Логотип
Сәхнә арты

«Карурман»да ниләр бар?

Пресс-конференция вакытында ук бар да бик серле иде.

Пресс-конференция вакытында ук бар да бик серле иде. Пьесаның авторлары (шагыйрә Луиза Янсуар һәм Тинчурин театры режиссеры Резедә Гарипова) һәм анда уйнаячак актерлар «Карурман» спектакль-эскизын язылмаган дастан дип тәкъдим итәбез, уйланырга сәбәпләр күп булачак, диделәр. Без күрергә ияләшкән мифик затларны башка яктан ачулары турында сөйләделәр. Рухлар, ияләр, серле затлар...

Һәм менә, татар сәхнәсендә – фентези! Бар да без ияләшмәгәнчә. Музыкантлар, тамашачы, актерлар барысы да сәхнәдә мәңгелек сорауларга җавап эзли, фәлсәфә кора... «Карурман»ны тамашачы әсәрләнеп тә, хуплап та кабул итте. Ә без пьесаның авторы Луиза Янсур белән аның спектакльдән соңгы кичерешләре турында сөйләштек.

– Луиза, спектакльдән соңгы кичерешләрең белән бүлешмәссеңме?

– Рәхәт. Без әле һаман да эйфориядә, һаман шул дөнья эчендә яшибез. Команда белән язышабыз, истәлекләр бүлешәбез, тойгыларны, кичерешләрне... Рәмис Нәҗмиевтан искиткеч шәп фотолар килде, шуларга сокланабыз, постлар куябыз, уртаклашабыз. Резеда белән, кайтуга, төнлә үзебез өчен анализладык. Аннары – кичә көне буена. Монысы әле дәвам итәчәк эш...

Шәхсән мин үзем бик разый: процесстан да, шундый кыска вакыт аралыгында актерлар белән музыкантларның башкарып чыккан эшеннән дә. Бу – искиткеч хезмәт! Актерлар үзләре эшләгән театрларда премьералар чыгару белән беррәттән, төннәрен җыелышып, «Карурман»ны әзерләде. Янып, бирелеп, материалга чып-чын гашыйклык кичереп, яратып... безне, үзләрен һәм бер-берләрен хөрмәт итеп! Мин әнә шул команда эчендәге һәм эш барышындагы ярату атмосферасына ЧИКСЕЗ РӘХМӘТЛЕ! Ул яратуны бернинди акчага да сатып алып булмый, аны ясалма рәвештә яулап алу да, хасил итү дә мөмкин түгел. Ул – йә бар, йә юк.

Үзем өчен яңа актерлар ачтым бу спектакльне әзерләгәндә (Илнур Байназаров, Салават Хәбибуллин, Гөлназ Нәүмәтова, Айдар Фәтхерахманов), аларны күзәтүдән зур канәгатьлек кичердем. Зөлфәт Закиров, Артем Пискунов, Гүзәл Галиуллина, Булат Зиннәтуллин, Булат Гатауллиннар белән инде моңарчы эшләгән бар иде. Театр училищесы студентлары белән дә. Актерларның текст белән ничек эшләүләрен күрү зур ихтирам уятты. Резеданың болай да текст белән эшләвен яратам, без язганда «Карурман»ны нәкъ менә классик, текст белән эш итә торган театр форматын исәптә тотып яздык та. Һәр җөмләнең энергетик йөкләнешен кат-кат сынап, вариацияләрен уйлап. Ул тамашачыга тәэсир итә торган булсын, дип. Аларның һәрберсенең үз мәгънәви вазифасы бар, актерлар моны бик нечкә тоеп уйнады. Үзләштерер, ятлап бетерер өчен күләмле, катлаулы материал иде ул. «Миңа бу нәрсәгә?!» – димәделәр. Рәхмәт!

Команда яңа кешеләр белән тулыланды: рәссам Әлфия Вәлиева, ут куючы Тәлгать Латыйпов, гример Галина Судакова. Болар барысы да – үз эшләренең чын осталары. Өчесе дә, үзләре сәхнә артында калсалар да, спектакльнең магиясен тудыруда зур роль уйнады, аларга баш иям.

JUNA төркеме спектакль эскизына саундтреклар иҗат итте. Ике атна ярым вакыт эчендә – 7 композиция. Бу – тулы бер альбом. Миндә ул музыка һәм Заринаның – Бөек Каһинның – текстлары телефонда һәм күңелдә репитта йөри, ургый, яңа мәгънәләргә алып чыга...

– Бар да син күзаллаганча булдымы?

– Әйе, без бит аны икәү яздык. Дөнья шау-шуыннын, ыгы-зыгысыннан качып, телефоннарны сүндереп. Шул үзебез уйлап тапкан тыгыз пространство эченә тәүлекләр буена китеп югалып...

Беренче сөйләшкән мизгелдән алып соңгы ноктасынача, ә аннан – куелыш барышында – соңгы сәхнәсенәчә бергә кичердек, кичтек. Бу – искиткеч тәҗрибә! Сүзләрне сайлаганда, кайсының сәхнәдә үтемлерәк булуын аңлап язу. Мәсәлән, Резеда әйтә: «Юк, монысын мин хәрәкәт белән менә болай күрсәтә алам, язып торырга кирәкми», яки: «Моны хореография аша болай хәл итеп була, текст аны биреп бетерә алмый», «Менә бу сүзнең яңгырашын үзгәртә алабызмы, ул кискенрәк (йомшаграк) була аламы...». Без беренче актны бик озак яздык: әллә никадәр сюжет линияләре, чишелеш вариантлары табылды, әмма күбесеннән баш тарттык, артык катлауландырабыз, тармакланабыз, дип, минималь каһарманнар галереясы һәм фабула калдырдык.

Пьеса, язганда ук, аерым бер актерларны, аларның фактурасын, килеш-килбәтен, манераларын күздә тотып язылды. Мәсәлән, төп каһарманны, Ярымтыкны язганда, Зөлфәт Закировны күрдек. Ялчынны мин Булат Гатауллин уйнарга тиеш икәнлеген тоя идем. Җәйран героинясы миндә бик күп еллар буена йөри, ул исемне мин төшләремдә күрәм. Аңа Резеда Гүзәл Галиуллинаны сайлагач, сөенечтән сикердем.

Әлбәттә, режиссер белән минем – һәрберебезнең үз бурычлары, үз территориясе. Чикләрдән үтеп йөрми берәү дә. Без, гадәттә, караш, ым, сәлам белән ике чик кырыенда очрашырга килешәбез дә, киңәшәбез, бәхәсләшәбез. Бик тыныч бәхәсләшәбез. Читтән караганда ул – гәпләшеп утыру гына. Мөгаен, шуңа спектакльдә бөтенләй көтелмәгән хәл ителеш булмады минем өчен. Без сәхнә бизәлешен дә бергәләп сайладык, заказ биреп Мәскәүдән кайтарттык, икәү барып киемнәр сайладык... йөзләрдә татуаж булырга тиешлеген аңладык...

Дөрес, актерларның ничек ачылуы, кайбер сәхнәләрнең үзенчәлекле, минем өчен бөтенләй көтелмәгәнчә куелышы – болар барысы да режиссерның фантазиясе, профессиональлеге. Бу мәсьәләдә мин Резеданың зәвыгына 100% ка ышанам һәм таянам. (Ул да минекенә – текст мәсьәләсенә килгәндә). Мәсәлән, күргәч, Ялан би персонажына таң калдым, чабыш сәхнәсенә бер күрүдә гашыйк булдым... Резеда белән шалтыраташабыз, ул миңа: «Мин чабыш сәхнәсенең ничек булырга тиешлеген уйлап таптым, сиңа ошарга тиеш!» Мин: «Ышанам!» - дим. Әнә шул үзара ышану искиткеч җиңеллек бирә эш процессында.

Казан театр училищесы студенты Рамил Вафин «Чабыш», «Йола» һәм «Төш» сәхнәләрен куйды. Тамашачы игътибар иткәндер, студентлар анда, JUNA белән берлектә, урман тавышларын, ябалаклар кычкыруын бирделәр, спектакльнең урман катламы шул рәвешле тагын да тирәнәйде.

– Мондый әсәрне безнең халык кабул итәргә әзерме?

Без үзебезне менә бүген, хәзер, шушы ноктада борчыган сорауларга җавап эзләдек. Һәм спектакльдән соң фикер алышу вакытында ул сорауларның бер безне генә борчымавына инандык.

Мин бөтен халык өчен җавап бирә алмыйм, әлбәттә, карарга килгән тамашачы тәэсирләренә таянып кына фикер йөртә алам. Кемнәрдер, мәсәлән, азакта фикер алышу кирәк түгел иде, диде. Ул спектакльнең тәмен калдырмады, янәсе. Минемчә, кирәк иде – актерлар өчен дә, безнең өчен дә. Ул, иң беренче чиратта, Резеда белән минем өчен публиканың кабул итү-итмәвенә үзенә күрә бер лакмус кәгазе булды. Без кайсы катламнарның укылуын, укылмаса, ни өчен укылмавын күрә, аңлый алдык. Үзебезнең бик батыр йөрәкле булуыбызга янә бер кат инандык. Чөнки, әле пьесаны язганда ук шактый провокацион материал белән эш итүебезне, һәм моның бәхәскә китерәчәген белә идек.

Иң «авырткан» урын шул булды: миллиме бу, милли түгелме? Төрки мифлармы, әллә юкмы? Алар болай укылырга тиешме? Тиеш булмаган очракта – ничек?!

Әлеге дә баягы, «безнеке» һәм «безнеке түгел» бүленешенең турыдан-туры укылышы. Гәрчә без иң башта ук ассызыклаган идек: без, төрки мифларны өйрәнеп, укып, үзебез аша кичереп, яңа дөнья моделен тудырабыз. Төгәл аларга нигезләнеп түгел, ә алардан илһамланып, этәрелеп китеп. Бу дөнья моделен безнең төрки мәдәни катлам буларак та кабул итәргә мөмкин, бөтенләй шартлы дөнья буларак та. Төрки, дип, чөнки андагы каһарманнар безнең милли телдә сөйләшә, без тел катламы белән эш иткәндә, мөмкин кадәр төрки сүзләргә, гыйбарә, атамаларга таянырга омтылдык. Әмма нәкъ менә аерым бер төрки ыру, кабилә турында дип кабул итәргә кирәкми моны. Ул кабилә тарихын, спектакльне дөньядагы кайсы гына милләт вәкиле карамасын, күр, бездә дә шушы ук проблемалар бит, дип уйлый алырга тиеш. Монда иң мөһим ачкыч – ул тел. Аның яңгырашы, аһәңе, бизәкләре... Ул телдә әйтелгән нигез фикерләр. Мәсәлән, менә бу өлеш:

  • – Бөтенләй кабул итмәслек тәкъдим димәс идем, бөек би. Без анда ваграк кабиләләрне урнаштыра алыр идек. Алар анда безнең ыруга хезмәт итеп, әмма күзгә артык чалынмый яши алырлар иде. Сары Саз торгынлыгыннан чыннан да «торгыннар араны» ясарга мөмкин... 
    – Безнең кабилә болай да «торгыннар араны» инде хәзер...

Безнең гаҗәеп телебезне дә бар матурлыгында ачасы килде, бер үк вакытта укылышы буенча универсаль әсәр дә иҗат итәсе килде. Шуңа да, фикеренә таяна торган бер танышым укыгач: «Үләм, әдәби тел!» - дигәннән соң, мин тантана иттем! Булды бу! Сәхнәдә дә яши, дөресрәге актерларны тере темпта яшәтә ала (ә моны инде сынап караган идек ул чакта актерларда), бер үк вакытта тәмен, әдәби затлылыгын да югалтмый! Резеда минем тел мәсьәләсендә нинди икәнемне белә, «бет» дип көлә. «Әйдә, бетләнмичә генә үзгәртик әле бу өлешне...»

Гади тамашачының ничек кабул итүенә күбрәк игътибар бирдем. Мин театрны тәнкыйтьчеләр һәм интеллелектуаль тамашачы әләмен күтәреп йөрүче бер күч «сайланган затлар» өчен уйнала дип исәпләмим. Тәнкыйтьчеләр «интеллектуаль спектакль» дип мөһер сукты. Хәер, без бит үз милләтебезне укымышлы, интеллектуаль дип бәяләргә яратабыз, шулай булгач, куркырга кирәкмидер...

Кайбер тамашачының шактый катлаулы, аңлашылмас бу, дип исәпләгән катламнарны укуына таң калдым. Бер үк вакытта «бик җиңел», «бер тында карала» диюләре сөендерде. Авыр һәм авырта торган нәрсәләр турында җиңелрәк сөйләргә кирәк, дип уйлыйм, романтика һәм юмор ашарак...

«Карурман» әсәрен язу синең үзеңдә нәрсәне үзгәртте?

Бар нәрсәне дә тыныч һәм ничек булырга тиеш, шулай кабул итәргә өйрәтте. Ситуациягә барлык ракурслардан карарга һәм аңларга: иң беренче чиратта – оппонентларыңны. Эмоцияләр белән идарә итәргә. Үз «мин»еңнән чыгып китәргә һәм озак кайтмый йөрергә. Анда озак кайтмаган арада, шәп, бүлмәләр җилли, тазара!

Ә ул арада син беренче яисә өченче заттан гына сөйләмисең, син тоташ полифония тудыра аласың. Син бу Тормыш Орышы һәм Гармониясе, Тантанасының эчендә торасың һәм... аны чагылдарасың. Көчеңнән килгәнчә. Синең аша каһарманнар сөйләшә. Син беләсең: алар инде күптәннән син язган Җәйран, Даян, Ялчын, Сөйөргел, Абруй... булудан туктады. Алар үз тормышы белән яши. Син дә – яшисең. Аларның – үз логикасы. Синең – үзеңнеке. Һәм билгеле бер мизгелдә Резеда белән телебездә шундый җөмләләр пәйда булды: «Юк, Җәйран моңа риза булмаячак», «Бу – Даянның мантыйгына туры килми», «Сөйөргел бу адымны ясый алмый, син беләсең...»

Менә бу искиткеч тойгыны бернинди башка тойгы да алыштыра алмый. Син – дөньяны яратучы... ролендә. Әмма беркатлы булырга кирәкми... Ролендә генә! Шулай да, мин язучыны ни өчен Илаһтан соң атауларын аңладым.

 

фото: Рәмис Нәҗмиев

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар