Логотип
Белмәсәң бел

Хатын-кызлар колагына: Эмоцияңне яшермә!

Психологлар ир-атларны җәлеп итүче 5 «ялгыш» сыйфатны ачыклаганнар. Баксаң, кимчелекләрне яшерергә түгел, күрсәтергә кирәк икән!

Күп кенә хатын-кызлар үзләренең кайбер гадәтләрен яки үзенчәлекләрен яшерергә тырыша. Алар бу яклары белән ир-атларны куркытачагына ышана. Ләкин чынлыкта нәкъ менә шушы «кимчелекләр» аларны тагын да кызыклырак, җанлырак, ихласрак итә икән...

Әйдәгез, шуларның иң гади, әмма шәп 5 мисалын карыйк.

Эленке-салынкылык һәм гафу итәрлек хаталар – сезне тормышчан итә

Син каядыр ашыгып барганда кисәк кенә абынып киттең яки дустың янында сүзне уйламыйча, буталып әйттең – шунда ук кызарып, уңайсызланып киттең. Күп хатын-кыз моны оятлы хәл дип саный, әмма ир-атлар өчен бу – шаян, ихлас һәм сөйкемле күренеш.

Мисал: Егет кызны беренче тапкыр кафега чакырган. Кыз каһвәсен эчә-эчә көлеп җибәрә һәм кофе түгелә. Ул аптырап, гафу үтенә башлый. Ә егет елмая: «Син болай тагын да сөйкемлерәк күренәсең», – ди.

Киңәш: Үзеңне камил итеп күрсәтергә тырышма – тормышчан, гап-гади булу күбрәк җәлеп итәчәк. Чөнки ир-ат алдында бу сине ышанычлы, чын кеше булуыңны күрсәтә.

Гаҗәеп мавыгулар сине онытылмас итә

Кайбер кызлар үзләренең гадәти булмаган хоббилары турында сөйләшергә ояла. Коллекциядәге кактуслар, тегү-чигү, бәйләм бәйләү, фэнтези китаплар, аниме сериаллары – болар барысы да сине уникаль итә!

Мисал: Бер кыз кеше телевизорда барган төрек сериалларының фанаты булуын әйтергә ояла. Әмма ул очрашып йөргән егетнең җавабы аны аптырашта калдыра: ««Великолепный Век»тагы Султан Сөләйман сүзләрен яттан беләм!» Баксаң, бу егет, үзе дә рәхәтләнеп кинолар карарга ярата торган булып чыга.

Киңәш: Үз мавыгуларыңны яшермә. Ир-атларга уттай янган күзләр, мавыгып сөйләгән темалар кызыклырак. Хоббиең аша ул сине тагын да тирәнрәк ача.

Табигый кыяфәт – ышаныч һәм җылылык билгесе

Күп кызлар макияжсыз килеш урамга чыгарга да курка. «Минем кыяфәтем куркыныч, тизрәк бизәнергә кирәк», дип уйлый. Әмма ир-атларны табигый кыяфәт җәлеп итә.

Мисал: Ир кеше  кадерлесен йокыдан уятканда, чәчләре тузган, әле уянып та бетмәгән хатын-кыз  юрган астына кача. Ә ире елмаеп: «Син шундый матур, шундый якын...» – ди.

Киңәш: Табигый булудан курыкма, ул сине кешегә якынрак итә, чөнки бу – ихласлык, ышаныч билгесе.

Балаларча гадәтләр – күңелең сафлыгын саклый

Кемдер коточкыч мәзәккә дә чын күңелдән көлә, кемдер эт күрсә: «Ай, нинди матур!» – дип ихлас сөенә. Күпләр моны балачак билгесе дип санап, ояла. Ә ир-атлар моңа соклана, чөнки бу – эчке җылылык, тормыштан ләззәт алу сәләте.

Мисал: Кыз, паркта туктап, сабый кебек шарлар сатучы янына йөгерә. Егет аңа карап: «Нинди җанлы, саф күңелле кыз!» – дип уйлый.

Киңәш: Балалыгыңны яшермә. Ул синең күңелеңнең сафлыгын, шатлыкка сәләтеңне күрсәтә.

Фильтрсыз эмоция чынлыктан туа торган якынлык

Кайвакыт еларсың, кайвакыт ярсытырлар, кайвакыт – гаҗәпләндерерләр. Әмма күпләр эмоцияләрен яшерергә өйрәнгән: «Кеше күрмәсен», «Бу – көчсезлек билгесе». Юк! Бу – чын кеше булу билгесе.

Мисал: Фильмнар караганда кыз күз яшьләрен тыя алмый. Егет аны кочаклап: – «Синең күңелең шулкадәр йомшак…» – ди.

Киңәш: Эмоцияңне яшермә. Ир-ат «тере» кешене ярата. Бу – ышанычны, тирәнлекне, ихласлыкны арттыра.

Идеаль булу – максат түгел. Кеше булу – максат. Ачык холыклы булуың да, хәтта синең көчле икәнеңне исбатлый. Алар аша гына чын мөнәсәбәтләр, тирән мәхәббәт, ышаныч туа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар