Белмәсәң бел
Хуҗабикәләргә берничә киңәш
Аш-су бүлмәсендә һәр хуҗабикәнең үзе генә белгән серләре бар.
Иң кирәк чакта ярдәмгә килә торган серләр! Аларның күбесе ризыкны әрәм-шәрәм итүдән саклый, аш-су әзерләү процессын җиңеләйтә, пешергән ризыкны тәмлерәк итә.
Менә аларның берничәсе.
- Әгәр дә суыткычыгыздагы йомыркаларның яңа булуына шикләнәсез икән, аларны сулы стаканга салып карагыз. Яңа йомырка төбенә төшә, ә искесе – өскә калкып чыга.
- Суыткычтагы яшелчәләр тартмасының төбенә кәгазь сөлгеләр җәегез. Алар артык дымны сеңдерә һәм яшелчәләрнең тиз бозылуына юл куймый.
- Әгәр сезгә лимон согы берничә тамчы гына кирәк булса, лимонны урталай кисмәгез – ул тиз кибә. Аның урынына лимонны металл шпажка белән тишеп карагыз – кирәкле күләмдә сокны алачаксыз.
- Яшел тәмләткечләрне бер айга кадәр сакларга телисезме? Бәйләмнәрне пластик пакетларга салып туңдыргычка куегыз. Кирәк вакытта аларны шуннан җиңел генә алырга була: кайнар табага эләккәч, тәмләткечләр бер минутта җебеп бетәчәкләр.
- Лавр яфрагын он, макарон яки дөге салынган савытка салып куйсагыз, аңа бөҗәкләр кермәячәк.
- Гөмбәләрне суыткычка салганчы кәгазь сөлгегә төрсәгез, аларда лайла барлыкка килмәс.
- Сыр кипмәсен өчен, киселгән өлешенә май яки маргарин сөртегез – ул эчтәге дымны саклап тора. Бу алым каты сырлар өчен бигрәк тә нәтиҗәле.
- Әгәр редис, сельдерей яки кишер кипши төшсә, аларны чикләвек зурлыгындагы гына чи бәрәңге кисәге белән бергә бозлы суга салыгыз. Күз алдыгызда яшелчәләр яңарып китәчәк.
- Шунда ук ашарга уйламыйсыз икән, бананнарны бәйләмнән аермагыз. Аерым хәлдә алар тизрәк бозыла.
- Тоз савытындагы тоз катып китмәсен дисәгез, өчен аның эченә берничә дөге салыгыз. Дөге – конденсатны сеңдерә, һәм тоз төерләнеп катмый.
- Бәрәңге, суган һәм алма кебек ризыкларны аерым саклагыз. Алар бергә булганда тизрәк бозыла.
- Күпләр помидорны суыткычта сакларга кирәк дип уйлый, ләкин чынлыкта аларны бүлмә температурасында тотсаң яхшырак.
- Берничә сәгать пешергән ашыңның тозлырак килеп чыгуы – күңелсез хәл. Артыграк тозны сеңдерү өчен, ашка чи бәрәңге яки алма кисәкләре салып карагыз. Шулпаны әкрен генә утта калдырыгыз, аннары 10 минуттан аларны алып ташлагыз. Әгәр ашыгыз һаман да тозлырак булса, ашка бер аш кашыгы шикәр өстәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк