Логотип
Белмәсәң бел

Телефоныгыз тыңланамы? 6 билгегә игътибар итегез!

Һәр адымыбыз камера күзәтүе астында. Артык сүз сөйләшергә дә куркыныч, дип зарланды танышым. Мин әле уйлап кына куям, ә телефоным шул әйбер турында рекламаны күрсәтеп тора, дип тә өстәде. Кайвакыт телефоным тыңланмыймы икән дигән шикләр үземдә дә туа. Моны төгәл аңлау өчен берничә киңәшкә игътибар итәргә кирәк.

Әлбәттә, тыңлый торган программаларны махсус оешмалар урнаштырмый. Бу – хәзер мошенникларның оста алымы. Безнең турында күбрәк мәгълүмат алу өчен, алар телефонга төрле программаларга кадәр урнаштырырга мөмкин. Шуңа күрә теләсә нинди сайтларга кермәскә, кирәк булмаган кушымталарны телефоныгызга йөкләмәскә тырышыгыз. 

1. Батарея тиз бетү
Әгәр телефоныгызның батареясы гадәттәгедән тизрәк утыра башлаган, моңа игътибар итәргә кирәк. Әйе, вакыт узу белән телефонның аккумуляторы утыра, ләкин ул кисәк кенә бетеп китми. Бу сезгә күренми торган программалар урнаштырылу белән бәйле булырга мөмкин. Телефоныгызга антивирус программасы урнаштырып тикшертергә кирәк. 

2. Телефонның хәтере кимү
Кирәк булмаган файл һәм кушымталарны даими чистартып торасызмы? Сәбәбе тагын шул: зыян китерүче программалар аркасында булырга мөмкин. Моны билгеләү бик авыр, чөнки вирус шалтыратучылар, кыска хәбәрләр буенча мәгълүматларны саклап торырга мөмкин. 

3. Кызып китү
Телефоныгыз тик торганнан да кызып китәме яки тик ятканда экран янып аламы? Болар да сезнең телефонда куркыныч программа эшләве турында сөйләргә мөмкин. 

4. Фонда чит тавышлар 
Бик алга киткән тыңлау программалары гына сизелми торган булып кала. Әгәр сез телефоннан сөйләшкәндә фонда ачык ишетелә торган тавышлар, шакылдаулар яки интерференция бар, үз тавышыгызны ишетәсез икән, бу телефонның законсыз тыңлануын күрсәтә ала.

5. Сәер эчтәлекле кыска хәбәрләр
Кыска хәбәрләргә дә игътибарлы булыгыз. Мошенниклар төрле куркыныч сылтамалар яки командалар белән хәбәрләр юллый ала. Алар беренче карашка гади генә хат кебек тә күренергә мөмкин. Шулай төрле хәрефләр һәм саннар җыелмасыннан торган кыска хәбәрләрне ачмавыгыз, андагы сылтамаларга басмавыгыз хәерле. Югыйсә, сез телефоныгыздагы барлык мәгълүматны мошенникларга үз кулыгыз белән «тапшыра аласыз». 

6. Яңа һәм шикле программалар пәйда булу
Телефоныгызда сез урнаштырмаган программалар, төрле кушымталар пәйда булса, аларны тикшерегез. Кайбер шпион программалары үзләрен яшерәләр, ләкин аларның эшләве ачык билгеләр калдыра ала. 

Нәрсә эшләргә?
Әгәр югарыдагы билгеләрне күзәтсәгез: 

  • Антивирус сканерларын кулланыгыз. 
  • Шикле программаларны бетерегез. 
  • Ике катлы аутентификация куегыз.  
  • Гади серсүзләрдән баш тартыгыз. 
  • Кирәкле очракларда полициягә мөрәҗәгать итегез. 

Хәзер без бер генә сәгать тә телефонсыз яши алмыйбыз.Телефонның куркынычсызлыгы – сезнең шәхси мәгълүматларны саклауның беренче адымы. Игътибарлы булыгыз!
 

Теги: телефон мошенники антивирус приложение

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар