Логотип
Белмәсәң бел

Уф, йөрәгем, су бирегез!..

Кайберәүләр йоклар алдыннан су эчәргә теләмиләр, төнлә торырга туры килә, янәсе.

Кайберәүләр йоклар алдыннан су эчәргә теләми, төнлә торырга туры килә, янәсе.

Врач-кардиолог андыйларга менә нинди киңәшләр бирә:

 

Туры басып торганда, гравитация суны гәүдәнең түбәнге өлешендә тоткарлый, һәм аяклар шешенә.

 

Яткач, гәүдәнең түбәнге өлеше бөерләр белән бер яссылыкта була, бөерләр организмны сыеклыктан арындыра.

 

Организмдагы токсиннарны чыгару өчен берникадәр күләмдә су эчү файдалы. 

 

Су эчү вакыты шулай ук мөһим. Эчә торган су билгеле бер вакытта организм эшчәнлегенә максималь йогынты ясый:

 

Уянгач 2 стакан су эчү эчке органнарны активлаштыра.

 

Ашарга ярты сәгать кала 1 стакан су эчү ризыкны эшкәртергә булыша.

 

Су коеныр алдыннан 1 стакан су эчеп, кан басымын төшерергә була.

 

Йоклар алдыннан 1 стакан су эчү инсульт йә инфаркттан саклый. (Белеп торыгыз!) 

 

Болардан тыш, йоклар алдыннан су эчеп, төнлә аякларыгызны көзән җыерудан коткарырсыз.

 

Аяк мускулларына сыеклык кирәк, су җитмәсә, спазмнар барлыкка килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар