Логотип
Белмәсәң бел

Организмдагы әчелекне киметүнең алты ысулы

Яман шеш һәм кислород өлкәсендәге ачышлары өчен Нобель премиясе лауреаты Отто Варбург организмдагы әчелекне киметеп, күп кенә авыруларны, шул исәптән яман шешне дә дәвалап булуын әйткән. Бүгенге ашау һәм яшәү рәвеше аркасында күбебезнең организмында әчелек югары. Бәхеткә, аны киметү бик катлаулы түгел.

Лимонлы су эчегез. Ничек инде үзе үк әче лимон әчелекне киметә алсын, диярсез. Бер стакан җылымса суга бер чәй кашыгы лимон суты салып, ач карынга эчеп кую организмның әчелеген киметергә булыша. Лимон суты урынына суга 1 аш кашыгы алма серкәсе кушарга була. Ләкин алма серкәсе табигый булырга тиеш. 

Көн дә яшел үләннәрдән салат ясап ашау да әчелекне киметә. Салатка зәйтүн мае һәм лимон суты кушып җибәрегез. Яшел үләннәрдә селтеле микроэлементлар күп, алар организмның pH балансын көйли. Әчелекне киметергә булышучы үләннәр: базилик, укроп, петрушка, бөтнек, кинза, салат, шпинат.

Миндаль чикләвеге ашагыз. Кыздырылмаган миндаль чикләвегендә организмның әчелеген киметә торган магний һәм кальций күп. Мөмкинлегегез булса, сыер сөтен дә миндаль сөтенә алыштырыгыз. Гомумән, арахис һәм кешьюдан кала, барлык чикләвекләр дә организмның әчелеген кимета алу сәләтенә ия. 

Күбрәк хәрәкәтләнегез. Саф һавада йөрү организмны чистарта.

Көн дә ит ашамагыз. Көн дә ит ашау организмның әчелеген арттыра. 

Баллы һәм газлы сулардан, баллы десертлардан баш тартыгыз. Шикәрнең зарарын инде белмәгән кеше юк. Бер стакан газировкалы баллы суны нейтральләштерер өчен организга 30 стакан чиста су кирәк. 

Яшелчәләрне күбрәк ашагыз. Ләкин бу исемлеккә бәрәңге керми. Организмның әчелеген киметергә бигрәк тә брюссель кәбестәсе, кыяр, ташкабак, кабак, борыч, помидор, суган, сарымсак, борчак булыша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар