Миңнәр – кеше тәнендә еш очрый торган пигментлы үсешләр. Алар төрле формада, үлчәмдә һәм төстә була ала. Күпчелек очракларда миңнәр куркыныч түгел, ләкин кайберләре үзгәрешләр кичерә һәм меланома (тире яман шеше) кебек авыруларга әверелә ала. Миңнәр турында сөйләшүебез юкка түгел, аларны кояш нурларыннан аеруча да сакларга кирәк.
Миңнәрне ничек сакларга?
1. Кояш нурларыннан саклану – УФ-нурлары миңнәрнең үзгәрүенә китерә ала. Кояшлы көннәрдә SPF 50+ ким булмаган кояштан саклаучы кремнар кулланыгыз. Иртәнге 10 сәгатьтән башлап, кичке 4 кә кадәр кояш астында йөрмәгез. Башыгызга – эшләпә, өстегезгә озын җиңле киемнәр киегез.
2. Зур миңнәрне сытарга тырышмагыз – аларны механик җәрәхәтләү ялкынсынуга китерә ала. Әгәр алар кием нык ышкыла яки йон үсә торган урыннарда булса, табиб киңәше белән андый миңнәрне алдыру хәерлерәк.
3. Дөрес гигиена – ялгыш кына миңне җәрәхәтләсәгез, тиз генә хлоргексидин яки водород перекисе белән чистартыгыз. Стериль марля куеп, аның төзәлүен карап торыгыз. Ялкынсыну, авырту барлыкка килсә, канап торса, тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез.
4. Күзәтү – миңнәрнең формасы, төсе һәм үлчәме үзгәрсә, табибка мөрәҗәгать итегез.
Табибка кайчан күренергә?
Меланома бик тиз үсә торган яман шеш төре, шуңа күрә вакытында аны табу бик мөһим. «ABCDE» кагыйдәсе буенча миңнәрне тикшерегез:
- A (Asymmetry) – Симметриясезлек: миңнең бер яртысы икенчесенә охшамаса.
- B (Border) – Чикләре тигез түгел.
- C (Color) – Төсе бер төстән төрле төскә (кара, кызыл, соры) үзгәрсә.
- D (Diameter) – Диаметры 6 мм-дан артса.
- E (Evolution) – Үзгәрү: миң тиз үсә, кычыта яки каный.
Шулай ук:
- Миң авыртса ясаса, ялкынсынса яки шешенсә.
- Яңа миңнәр тиз үсеп чыкса (мәсәлән, 30 яшьтән соң).
Меланома куркынычы кемнәргә яный?
- Тәнендә күп миңнәр булган кешеләрдә.
- Гаиләдә меланома очраклары булганнарда.
- Кояш астында яки солярийда озак торган кешеләрдә.
- Ак тәнле һәм күк күзле кешеләрдә.
- Тәнендә 50дән артык миңе булган кешеләргә елга 1 тапкыр дерматологка күренеп тору мөһим!
Алинә Гарифуллин, табиб-дерматолог: «Миңнәр – тән тиресе өчен гадәти күренеш. Миңле кеше –мәнле кеше, дигән халык әйтемен дә ишеткәнегез дә бардыр. Кызганыч, ул бүген актуальлеген югалтты. Тәнендә миңе күп булып та, табибка күренүне кирәк тапмаган кешеләр аркасында тән тиресе рагы артканнан-арта бара. Шуңа күрә елга бер тапкыр, кемнәргәдер гомерләренә бер тапкыр булса да белгечкә күренү мәҗбүри! Беркемне дә куркытасы килми. Бер куркынычы булмаган миңнәр дә бар. Ләкин инде сезне андагы үзгәрешләр борчый, ул авырта яки үсә, каный икән, вакытында ясалган дерматоскопия аяныч нәтиҗәләрдән саклап кала. Тәнемне каралтам дип, кояш астында яту, кремнар кулланмау, солярийга йөрү дә яхшыга китермәячәк. Әгәр сезгә берәр миң комачаулый икән, аны да яхшы белгечләрдә махсус клиникаларда гына алдырырга кирәк. Тагын шуны истә калдырыгыз: меланоманың профилактикасы бөтен миңнәрне алдыру түгел, ә вакытында табибка мөрәҗәгать итеп, аның киңәшләрен тоту».
Миңнәрне даими күзәтү – сәламәтлекне саклауның мөһим өлеше. Тән тиресе сәламәтлегенә игътибарлы булсак иде. Вакытында табылган меланоманы дәвалап, тулысынча савыгу мөмкин!
Динара Әхмәт әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк