Логотип
Белмәсәң бел

Сез кем: аудиал, визуал, кинестетик?

Монысы нәрсә инде тагын диярсез. «Хатын-кызлар колак белән ярата» дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Ә менә колак белән генә түгел икән. Төрле кешеләр бар. Үзегезне белер өчен кечкенә тест узып карагыз әле.


Монысы нәрсә инде тагын, диярсез. «Хатын-кызлар колак белән ярата» дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Ә менә колак белән генә түгел икән. Төрле кешеләр бар. Үзегезне белер өчен кечкенә тест узып карагыз әле.  


Күз алдыгызга ДИҢГЕЗне китерегез.
Аның биш сыйфатын язып чыгыгыз: 
1.
2.
3.
4.
5.
 Ә хәзер барысын да ачыклап, аңларга тырышып карыйк. 
Һәр кешенең сизү органнары төрлечә үсеш алган. Һәрберебезнең мәгълүматны кабул  итү каналлары төрлечә. Галимнәр берничә категорияне бүлеп карый:  аудиал, визуал, кинестетик һәм дигитал. 


Аудиаллар
Аудиаллар мәгълүматны ишетеп кабул итүчеләр.   Алар сөйләшкән дә,  гадәттә,  «Тыңла әле…», «Сине ишетүемә шатмын…», «Ишеттеңме…» дигән сүзтезмәләрне еш кулланалар. Аудиаллар әңгәмәдәшенең күзләренә туры карамый, чөнки игътибарлары югала. Аларга туган көннәренә дә  ләззәтләнеп тыңлый торган бүләкләр бирә аласыз. Гомумән, аудиаллар, колак белән ярата. 
Диңгезне сурәтләгән биш сыйфат арасында «шаулы», «тыныч» сүзләре беренчерәк тора икән, димәк, сез аудиал булырга мөмкинсез. Тавыш төшенчәсен билгеләгән берничә сүз бар икән, димәк, сездә ишетү каналы нык үскән.  Сүз уңаеннан, аудиаллар, сирәк очрый. 


Визуаллар
Үзенең тышкы кыяфәтенә бик нык игътибар итүчеләр – визуаллар. Алар тыңлаганда график ясап отып калалар.   Кием-салым алганда да уңайлы түгел, ә матур әйбергә кызыгалар.  Сөйләшкәндә  «Күрәсеңме…», «Карале…», «Бик матур күренә…», «Бигрәк ямьсез» кебек сүзтезмәләрне күп кулланалар. Визуаллар әңгәмәдәшенең  авызын күрмиләр икән, аның ни сөйләгәнен аңламаска да мөмкиннәр. Жестлар белән сөйләшергә яраталар. 
 Диңгезне «матур», «зәңгәр», «чиксез»  дип тасвирлагансыз икән, сез – визуал.

Кинестетиклар
Иң киң таралган тип. Аларны дөньяны тотып карап таный.  Йомшак свитерлар,  пледлар, арома шәмнәр, майлар  —  болар барысы да кинестетиклар өчен. Сөйләмнәрендә «Сизәм…», «Эшләрбез…», «Тоям...» сүзтезмәләрен еш кабатлыйлар. Кайберчакта кинестетикларны әңгәмәгә «кушар» өчен  аңа тиеп алу, кочаклау мөһим. Бу вакытта аларның ниндидер кнопкалары эшли башлый – сезне игътибар белән тыңлый башлаячак. Кинестетикларга рәхәт тойгылар бирә торган бүләкләр сайлагыз. Ә мәхәббәттә алар өчен тиеп алу, кочаклау,  куллар мөһим. 
Диңгезне сурәтләгәндә   «җылы», «тозлы», «рәхәт»  сыйфатларын куллангансыз икән, димәк, сез – кинестетик.


Дигиталлар
Бу тип артык популяр түгел. Дигиталлар мәгълүматны цифрлар, логик фикерләү, төгәл дәлилләр  аша кабул итәләр.  Аларның сүзләре:  «Нигә…», «Бәлки…», «Уйлыйм…». Дигиталларны үзгәргән кинестетиклар дип тә атыйлар. Кичерешләр авыр икән, уйланулар өстенлек итә башлый. Аларга  бирелгән бүләкләрнең файдалы булуы мөһим. Ә мәхәббәттә – исәп-хисап. 
Диңгез сурәтләгәндә  «тирән», «кара», «корабльләр йөрешле»  сыйфатларын куллансагыз, дигитал булуыгыз мөһим.  Тест нәтиҗәләре менә шундый.
 Шуны да әйтергә кирәк «чиста» типлар булмый.  Сурәтләгән сыйфатларыгыз кайсы типка  күбрәк караудан,  кем икәнегезне ачыкларга мөмкин. 


Бу тест ни өчен кирәк?
Аудиаллар, визуаллар, кинестетиклар һәм дигиталлар һәрвакыт  бер-берсен яхшы аңлый алмый. Шуңа кеше белән  «үз телендә» сөйләшү мөһим. Аудиаллар  белән тавыш тембрларын үзгәртеп, визуаллар белән жестикуляция кулланып, кинестетикларга тиеп алып,  дигиталлар белән төгәл фактлар әйтеп. 
Мәктәптә укыган балагызның да нинди канал аша мәгълүмат кабул итүне белү мөһим. Аудиал язып, визуал графиклар ясап, кинестетиклар кат-кат язып, дигиталлар мантыйкый чылбыр төзеп мәгъүмат кабул итсә, нәтиҗәлерәк булыр. 


 Гомумән, үзеңне өйрәнү мөһим. Чөнки сезнең белән Сезгә яшисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар