Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«Гөлназ, мин сиңа ... телим»

Елларны кирегә чигереп булса, бүгенге акылыгыз белән 18 яшегездә үзегездә нинди теләк теләк теләр идегез, дип сорау биргән идек артистларга.

Елларны кирегә чигереп булса, бүгенге акылыгыз белән 18 яшегездә үзегездә
нинди теләк теләк теләр идегез, дип сорау биргән идек артистларга. Карап
карыйк, кемнәр нәрсә теләде икән үзләренә.


Беренче булып – Гөлназ Сафарова.


«18 яшем тулганны ничек бәйрәм иткәнем әле һаман да истә. Мин хәзер үземнең 18 яшемә туганнарымның, әбиләремнең янымда булуын теләр идем. Туганнар бу дөньяда иң зур терәк. Алар булганда унсигезме сиңа, утызмы, иллеме – бернәрсә дә куркыныч түгел.

 Аннары үземә үҗәт бул, дип теләр идем, чөнки бу дөньяда үҗәт кешеләр генә үз максатларына барып җитә. Максатыңа бар, беркемнең дә сүзенә игътибар итмә, дип теләр идем. Чөнки минем радиода эшли башлаган чорда шуның аркасында бик күп нервларым бетте, тырышып, төнге сменаларда эшләгәндә мине тәнкыйтьләүчеләрдән әллә нинди сүзләр ишетергә туры килде. Елаганымны, газапланганымны хәтерлим. Хәзерге акылларым булса, мин моны бар дип тә белмәс идем. 

Кешеләрнең мондый явыз сүзләренә чыдам бул, игътибар итмә дип теләр идем. Һәм инде, әлбәттә, сәламәтлек, бәхет һәм ышанычлы ир теләр идем. Менә хәзер аңлыйсың, хатын-кызның бәхете, хатын-кызның тормыш асылы ул иң беренче чиратта гаиләдә һәм аның бәхете иреннән тора.»

фото: ВК

Теги: Гөлназ Сафарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исанмесез ,бик яшь булсада Голназ Сафарова топле фикерлауга ия hам бик дорес айта.Рахмат ана.

    Хәзер укыйлар