Логотип
Белмәсәң бел

Кайсын сайлыйк: макаронмы, бәрәңгеме?

Углеводлар туклану рационында мөһим роль уйный. Кайсы ризыкта аның күбрәк булуын төрле ризыкларны чагыштырып белеп була. Әйдәгез, бу мәсьәләне, Италия Россиягә каршы дип, яки макарон бәрәңгегә каршы дип, чишеп карыйк. 

 

Углеводлар туклану рационында мөһим роль уйный. Кайсы ризыкта аның күбрәк булуын төрле ризыкларны чагыштырып белеп була. Әйдәгез, бу мәсьәләне, Италия Россиягә каршы дип, яки макарон бәрәңгегә каршы дип, чишеп карыйк. 

Үзләштерелү дәрәҗәсенә карап, углеводлар тиз һәм акрынга бүленә. Бөтен баллы әйберләр  – тиз углеводлар: глюкоза, фруктоза, сахароза. Алар канда инсулин күтәрелүгә китерә, бик тиз майга әйләнә. Акрын углеводлар (крахмал) макаронда, бәрәңгедә, ярмада, ипидә була, шикәр арту күзәтелми, безнең өчен иң сыйфатлы һәм дөрес «ягулык», туклану ягъни мәсәлән. 

Бодайның каты сортларыннан җитештерелгән МАКАРОН хәзерге тормыш ритмы китереп чыгарган стрессларны һәм баш авыртуларын җиңәргә булыша. Бу – әлеге продуктта В группасы витаминнары булу белән аңлатыла. Күңел төшенкелеге вакытында татлы әйбер ашыйсы килгәндә, макарон шоколадка альтернатива була ала. Чөнки аңарда триптофон аминокислотасы бар. Ул серотонинга әверелеп, кәефне күтәрә. Болардан тыш, макаронда Е витамины (токоферол) бар. Ул күзәнәкләр җимерелүгә каршы торучы билгеле антиоксидант, картаю процессын акрынайта, җыерчыклардан саклый. Макаронны еш кулланучылар йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан курыкмасын: комплекслы углеводлар канда холестеринны киметә. Ә клетчатка эчәкләр эшчәнлеген яхшырта. 

БӘРӘҢГЕдә калий күп, ул шешләргә каршы тору үзлегенә ия. Шешенү синдромы булган кешеләргә хәтта махсус «бәрәңге көннәре» тәкъдим итәләр. Аларда, макарондагы кебек үк, клетчатка, В группасы витаминнары күп. Калийдан тыш, бәрәңге башка минераль матдәләргә – кальций, магний, фосфор, тимергә бай. Шулай ук С витамины, антиоксидант буларак, организмдагы барлык тернәкләндерү процессында катнаша. Уртача зурлыктагы бер бәрәңгедә тәкъдим ителә торган тәүлеклек норма бар. Бәрәңгедә аксым һәм бета-каротин да шактый. 

НӘТИҖӘ: Макарон Е витамины булу белән өстен чыга, ләкин анда бәрәңгедәге кебек С витамины юк. Әгәр бер порция (200 грамм) теге яки бу продукттан никадәр файдалы матдәләр алуыбызны чагыштырсак, бәрәңге лидер булыр иде! Ул минераль матдәләргә һәм витаминнарга баерак. Ябыгырга теләүчеләргә бу продуктларны ашаудан курыкмаска кирәк. Аксым һәм клетчаткага бай крахмал озак вакыт үзеңне тук итеп тоярга булыша. Бу очракта кайчан куллану да мөһим: углевод буларак, иртән яки көндез ашарга кирәк. 

Макарондагы триптофон аминокислотасы кәефне күтәреп кенә калмый, аппетитны да җайлый. Клетчатка организмны чистарта. 

100 грамм пешкән макаронда 100 килокалорий һәм 28,2 грамм углевод барын исәпләгәннәр. 

Бәрәңгедә дә клетчатка күп. Калорий ягыннан, 100 грамм пешкән бәрәгедә 80–100 килокалорий һәм 16 грамм углевод була. Бу яшь бәрәңгегә карый. Иске бәрәңгедә катлаулы углеводлар таркалып гадигә әйләнә. Шуңа күрә озак торган бәрәңге баллана. Билегезнең берничә см га артуын теләмәсәгез, андый бәрәңедән баш тартыгыз. 

НӘТИҖӘ: Продуктларны фигурага файдасы ягыннан караганда, берсен салып, икенчесен мактарлык түгел. Күп нәрсә термик эшкәртүдән тора. Озак пешерсәң, крахмал гидролизы була, катлаулы углеводлар гадигә әйләнә. Шуңа al dente макароны, ягъни ярымпешкән макарон файдалырак. Үсемлек маенда кыздырырга ярамый. Ә пешкән кабыклы бәрәңге табада кыздырылганыннан файдалырак. Кабыгын әрчеп пешерсәң, калий югала. Парда пешкән бәрәңге, кабыклы бәрәңге, төйгән бәрәңге яшелчәләр, диңгез продуктлары, тавыкның ак ите белән яхшы үзләштерелә. 

ЗАРАРЛЫ: Фри-бәрәңге, чипсы. Фритюр майлар сәламәтлек өчен зыянлы. Ул йөрәк, кан тамырлары авыруларын китереп чыгара, артык тазарта. Гипертоник авырулар куркынычы туа.          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар