Логотип
Белмәсәң бел

Серләрегезне берәүгә дә сөйләмәгез!

Сез бик аралашучан кеше булсагыз, мөгаен, үзегез турында башкаларга да сөйлисегез киләдер. Ләкин экспертлар да, шулай күп сөйләп йөреп авызы пешкән кешеләр дә болай эшләргә ярамый диләр.

Ни өчен күпләр гел уңышсызлыкка дучар була? Психологлар күзәтүенчә, уңышсызлык артында телеңне тыя белмәү ята. 
Әйдә, башкаларга нәрсәләрне сөйләргә ярамавын тагын бер тапкыр искә төшерик әле.

1. Проблемаларыгыз белән бүлешмәгез.
Бигрәк тә чит кешеләр белән! Проблемалар бөтен кешедә дә бар ул. 80 процент кешенең аңа исе дә китми: сөйләдең ни, сөйләмәдең ни! Ә менә 20 процент халык сезнең проблемалар булуга сөенә генә.
Бары әниең һәм бик якын кешең генә сезне тыңлый, хәлегезгә керә, ярдәм итәргә тырыша.

2. Йомшак якларыгызны күрсәтмәгез.
Берәр җирең авыртса – дәшмә, шул авырткан урынга сугарлар, диләр. Кайберәүләр йомшак якларыгызны үз файдаларына да кулланырга мөмкин. Бөтен кеше дә яхшылык кына теләп утырмый ул. Алар сезгә каршы булырга, сезнең фикер-карашлар белән бөтенләй килешмәскә мөмкин. Берәр өлкәдә уңышка ирешәсегез килсә, йомшак ягыгызны күрсәтмәгез.

3. Шәхси тормышыгыз турында тәфсилләп сөйләмәгез.
Бәхет тынлыкны ярата. Күпләр шәхси тормышыбыз белән кызыксына, әлбәттә. Ләкин аны сөйләү яхшыга илтми. Үз тормышыгызның кайбер якларын сер итеп саклагыз, башкаларга белдермәгез.
«Дошманың белергә тиеш нәрсәне беркайчан да дустыңа тишмә. Дуслыгыгыз күпмегә сузыласын син белмисең әле», дигән Конфуций. Дөрес әйткән.  

4. Гаиләдәге проблемалар турында сүз кузгатмагыз.
Алар бөтен гаиләләрдә дә бар. Ызгыш, конфликтлар чыкмаган идеаль гаилә юк ул. Ләкин проблемалар турында сөйләп, зарланып йөрмиләр. Беренчедән, якын кешегез үзе турында башкаларга нидер барып җитүен һич тә теләмәячәк. Икенчедән, бу хәбәр үзегезгә үк каршы эшләячәк: гадәттә бик рәхәтләнеп, ялган фактлар өстәп, күпертеп сөйләячәкләр,. Иртәме-соңмы – гаиләгезгә ямьсез гайбәт булып кайтып керәчәк ул.

5. Игелекле эшләрегез турында сөйләүдән тыелып торыгыз.
Әйе, изге эшләрне дә сер итеп сакларга кирәк. Мохтаҗларга ярдәм итүегез сер итеп сакланмаса да, ул глобаль яңалык итеп күрсәтелмәсен инде! Җиңүләр, изге эшләр кылу белән нигә мактанырга? Сез башкалардан мактау һәм хуплау көтәсезме? Мактауларга, тануларына өметләнеп, без тәкәббер мактанчыклар булып күренәчәкбез.

6. Чираттагы зур эшләрегез турында чаң сукмагыз.
Сезнең чираттагы зур адым – алдагы зур эшегез, талпынышыгыз. Сез – уңыш юлында. Иң яхшысы – дәшми генә эшләргә һәм соңыннан гына эш нәтиҗәләре белән шаккаттырырга кирәк. Максатларыгызны сер итеп саклыйсыз икән, аңа ирешү юлларына ышанычыгыз да зуррак. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: әгәр максатларны яшерми сөйләсәгез, сезнең баш мие эндорфин эшләп чыгара башлый һәм баш мие максатка ирешелде дип ышана: артык көч түкми.

7. Серләрегезне берәүгә дә сөйләмәгез!
Һәркемнең сере бар. Ул нәрсәнедер булдырырга йә юк итүгә ачкыч булып тора. Барлык бөек кешеләрнең – уйлап табучыларның, сәясәтчеләрнең, хәтта музыкантларның да эчтә саклый торган сере булган. Уңышлы кешеләр алар белән бүлешми. Чөнки теләсә кайсы серне кемгәдер сөйләсәң, ул сер булудан туктый.

8. Күпме акча алуыгыз турында белмәсеннәр.
Хәзер кешеләр бик кызыксынучан. Айга күпме акча аласың дип тә тикшеренәләр. Ләкин акча да бәхет кебек – тынлыкны ярата.  

Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар