Логотип
Белмәсәң бел

Иван чәй һәм клевер җыябыз!

Иван чәй, клевер 

Иван чәй 

 

Аның икенче төрле атамасы – тар яфраклы кипрей. Копор чәе дип тә йөртәләр. 

Иван чәй – биек булып үсүче күпьеллык үлән. Чәчәкләре җете алсу, кайчагында ак төстә була. 

Дару үләне сыйфатында чәчәк аткан чакта кипрейның яфракларын җыялар. 100 г киптерелмәгән үләндә 23 мг тимер, 1,3 мг никель, 2,3 мг бакыр, 16 мг марганец, 1,3 мг титан, 0,44 мг молибден, 6 мг бор бар. Танинга, С витаминына бай булуы белән ул төрле ялкынсынуларны дәвалый, ашказаны җәрәхәте, гастрит, колиттан шифа бирә. Ялкынсынуны басу активлыгы буенча кипрей медицинада таниннан соң икенче урында тора. 

Иван чәйнең кан ясалышын яхшыртуы, организмның саклагыч функцияләрен арттыруы да мәгълүм. Бу аның тимер, бакыр, марганецка бай булуы белән аңлатыла. 

Валериана кебек, кипрей да тынычландыру үзлегенә ия. Шулай ук аның шешләрнең үсешен тоткарлау, авыртуны басу кебек шифалы үзлекләре дә билгеле. Простата аденомасын дәвалаганда да аның файдасы нык күзәтелә. 50 яшьтән узган ир-атларга профилактика максатында аны даими кулланырга киңәш итәләр. 

Халык медицинасында Иван чәй яман шештән, йокысызлыктан, азканлылыктан һәм тиз кызып китүдән дәвалау чарасы буларак популяр. 

Куллану тәртибе: Иван чәйнең 2 аш кашыгы кипкән һәм вакланган яфрагына 2 стакан кайнар су коеп,  6 сәгать төнәткәннән соң, тәүлек дәвамында аз-азлап эчәләр. 

 

Клевер 

Татарча атамасы – болын тукранбашы. Дару сыйфатында аның яфракларын да (Е һәм С витаминына бай), тамырларын да (микробларга каршы торучы трифолиризин матдәсе бар),  чәчәкләрен дә кулланалар. Клеверның чәчәкләре трифолин, изотрифолин матдәләренә, каротинга, В 1 һәм В 2, С, Е, К, витаминнарына ия. Халык медицинасында күбрәк чәчәкләре кулланыла. 

Клевер төнәтмәсе белән пешкән җирләрне, сызлаган буыннарны, үлекле яраларны дәвалыйлар. 

Болын тукранбашы какырык куптару, ютәлне йомшарту, тир һәм бәвел кудыру, ялкынсынуны басу, организмдагы микроблар белән көрәшү үзлегенә ия. Югары тын юллары ялкынсынганнан, циститтан (ычык), бума ютәл (бронхиаль астма), азканлылыктан, гастриттан шифасы бар. 

Клевер чәчәкләреннән ясалган төнәтмәнең  хатын-кызларга да ярдәме зур. Ул күрем авырттырып килгәндә авыртуны басарга, климаксны җиңелрәк кичерергә булыша. 

Кан басымы уйнамаган очракта, клевер төнәтмәсен атеросклерозны (кан тамырлары тараю) дәвалаганда кулланырга мөмкин. 

Шулай ук клевер төнәтмәсенең арт юлдагы  җәрәхәт – геморройны дәвалау үзлеге дә билгеле. 

Рәсми меңицинада клевер чәчәкләре сыгынтысыннан ясалган препаратлар вегетатив кан тамырлары авыруларын, эмоциональ-психик тайпылышларны дәвалаганда кулланыла. 

Йөткергәндә, салкын тигәндә куллану тәртибе: 1 аш кашыгы клевер чәчәкләренә 200 мл кайнар су агызып, җылы урында 2 сәгать төнәткәннән соң, сөзеп, ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 тапкыр чирек стакан күләмендә эчәләр. 

Азканлылыктан: 1 стакан кайнар суда 3 аш кашыгы клевер чәчәген төнәтеп, көнгә дүрт тапкыр ашарга 20 минут кала чирек стакан күләмендә кулланалар. 

Цистит булганда: 1 аш кашыгы чәчәкләрне 0,5 литр су белән кайнатып чыгарып, һәр ике сәгать саен 3 аш кашыгы эчәләр. 

Буыннар сызлаганда, ревматизм очрагында 3 аш кашыгы клевер үләнен чиста марляга бәйләп, кайнар суда пешеклиләр дә, тәнне пешермәслек кенә булып суынгач, кайнар килеш буынга ябып, бәйләп куялар 

Дару үләннәрен куллана башлаганчы, табиб белән киңәшегез! Әлеге язма чирләрне дәвалау инструкциясе түгел,  фәкать танышу сыйфатында гына бирелә. 

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар