кәефен күтәрергә тырышам. Тамашачыга үземдә ташыган энергияне бирү белән бергә, аның энергиясен дә үземә алам – алмашабыз булып чыга. Рәхәт! Танышырга теләгән кешеләр дә күп була, сәхнәгә телефонымны сорап язулар да җи-бәрәләр. Андый ситуацияләрдән юмор ярдәмендә чыгарга тырышам (елмая). Бер мөкиббәнем бар ми-нем. Үзбәк кешесе. Концертыма еш йөри, кәрзинләп чәчәкләр китерә.
Ә берсендә тышына минем
портретым төшерелгән затлы ваза бүләк итте! Үз иленнән кайтарткан. Хушсыз калдым. Шулкадәр
ошады!.. Ул кешенең өч яраткан җырчысы бар икәнен белдем – Диана Гурцкая, Гүзәл Әхмәтова һәм мин… Аралашмасак та, андый тамашачым булу кәефне күтәрә. Җырлыйсы килә!
– Ял иткәндә нинди музыка тыңлыйсыз?
– (Көлә.) Музыка дөньясында яшәгәч, кайбер вакытта аны ишетергә дә теләмәгән чаклар була. (Көләбез.) Төрле музыка тыңлыйм – рус эстрадасын да, чит илнекен дә, татар эстрадасын яратып тыңлыйм. Ә менә кумирым бар дип әйтә алмыйм. Чит илнең поп-җырчыларының биюләренә сокланам. Алар бу юнәлештә максатчан эшли. Киләчәктә концертларымда шундый сыйфатлы бию куйдыру турында хыялланам.

– Сез бик позитив кешегә охшаган. Әмма күңел төшенкелегенә бирелгән вакытлар да була... Үзегезне андый халәттән ничек чыгарасыз?
– Тормыш кайгысыз булмый ул. Үлемнәр-китемнәр... Соңгы арада минем тормышта да андый кайгылар байтак булды. Әлеге кайгыларны гаиләм белән кичердек. Андый халәтемне кешегә күрсәтмим. Нигә танышларыңның, коллегаларыңның кәефен төшерергә инде? Үзләренеке дә җитәрлектер. Эштә булган күңелсезлекләрне хәтта әниемә дә сөйләмим. Без – өч бала, һәрберебез өчен борчыла бит! Сөйләсәң дә – ярдәм итә алмас, ә кайгыруын кайгырыр. Аны андый борчулардан сакларга телим.
– Өлкән буынга сезнең стильне кабул итү авыррак түгелме... Дәгъва белдермиләрме? Аларны хаклы дип саныйсызмы?
– Һәр кеше үзенчә хаклы. Аннан соң, һәрбер җырчының үз тамашачысы бар. Җырчы бүгенге көнгә кадәр эстрададан югалмаган икән, димәк, аны тыңлыйлар, дисклары сатыла! Мине яратмасалар, кабул итмәсәләр, сәхнәдән китәр идем. Баштарак концертларга яшьләр генә йөри дип уйлаган идем. Юк икән! Күбесе – утыз биш-кырык биш тирәләрдәге ир-ат, хатын-кыз. Әбиләр дә еш күренә хәтта! Концертка килгән та-машачым мине яхшы кабул итә – шуңа сөенәм!
«Сөембикә» журналы укучыларына мәхәббәт теләп калам.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 февраль 2021 - 12:31Без имениЖамалия эби, комеш йозеклэр белэн керден, гургэ . Харис белэн урыннарыгыз булсын ожмах турендэ .!Вәгъдә йөзеге
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.