Логотип
Белмәсәң бел

Өч минут кагыйдәсе

Шундый бер мөһим кагыйдә бар икән, ул – «өч минут кагыйдәсе» дип атала. Бу кагыйдә ир белән хатын мөнәсәбәтләре, бала белән әти-әни мөнәсәбәтләре өчен дә туры килә. Әти-әниләр әлеге кагыйдәне үти башлау белән, мөнәсәбәтләрнең яхшырып китүен шунда ук тоя. 

Шундый бер мөһим кагыйдә бар икән, ул – «өч минут кагыйдәсе» дип атала. Бу кагыйдә ир белән хатын мөнәсәбәтләре, бала белән әти-әни мөнәсәбәтләре өчен дә туры килә. Әти-әниләр әлеге кагыйдәне үти башлау белән, мөнәсәбәтләрнең яхшырып китүен шунда ук тоя. 

«Беренче өч минут кагыйдәсе»нең беренче пункты – якын кешене йөз ел күрмәгәндәй шатланып каршы алу. Биш минут элек кенә кибеткә чыгып киткән идеме ул, эштән кайтып керешеме – мөһим түгел, сез аны күргәч, шатлануыгызны күрсәтергә тиеш. 

Гадәттә бала сезгә сөйлисе килгән сүзләрен шул беренче өч минутта сөйләп өлгерә. Бу мизгел бик мөһим, игътибарсыз калдырмагыз аны. 

Үзләре дә сизмичә, «беренче өч минут кагыйдәсе»н үтәгән әти-әниләр читтән караганда ук күренә. Баласын бакчадан алырга килгәч, ул күзләре баланыкы белән тигезләшсен өчен чүгәли, аны кочаклап ала, сагынуын белдерә. Ә кайбер әти-әниләр телефоннан сөйләшүләрен бүлми генә баланың кулыннан җитәкли дә, әйдә, киттек, дип ала да китә. 

Өйгә кайтып керү белән балагызга игътибар бирегез. Аның янына утырып, сөйлисе сүзләрен тыңлар өчен өч кенә минутны һәрвакыт табарга була. Аннан соң инде ашарга әзерләрсез, яңалыкларны карарсыз. 

Бала белән никадәр вакытны бергә уздыру түгел, аның эмоциональлеге мөһимрәк. Кайчагында чын күңелдән аралашкан берничә минут тулы бер көнне бергә уздырудан әһәмиятлерәк булырга мөмкин. Безнең гел нәрсә беләндер мәшгуль булуыбыз, башыбыздагы мең мәшәкать баланы бәхетле итми, гәрчә без боларның барысын да балабызның бәхете өчен эшләсәк тә. 

«Вакытны бергә уздыру» дигән төшенчәне әти-әни – үзенчә, бала үзенчә аңлый. Олылар өчен бу – баланың күз алдында булуы. Ә бала өчен – күзгә-күз аралашу, чын күңелдән сөйләшү, бергә нәрсәдер эшләү. Бу вакытта әти-әни башка эшләргә бүленмәскә, уе белән «әллә кайларда йөрмәскә» тиеш. Әгәр дә бу вакытта бала әти-әнисенең башка нәрсәләр турында уйлавын, хәзерге вакытта алар өчен нәрсәнеңдер үзеннән дә мөһимрәк булуын сизә икән, ул сезгә ачылмаячак. 

Әлбәттә, бала белән уйнар өчен һәрвакыт вакыт булмаска да мөмкин. Ләкин шундый вакыт табыла икән, бала теләгән уенны уйнагыз, аңа үзегезнең вариантларыгызны тәкъдим итмәгез. 

Гомер шулкадәр тиз уза. Балаларыгыз үсеп җиткәнне сизми дә калырсыз. Шуның өчен вакытны әрәм итмәгез, балагыз белән сабый чагыннан ук үзара ышануга корылган җылы мөнәсәбәтләр булдырыгыз.  Әлеге «өч минут кагыйдәсе» бу эштә сезгә ярдәм итәр. 

фото: People фото создан(а) bristekjegor - ru.freepik.com

Теги: бала психологиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар