Логотип
Белмәсәң бел

Күзгә күренмәгән тозак

«Казанда яшәүче 34 яшьлек ханым март башында гына интернет аша аралаша башлаган танышына 3 мең доллар акча күчергән». Матбугатта күптән түгел күзгә чалынган яңалыкларның берсе бу.

«Казанда яшәүче 34 яшьлек ханым март башында гына интернет аша аралаша башлаган танышына 3 мең доллар акча күчергән».
Матбугатта күптән түгел күзгә чалынган яңалыкларның берсе бу. 3 мең доллар! Ир-ат үзен Америка армиясендә хезмәт итәм дип таныштыра, «Әле Әфганстанга командировкага җибәрделәр», – ди. 9 март көнне инде ул бурычка акча сорый. Аның кадәр акчам юк дигәч, «Бәлки кредитка алырсың? Россиягә килүгә, бурычымны кайтарачакмын», – ди. Акча исәп-хисап счетына күчүгә, ир социаль челтәрләрдән югала...
«Минем белән мондый хәл булмас дип, хатын-кызларның берсе дә әйтә алмый», – ди психолог, хатын-кыз программалары тренеры Зөлфия МАКСУТОВА. Әгәр социаль челтәрләрнең берсеннән сезгә таныш түгел кеше яза башлаган икән, иң элек нәрсәләргә игътибар итәргә, нәрсәләрдән шикләнергә  – ул шулар хакында сөйли.

 
Аватарка. Яңа танышыгызның кем икәнлеген ачыклауны аватаркасын өйрәнүдән башлагыз. Фото урынына йә берәр җанвар, уен карталары, йә табигать күренеше, яки бик затлы машина, атаклы берәр актер фотосы, компьютер уеннарындагы берәр куркыныч персонаж куелган икән – шикләнергә урын бар. Бу кеше, димәк, үзе турында нәрсәдер яшерә. Юлбарыс, арыслан кебек ерткыч хайваннар торса, бигрәк тә игътибарлы булыгыз. Аватаркага үзен түгел, ә билгеле берәр актерның фотосын куя икән, димәк, үзен башка берәү итеп күрсәтәсе килә. (Без бөтен актерларны танып бетермәскә мөмкин бит – ул шуңа өметләнә.)
Күпләр аватаркага яшь чактагы фотосурәтен урнаштыра. Бу очрак та шикле: кеше нидер яшерә. (Безнең кызлар белән танышырга теләгән өлкәнрәк төрек, гарәп ирләре күп очракта шулай эшли.) Еш кына хат алыша башлагач та, йә яшь чактагы фотоларын, йә берәр артист фотосын җибәрүчеләр бар. Шундый очрак булды, «мин Төркиядә яшәүче татар», дип, бер таныш кызга Камал театры артисты фотосын җибәрделәр. Әгәр ир-ат профессиональ фото җибәрә икән, моңа да игътибар итәргә кирәк. Яңа танышыгыз, чыннан да, актер, йә зур урынны биләүче җитәкче булмаса, әлбәттә. Тик үзегез дә аңлыйсыздыр – андый шәхесләр танышу сайтларында утырмый. Сез шикләнмәсен дип ул хәтта «бу мин» дип берничә фото да җибәрергә мөмкин: артистларның фотосурәтләрен интернеттан табу авыр түгел бит хәзер. Тик менталитет башка икәне, гадәттә, йөздә барыбер чалына. Фотодагы кешенең киеме дә, машинасы да «люкс» икәнен дә аңлау авыр түгел.

Профиль. Кешенең социаль челтәрләрдәге профиле буенча да аның турында бик күпне сөйләргә була. Монда нюанслар бик мөһим. Әгәр анда бер мәгълүмат та юк, аккаунт әле генә ачылган икән – бу беренче шикле билге. Мондый профильдә исемнәр сәер булырга мөмкин: әйтик, Алмаз яки Тимур түгел, ә «Серый волк», «Принц» яки билгеле шәхесләр исемнәре тора. Кемдер яки нәрсәдер артына яшеренгән (димәк, яшерер нәрсәсе бар!) кешеләр белән аралашмавың хәерлерәк.
Кайбер ир-атларның аккаунтына керәсең, карыйсың: чип-чиста, үзе хакында бернинди мәгълүмат юк. Йә берәр зур йорт, бик матур йокы бүлмәсе, йә яхшы машина яки йорт төзелеше рәсеме генә куелган. Дуслары исемлегендә исә гел хатын-кызлар гына. Әмма хатын-кыз, гадәттә, дуслары арасында кемнәр бар дип карамый, аның күзе беренче чиратта шул рәсемдәге зур өйгә, машинага гына төшә. Манипулятор исә барысын да белеп эшли – ул кызларның хыялы өлкәсенә күчә: сез нәрсә телисез, янәсе. Ә безгә, билгеле инде, йорт, гаилә кирәк, матур йокы бүлмәсе, машина...
Профиль чын булган чаклар да бар. Бу очракта кеше нәрсә яза, шуны карагыз. Репостларына игътибар итегез: алардан да кешенең кем икәнлеген, чынмы-түгелме икәнен чамаларга була. Әйтик, үзе нидер язмаса да, кемдер билгеле бер темага репостлар күп ясый, димәк, ул шушы юнәлештә эшли яки шушы тема белән кызыксына. Дизайнер икән, үз эшләрен куя, иҗатташларының эшләрен урнаштыра. Карыйсың да, аңлыйсың, бу – чын кеше. Ә кемнеңдер аккаунтында гел шигырьләр яки акыллы кешеләрнең фикерләре, матур табигать рәсемнәре генә. Аларны исә төрлечә аңларга, кабул итәргә була. Бу очракта серлелек төтене шушылай тудырыла.

Мин әйткәннәрне кызлар әниләренә генә түгел, егетләрнекенә дә белеп тору кирәк – манипулятор кызлар да байтак


Язу стиле. «Юк» дип кире борсагыз да, ул сезгә башка исем артында яза башларга мөмкин. Хәтта башка социаль челтәрләрдән. Әмма игътибарлы булсаң, мондый кешеләрне язу стиле буенча барыбер ачыкларга мөмкин.
Беренче җөмлә һәркайсыныкы үзенеке, әлбәттә. Алар гадәти булмаган фразалар куллана беләләр. Әйтик: «Сәлам, мин синең булачак ирең!» яки «Сагынам... синең булачак ирең», – дип язалар. «Кара, ничек кызык!» – дибез. Әңгәмә шулай башлана... Дөресен әйтик, «Әйдәгез, танышыйк!» – дип кенә мөрәҗәгать итсә, җавап бирмичә генә узу ихтималыбыз зур бит. Ә ул шунда ук: «Син миңа ошыйсың!» – ди. Син гаҗәпләнеп каласың һәм... җавап бирәсең. Яки беренче җөмләдән үк комплиментлар яудырырга керешә: «Шундый чибәр, гүзәл, ягымлы ханым белән танышырга мөмкинме?» Күзгә төтен җибәрә белә! Алга таба тагын да кызыграк булачак! «Смс» яңгыры явачак! Көннәр генә түгел, төннәр буе. Аралашуның башында алар Голливудның идеаль героен хәтерләтә. Хатын-кыз үз бәхетенә үзе ышанмый: мине аңлаган кешене, ниһаять, таптым ди...
Аз гына тын алып, ул алдарак язганнарга кабат күз салыгыз. Хәбәре өзек-өзек түгелме? Ике-өч сүздән генә тормыймы? Фактлары туры киләме? (Дөреслекне без, гадәттә, беләбез, ә ничек ялганлаганны хәтерләмибез!)

Тыныш билгеләре. Җөмлә ахырында һәрвакыт күп нокталар куярга яратучылардан шикләнегез. Әгәр ул аны һәр җөмлә артыннан тезә икән, димәк, бу кеше үзе өчен сезнең уйлап бетерүегезне тели. Аннан шизофрениянең бер билгесе дә булырга мөмкин: андыйлар күп ноктаны җөмлә башында да куярга ярата.
Өндәү билгеләре күп булу да сезне шикләндерергә тиеш. Күп сүзләрне тулысынча баш хәрефтән язу да: димәк, бу кеше нәрсәдер турында «кычкыра», аны ишетүләрен тели. Һәрвакыт «кычкыру» исә шулай ук дөрес түгел.
Манипуляторны җөмлә ахырында ике нокта куюыннан да танырга була. Кайчак нокта ялгыш та куелырга мөмкин, әлбәттә. Әмма әледән-әле кабатлана икән, икеләнмәсәгез дә була – бу манипулятор. Димәк, ул бу фразага игътибар итүләрен тели. Икенче сәбәп – нәрсәнедер әйтеп бетерми яки ялганлый.

Сезне үзенә ияләштерә. Башта, әйткәнемчә, «смс» яңгыры явачак, шалтыратулар башланачак: сезне үзенә бәйләп кую өчен ул барысын да эшләячәк. Профессиональ манипулятор күп мәгънәле фразалар кулланырга ярата: аларны болай да аңлап була, тегеләй дә. «Тәрәзәгә карап басып торам, сагынам», – дип яза ул. «Мине сагына!» – дип уйлый хатын-кыз. «Кыш, салкын, җылы җитми», – дип яза ул. «Миннән җылы көтә!» – дип сөенә хатын-кыз...

Вакыйгаларны ашыктыра. Сез әле аралаша башладыгыз гына, табигать, һава торышы турында гына сөйләшәсез, ә ул: «Мин, ниһаять, үземнең идеалымны таптым», «Мин сине шундый озак эзләдем!» – дип яза. «Мондый хатын-кыз башка юк, сез – бердәнбер», – ди. «Син башкаларга охшамаган!» – ди. Телефоннан: «Миңа кияүгә чык», – дип тә әйтергә мөмкин... Хәтта шикләнмәгез дә: сезнең каршыда – манипулятор. Нормаль кеше болай эшләми. Тик бер нәрсәне онытмагыз: болар сүз генә сөйли, эшкә күчми.

Интим темаларга күчәргә ашыга. Әле сез таныштыгыз, аралаша гына башладыгыз, ә ул инде интим сораулар күтәрә. Интим фото, видео сорый – сүзе гел шул тирәдә әйләнә. «Ашыгасыз түгелме?» – дип әйтсәң, «гафу» ди дә, әмма үзе бераздан тагын шул эзгә кайтып төшә. Сез әле аның йөзен күрмәгән, хәтта тавышын да ишетмәгән, ә ул җенес органнарын фотога төшереп җибәрә.

Сезнең белән санлашып тормый. Әйтик, сез инде йокларга ятасыз, ә ул ватсаптан шалтырата. Сезнең киңәшмә бара, ә ул бертуктамый элемтәгә чыга. Ярыймы дип сорап та тормый. Телефон номерыгызны үзе табып та шалтыратырга мөмкин.

Интуиция мондый моментларны бик тиз сизә, без генә аны тыңламыйбыз: нәрсә күрергә телибез, шуңа ышанабыз.

Конкрет сөйләми. Язганнарын кабат укып карагыз, ул күп яза, матур яза, әмма анда конкретлык юк икән – бу манипулятор. Гел гомуми сүзләр! Ул хатын-кызга үзенә уйларга, хыялланырга урын калдыра. (Ә без хыялланырга яратабыз!) Хатын-кызга ни кирәген ул яхшы белә. «Мин монда йорт төзим, – дип яза ул. – Кухням 25 квадрат метр булачак. Синеңчә ничек, кечкенәрәк түгелме?» Ул берничек тә: «Синең белән минем өчен бу кухня кысанрак булмасмы?» – дип өздереп сорамый, ә хатын-кыз инде үзен шул кухняда итеп күрә. Ул ашарга пешерә, ә янында балалар йөгереп йөри... Чынлыкта йорт булырга да мөмкин, булмаска да. Хатын-кыз нәрсә ишетергә тели – ул шуны сөйли. Хатын-кызның яше утыздан өстә икән, ул, һичшиксез, балалар турында сүз кузгата: «Синең кызың да (улың да) синең кебек чибәр булачак», – ди. «Безнең балалар», – дими. Ул, гомумән, «без синең белән» дип сөйләшми.

Беркайчан «мин» дип сөйләми. Мин уйлыйм, мин киттем, мин барам дип язмый ул. Мин сине яратам дип тә язмый, «яратам» гына ди. Күп вакыт өченче затка күчеп сөйләшә: мин эшлим дими, Руслан аны эшләр, ди. Ихлас кеше болай сөйләшми.

Ул сезгә исем белән дәшмәскә тырыша. Куяным, матурым дияргә мөмкин. Яки «принцесса» дип кенә атый. Әгәр әңгәмәдә шушы күренеш күзәтелә икән, димәк, сезгә карата көчле манипуляция техникасын инде кулланалар дигән сүз. Кеше өчен аңа исем белән дәшүләре бик мөһим бит. Исем белән дәшү, без, димәк, таныш, бер-беребезгә якын дигәнне аңлата. Ә андый кешене рәнҗетү авыррак булачак. Бер танышымның: «Ике ел инде берәү белән аралашам. Аның ялгыш та исемем белән дәшкәне юк, «кадерлем» дип кенә әйтә. Бу дөрес хәлме?» – дип мөрәҗәгать иткәне булды. Утырып сөйләшкәч ачыкладык – ул кеше манипулятор.

Очрашырга ашыкмый. Танышканнан соң ике атна узгач та очрашу турында сүз башламый икән, шикләнергә урын бар. Кайда гына яшәсә дә, башка шәһәрдәме, чит илдә үкме, гадәттә, ир-ат сине ошата икән, якыннан күрәсе килү теләген белдерә. Ә манипулятор төгәл датаны беркайчан әйтмәячәк – гел сузачак. Әбием авырый, эштән китә алмыйм... Мең сәбәп табачак!
Танышу сайтларында сезнең белән беркайчан очрашырга җыенмаган ир-атлар бик күп. Алар өчен язышу, аралашу гына кирәк – күбесе күптән инде өйләнгән. Бер кыз, мәсәлән, шундый манипулятор белән 4 ел язышкан! Казанда булган хәл бу. Якынаймыйча да, ерагаймыйча да, сине шулай гел билгесезлектә тота ул. Исәнлегеңне, тынычлыкны, елларыңны урлый. (Мин алайса араларны өзәм дисәң, кулга кергән кош ычкынмасын дип, бер килеп күренергә дә мөмкиннәр.)

Якын-ерак техникасы. Беркайчан ишетмәгән комплиментлар ишетәсез, ул сезне күкләргә күтәрә. Аякларың матур ди, тавышың... «Ниһаять!» – дип уйлый хатын-кыз. Ә ул... кинәт югала. Аңлатмыйча, әйтмичә. Сез язганнарга җавап бирми, элемтәгә чыкмый. Аннан берни булмагандай яңадан пәйда була. Сез җиңел сулыйсыз... Яңадан шул ук сайраулар башлана: матурым, сагындым, миңа синең белән рәхәт... Нигә югалып тордың, дигән сорауны йә бөтенләй җавапсыз калдырачак, йә бик озаклап нигә җавап бирмәгәнен сөйләячәк: эштән чыккан, юлны узган, мәчене бәрдергән, аның белән ветеринарга киткән... Ә аннан... тагын югалачак. Бу хәл кабатлана икән, димәк сез – манипулятор кулында: ул «якын-ерак» техникасын куллана.

Гел көтмәгәндә ярсый башлый. Гап-гади бер сүзегездән дары кебек кабына – сез үзегезне гаепле хис итсен өчен эшләнә бу. Әйтик, «Коену костюмыннан берничә сельфи ясап җибәр», – дип сорый ул. «Юк», – дисәң, шунда ук ярсый, «Синең белән аралашасым килми», – ди һәм... югала.
«Мин нәрсәне дөрес эшләмәдем?» – дип уйлый хатын-кыз. Ул бит аның үзенә берөзлексез соклануын әле хәтерли: хәзер ярату сүзләрен әйтми икән, димәк, үзем гаепле дип саный. Миңа үземне яхшырак тотарга кирәк ди һәм бераздан ул табылуга аңа ярарга тырыша башлый. Гафу үтенә! «Ярый, ярый, фотомны җибәрәм», – ди. Интим фотоларын да сала, акча да...

Хатын-кызны шәхес буларак юкка чыгару, түбәнсетү башлана. Ул башта сезне күтәрә, аннан түбән төшерә – кимчелекләр таба башлый. Йә эшеңне, йә ничек сөйләшүеңне ошатмый. Түбәнсетергә сәбәп эзли, тәнкыйтьли башлый икән – манипулятор белән аралашасыз дигән сүз.
«Эмоциональ таган» техникасы куллануы да шул хакта сөйли. Йә ул сезне кимсетергә керешә: «Син миннән башка кемгә кирәк?», «Сиңа тагын кем карасын?» «Сине бала белән кем алсын?» – ди. Үпкәләсәгез, баштагы шоу кабатлана: «Принцессам, чибәрем, ярый очрадың...» Ә аннан тагын өстегезгә пычрак коя... Нинди генә очракта да без барыбер ул кешене уйлыйбыз. Һәм ничек уйлаган очракта да, аңа гашыйк булабыз... Хатын-кыз бу мөнәсәбәтләрдән җиңел генә котыла алмый. Хәтта бик көчлеләр дә!

Психолог, хатын-кыз программалары тренеры Зөлфия МАКСУТОВА:
– Манипулятор дип үзе бернәрсә дә бирмичә синнән нәрсәдер алырга теләгән кешегә әйтәләр. Өлкән яшьтәге ир-ат яшь кенә кызны шушы тозакка төшергән икән, ул бары шушы аралашудан тәм ала. Ә хатын-кызның күңелен аздыру, аны вәсвәсәләндерү белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче ир-атка – пикаперга синнән йә акча, йә секс кирәк. Сиңа күпме авыррак – аңа шуның кадәр яхшырак. Синең белән идарә итә алудан ул тәм таба. Аның өчен син, әйтик, ваза кебек. Вазаны ватсаң, аңардан гафу сорамыйсың бит, кызганыч, әлбәттә, тик сатуда яңасы да бар лабаса. Монда да шулай.
Интернет аша танышканда бик сак, бик игътибарлы булырга кирәк. Хатын-кыз һәрвакыт ак атка атланган принц көтә. Һәм мөнәсәбәтләр башлангач та, гадәттә, бик күп әйберләргә күз йома. Нәрсәнеңдер дөрес түгел икәнлеген акылы белән аңлый, әмма аңа мәхәббәт кирәк, наз, сөю...
Алар башта сезнең арттан күзәтәләр, социаль челтәрләр аша өйрәнәләр. Кем белән аралашасыз, нәрсә белән кызыксынасыз? Кемгә лайклар куясыз? Сезгә кемнәр куя? Үзегез турында социаль челтәрләрдә ни сөйлисез? Ә без анда бик күпне сөйлибез... Алар бу мәгълүматны җыялар, ә аннан беркөнне «ишегезне шакыйлар»: сезгә сезнең хакта сөйли башлыйлар. Бәлеш пешерергә яратасыз икән, «иң яраткан ризыгым бәлеш» диләр. Тенниска йөрисез икән, «мин дә зур тенниска гашыйк» диячәк. Ялгыз икәнсез, моны социаль челтәрдә сиздермичә калмыйсыз, ә алар мондый авырткан нокталарны бик тиз таба. Димәк, анда артыгын сөйләмәскә, язмаска кирәк.
Хатын-кызга серлелек кирәк, ул гел шуны эзли. Принцның да ак аттагысы гына түгел, ә романтигы кирәк аңа. Без бит романтик китапларда, фильм- сериалларда, җыр-шигырьләрдә тәрбияләнгән. Гап-гади ир-атның: «Сәлам, әйдә танышабыз», – дигән сүзе яныннан, әйткәнемчә, узып кына китәбез. Бу безгә кызык түгел. Ә чын ир-атлар, гадәттә, бераз кызыксызрак була.
Ир-атка хатын-кызның күңелен аздырырга өйрәтүче махсус курслар бар. Мондый пикап курсын узучылар – профессиональ манипуляторлар. Алар инде хатын-кызның кайсы ноктасына басарга кирәклеген яхшы белә. Ә ул нокталар барыбызда да диярлек бер безнең... Аерылышкан хатын-кызны кулга төшерү дә берни тормый аларга. Гомумән, теләсә кайсыбыз бу тозакка эләгергә мөмкин. Бер мисал. Төрмәдә утыручы бер ир-ат танышу сайтында берьюлы өч хатын-кыз белән хат алыша. Һәрберсенә өйләнергә вәгъдә итә. Утырганын да яшерми. «Ялгышлык белән эләктем, чыгар өчен залогка акча кирәк», – ди. Казаннан бер ханым 1 миллион күчерә, икенчесе тагын 1 миллион. Ә югары уку йортларының берсендә юридик факультетта укыткан ханым фатирыннан ук мәхрүм кала. Мөнәсәбәтләр шактый җылы була бит, хатын иргә үзенең интим видеосын җибәрә. Ә акча сорап, хатын: «Юк, җибәрә алмыйм шул», – дигәч, ир янауга күчә: «Алайса бөтен студентларыңа интим видеоңны салам», – ди. Фатирын сатып, 3 миллион күчерергә туры килә аңа... Акылсыз дияргә ашыкмагыз. Мондый ир-атлар акыллы, кызыклы хатын-кызны гына сайлый. Бернәрсә бирә алмаган гади, бәхетсез хатын аларга кирәк түгел. Ул сезнең йә элемтәләрегезгә, йә акчагызга, талантыгыга, йә чибәрлегегезгә күз төшерә. Менә ни өчен ул кулланган барлык ысулларны белеп тору кирәк тә безгә. Әйтик, әгәр ул бертуктамый зарлана башласа (үзем авырыйм, әни авырый, больницага ятам), димәк, ул тиздән сездән акча сораячак. Безгә бит аның мәхәббәтен яулап алу кирәк, шуңа күрә: «Мин ничек сиңа ярдәм итә алам?» – дибез. Билгеле инде, акча белән!
Мондый тозакка эләгүеңне иң элек организм сизә. Әгәр кеше белән аралашканда косасы килә, йөрәк кага, баш авырта, температура күтәрелә, уч табаннары тирли, йокысызлык интектерә, бер сәбәпсез йә ябыгасың, йә тазарасың икән, болар барысы да интуиция биргән сигналлар – ул сине манипулятор белән аралашасың дип кисәтә. Бер кызның: «Интернеттан Мәскәү егете белән таныштык, бер ай инде йокысызлыктан интегәм», – дип әйткәне бар. Димәк, бу кешедән аяк киемеңне кулыңа салып тотып, йөгереп качарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Борчыласы юк хэзер акчам, "яна" дип...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хатын-кыз колак белэн ярата шул, хэммэбезгэ игътибар кирэк. Хэзерге кондэ алдынны- артынны мен кат карап йорергэ кирэк, бигрэк тэ интернет аша танышканда. Акчаны башта узегез сорап торып карагыз, аннары инде биреп тэ торырга була

      Хәзер укыйлар