Логотип
Белмәсәң бел

«МАЛАЙ» КАРБЫЗ, «КЫЗ» КАРБЫЗ...

Без карбыз чорына кереп киләбез. Ул татлы җимештә файдалы матдәләр бик күп!

 

 

Без карбыз чорына кереп киләбез. Ул татлы җимештә файдалы матдәләр бик күп! Күз салып карагыз әле, әнә никадәр алар:

антиоксидантлар, шулай ук бик көчле ликопин;

С витамины;

рибофлавин;

фолий кислотасы;

тиамин;

провитамин;

фруктоза.

Алар кешенең гомерен озайта, күзнең күрүен яхшырта, яман шештән саклый, суставларның авыртуын баса, бавыр, бөер, эчәкләрне чистарта, баллылыгы диабетикларга да зыян китерми.

Төшләре аз булган баллы карбызны сайлый беләсезме? 

1. Дөрес сайлар өчен карбызның зурлыгына да игътибар итәләр. Артык зурларына шикләнеп карыйлар. Минераль ашламалар, нитратлар кертелмәгәнме, янәсе. Өлгергән карбыз 10 килодан да ким булмаска тиеш. Транспортта озак алып кайта торганнары 15–17 кг да була. Андый сортлар Кырымда үстерелә. Озынча формалы, кабыгында ачык буйлар. Тышы калын, тыгыз, эче куе ал төстә. Тиз өлгерә торган карбызларның «Скорик» сортлысы куе яшел кабыклы, «Фотон» сортлысы буй-буй якты сызыклы була. Алар 7 кг дан артмыйлар. Соң өлгерә торган сортлар «Холодок» дип атала. Август ахыры – сентябрь башларында өлгергән ул карбызлар Яңа елгача саклана ала. Нык өлгергән карбыз, ярмаланып торган эче аркасында артык авыр булмый. Шуңа җиңелрәк карбызны сайлыйлар.

2. Карбызның буй-буй кырында якты табы бар. Бахчада шул өлеше белән җирдә ята ул. Тапның нормаль зурлыгы уч кадәр. Ул тап ачык сары йә кызгылт-сары булса, карбыз тәмам өлгергән дигән сүз. Тапның диаметры зур булса, табигать шартлары начар булган, димәк. Андый карбыз баллы түгел, үзе сусыл.

3. Кабыктагы якты һәм караңгы буйлар контраст булып аерылып торса, димәк, өлгергән.

4. Җитлеккән карбыз шома, тыгыз, ялтырап торган кабыклы була. 

5. Бәреп шакылдатып карап та өлгергәнлеген сыныйлар. Яңгыравык тавыш чыкса, димәк, ялгышмыйсыз. Вакыты җитми өзелгән карбыз тонык тавыш чыгара.

6. Корыган койрыгы шулай ук өлгергәнлек билгесе.

7. Карбыз кабыгы губка кебек: тирә-яктагы токсик матдәләрне үзенә сеңдерә. Шуңа күрә урамнан, юл читеннән алмаска кирәк. Базарда махсус билгеләнгән урыннарда саталар карбызны.

8. Карбызның төбе яссы, сары табы киң булса – димәк, «кыз» карбыз. Андый карбызның төшләре аз, үзе баллы була. Рельефлы төпле, кечкенә таплы карбыз – «малай» карбыз билгесе. Алар баллы булмый.

9. Киселгән карбызны алмагыз, пычак белән аңа микроблар керә мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар