Логотип
Белмәсәң бел

Пуховикны өйдә ничек юарга? 

Урамда төшимме-төшмимме дип әкерен генә кар сибәләп торса да, кышкы киемнәрне шкафларга барыбер урнаштырырга кирәк инде – бу салкыннар тиз уза торган. Аннан бу арада вакытыбыз да җитәрлек. Эш белән көннәр дә тизрәк узар. 

Урамда төшимме-төшмимме дип әкерен генә кар сибәләп торса да, кышкы киемнәрне шкафларга барыбер урнаштырырга кирәк инде – бу салкыннар тиз уза торган. Аннан бу арада вакытыбыз да җитәрлек. Эш белән көннәр дә тизрәк узар. 
Пуховикны өй шартларында ничек юарга соң? Юганнан соң аның нинди кыяфәткә керәсен әйтү авыр бит: әллә киеп була аннары, әллә юк... Күпләрегез, мөгаен, хәзер шулай уйлыйдыр. Әгәр бөтен таләпләрне үтәсәң – тәвәккәләп юарга була. Химчисткага да тапшырырга мөмкин, әлбәттә. Тик, беренчедән, ул шактый кыйммәт, икенчедән, күп вакыт алар «чистарыр, өр-яңа булыр» дигән гарантияне бирмиләр. Һәм нәтиҗә, чыннан да, син көткәннән начаррак була. 
Башлап карыйбызмы? Пуховик сыйфатлы икән – аңа берни дә булмаячак.

1. Пуховигыгызны, гомумән, юарга ярыймы, юкмы – шуны ачыклаудан башлыйк. Моны аңа тегелгән ярлыктан укып белергә мөмкин. Кайбер кием-салымны бары тик химчисткада гына чистартып була: әгәр шулай икән, ярлыкта бу мәгълүмат күрсәтелә.

2. Әгәр күн, мех вставкалары бар икән, мондый пуховикны кер юу машинасында юарга ярамый. Күн утырырга, аннан да бигрәк буявы чыгарга  мөмкин. Кесә тирәсендә, якада алынмый торган мех бар икән, машинага салсаң ул тетелеп бетәчәк: мехның табигые да, ясалмасы да. 

3. Сырган пуховикларны курыкмыйча юарга тотынырга була. Аларны юу да җиңелрәк, тизрәк кибәләр дә, кыяфәтләре дә бозылмый. Әмма еш юу мондый пуховиклар өчен дә барыбер файдага түгел. Пуховик эчендәге мамык җылытмый башлый, дымны, һаваны үткәрә торганга әйләнә. Шуный өчен дә кечкенә тапларны  кулдан гына чистартырга кирәк. 

4. Пуховикны кер юу машинасында югары температурада юарга, «пятновыводитель», «отбеливатель» салырга ярамый. 

5. Куртканың, гадәттә, җиңе һәм якасы күбрәк пычрана. Кер юу машинасына салганчы, бу урыннарны кер сабыны яки савыт-саба юа торган сыеклык белән ышкыгыз. Әмма артык тырышырга кирәк: каты ышкып, курканы тишеп куюыгыз бар.
 
6. Пуховикны беркайчан да порошок белән юмагыз. Ул бик нык күбекләнә  –  чайкап бетерү мөмкин түгел. Порошоктан пуховикта ак таплар барлыкка килә.  

7. Юар алдыннан, пуховиктан нәрсәне салдырырга була – барысын да салдырыгыз: мех, яка, брошкалар, билбау... Кесәләрен бушатырга онытмагыз.

8. Машинага салыр алдыннан пуховикның «молния»сен күтәрәбез, кнопка, «липучка», төймәләрен каптырабыз һәм пуховикның сул ягын әйләндерәбез. Пуховикның тышкы тукымасын һәм подкладкасын бозмасыннар өчен кирәк бу.
  
9. Кер юу машинасына салыр алдыннан пуховикны җебетергә салып торырга кирәкми. Ак яки бик ачык төсле булса гына салыгыз. Әмма 2 сәгатьтән артыкка түгел.

10. Пуховикны махсус сыекчалар белән генә юарга ярый. Кибеттә аларның «пуховик юу өчен» дигәнен карап алырга кирәк.

11. Пуховикны кер юу машинасының «Деликатный», «Щадяший», «Ручная стирка» дигән режимнарында гына юыгыз.

12. Пуховикны кер юу машинасында сыгарга ярый. Аның эчендәге мамыкка бу файдага гына. Нәтиҗә әйбәтрәк булсын өчен барабанга өстәл теннисы өчен чыгарылган 5-6 туп салыгыз. Туплар 10-12 булса – тагын да әйбәтрәк. Тик бу тупларны алдан юып карарга кирәк – буявы чыкмасын. 

13. Берьюлы кер юу машинасында бер пуховик кына юыгыз: пуховик суны үзенә күп сеңдерә – сыкканда машинаның ялгышуы бар.

14. Юаганнан соң, пуховикта ак эзләр калмасын дисәгез, ике тапкыр чайкатып алыгыз. «Кондиционер для белья» кулланырга да мөмкин. 

15. Машинагыз киптерә дә икән – бик әйбәт. Аннан файдалансагыз, синтетик тукымалар режимын сайлагыз, температура 30 градустан артмасын. Бу вакытта теннис тупларын алырга кирәкми. 

16. Инде киптерәбез. Пуховикны уң ягына әйләндерәбез, «плечик»ка элеп, «молния»сен күтәрәбез. Өйдә генә киптерәбез, әмма ваннада түгел. Пуховик вертикаль рәвештә кибәргә тиеш. Әгәр берәр нәрсә өстенә җәеп салабыз икән, ул кипми, сөрси генә. 

17. Сабырлык кирәк: тиз генә кипмәячәк. Әледән-әле пуховикны кагып, мендәр күперткән кебек, кул белән күпертеп торырга кирәк: эчендәге мамыгы тигез таралсын. Оешып торган урыннарны кул белән таратыгыз. Тизрәк кипсен дисәгез, пуховик янына җылыткыч куярга да мөмкин. Әмма 1 метрдан да якынга түгел.

18. Ак эзләр барлыкка килә һәм алар бик күп түгел икән, кабат юарга салмыйча, юеш салфетка белән сөртеп алырга була.

19. Сары эзләр барлыкка килгән икән, димәк пуховикны дөрес киптермәгәнсез: бу очракта йә кабат юарга, йә химчистка хезмәтеннән файдаланырга  туры киләчәк. 

 20. Пуховикны кулдан гына юам дип тотынмавың хәерле. Юа торган сыеклыкны пуховиктан кул белән генә берничек чайкап бетерү мөмкин түгел, суын сыгу да авыр булачак. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар