Логотип
Сәламәтлек

Иммунитет кайда яши?

“Әллә нәрсә генә булды: әле герпес, әле арпа, әле гөмбә тилмертә, суыгы да, бронхиты да миңа гына каныкты инде", — дип зарлана кеше. “Иммунитетың төшкән”, “иммунитетың беткән”, “иммун системаң какшаган синең”, диләр аңа. Иммунитет. Без ул сүзне еш әйтәбез. Чын-чынлап аңлап әйтәбезме?

“Әллә нәрсә генә булды: әле герпес, әле арпа, әле гөмбә тилмертә, суыгы да, бронхиты да миңа гына каныкты инде", — дип зарлана кеше. “Иммунитетың төшкән”, “иммунитетың беткән”, “иммун системаң какшаган синең”, диләр аңа. Иммунитет. Без ул сүзне еш әйтәбез. Чын-чынлап аңлап әйтәбезме?

Иммунитет — латинча immunitas — нәрсәдәндер арыну, бушану дигән сүз. Медицина телендә организмның үзен генетик ят организм һәм матдәләрдән саклавы дип аңларга кирәк, ягъни вируслардан, микроорганизмнардан, чит аксым һәм күзәнәкләрдән арынуы. Кеше организмы — ул “сугыш мәйданы” һәм андагы сугыш кешелек барлыкка килгәннән бирле дәвам итә. Сулыш алган, ризык капкан саен безнең тәнебезгә “дошманнар” үтеп керә. Тиребезгә бактерия, вирус, гөмбәләр һөҗүм итә. Ә эчтә “диверсантлар” төркеме — бертуктаусыз үрчеп торучы зарарлы күзәнәкләр үз эшләрен эшләп ята. Алар арасында яман чир тудыручы күзәнәкләр дә шактый: сәламәт дигән кешедә дә 10-20 миллионлап. Һәм шушы дошман армиясенә каршы көрәшүче көч тә бар бездә — ул иммун системасы.

Нерв системасы, ашкайнату системасы, эндокрин һәм йөрәк-кан тамырлары системасы шикелле, бу система да бербөтен булып эш итүче аерым орган һәм тукымалардан тора.
Безнең эчке куркынычсызлык системасы ничек эшли соң? Иң элек шунысы — бу бик акыллы, сизгер, камил механизм. Иммун системасында берничә мөһим орган бар. Берсе — лимфоцитлар эшләп чыгаручы арка мие. Икенче берсендә — тимус яки бугаз бизе дип аталучы органда лимфоцитлар “гыйлем эстиләр”. Күзәнәкләрнең бер төрлеләре “ятларны” танып алып юк итәргә өйрәнсә, икенчеләре антитәнчекләр (саклаучы аксым) ясап чыгара. Бу мөһим органнардан тыш, әле лимфа төеннәребез, миндалиналар, аппендикс, аденоидлар, эчәклекләрдәге, тиредәге, лайлалы тышчалардагы лимфа чыганаклары, талак бар. Алар һәммәсе кан һәм лимфа тамырлары челтәре аша бер-берсе белән бәйләнеп, бердәм система тәшкил итә. Иммун системасы нерв системасына охшаш: ул да бертуктаусыз өйрәнә һәм аның күзәнәкләренең дә хәтере бар. Организмга инфекция эләксә, иммун системасы аны танып ала, юк итә һәм дошманны хәтерләп кала. Теге инфекция белән кабат очрашырга туры килсә, җиңүгә тизрәк ирешелә. Вакцинация шушы принципка корылган да. Кызганычка каршы, кайбер авырулар, мәсәлән, ОРЗ, ринит очрагында “күзәнәк хәтере” көчсез. Хикмәт шунда, кайбер вируслар бик тиз үзгәрәләр, башка вирус кыяфәтенә керәләр һәм күзәнәк аларны танымый.

Иммун системасы организмны сакласа да, үзе какшап китәргә мөмкин. Сәнәгать үскән, техноген һәлакәтләр ешайган, табигатькә корткычларча караш көчәйгән чорда һава, су, туфрак, торак үзе зыянлыга әйләнә һәм организм үзен үзе саклый алмас хәлгә килә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматлары буенча, кеше сәламәтлегенең ниндилеге 50 процентка аның тормыш рәвешеннән (хезмәт һәм ял, ашау-эчү тәртибе, спортка мөнәсәбәте һ. б.), 20 процентка яшәгән төбәгендәге экологик халәттән, 20 процентка нәселдән килгән сыйфатлардан һәм нибары 10 процентка гына медикаментлар һәм дару үләннәре кулланудан тора. Алкоголь, тәмәке, наркотиклар, психоэмоциональ стресс, физик активлык кимү, йокы җитмәү, дөрес тукланмау, витаминнар һәм минераллар кытлыгы, антибиотикларны чамасыз куллану — болар һәммәсе организмның яшәү көченә турыдан-туры йогынты ясаучы факторлар. Иммун системасының нерв һәм эндокрин системалары белән “кулга-кул тотынышып” эшләве инде расланган факт. Нерв системасы “стресс!” дигән антитәнчекләр һәм “киллер” күзәнәкләр барлыкка килүне тоткарлый торган гормоннар бүлеп чыгара башлый. Нәтиҗәдә, организм җебеп төшә һәм инфекция рәхәтләнеп үз эшен эшли. Даими рәвештә киеренкелектә яшәүчеләрнең еш авыруларын бары шуның белән генә дә аңлатырга була. Киресенчә, көр күңелле, тормыштан, иҗаттан, эштән канәгать, гаиләләрендә бәхетле булып, мәхәббәт хозурында яшәүчеләр сирәк авырый һәм озаграк яши.

Организмыбызны ныгыту һәм авыруларга каршы торучанлыгыбызны арттыру өчен без үзебез ниләр эшли алабыз? Иң элек — табигать тәкъдим иткәннәрне — җылыны һәм суыкны, суны, яктылыкны, һаваны һәм кояшны, витаминнарга бай ризыкларны файдалана белергә кирәк. Җылы һәм салкын суны чиратлаштырып коену, чыклы үләндә, кар өстендә йөрү, мунча, сауна сихәте, фитотерапия, массаж, тынычландыргыч күнегүләр...

Чыныгу — бик гади һәм көчле чара. Аның үз кагыйдәләре бар. Контраст душ алганда, өстән бер минут буе җылы су коясы (бу вакытта киерелеп, җилкәләрне җәеп җибәрәсе), аннан тән түзәрлек салкын суны башта уң аяк балтырының тышкы ягына, аннары эчке ягына юнәлдерәсе, 10 секундтан соң — сул аяк балтырларына; аннары нәкъ шулай итеп кулларны коендырасы да тиз генә күкрәк, корсак, баш арты һәм йөзгә су сирписе. Процедураны берничә мәртәбә кабатларга кирәк. Кыш көне төбенә салкын су салынган ваннада атлап йөрергә була. 12-18 градустагы су салкын дип санала. Атлаганда аяк һәр адым саен судан тулаем чыгарга тиеш. Аннары аякны тиз генә корытып сөртеп, җылы оекбаш киясе. Йөреп яки йөгереп аласы.

Иммун системасы өчен аеруча мөһим С, А, Е витаминнары цитрусларда, кивида, кишердә, помидорда, кызыл төстәге җиләк-җимештә, үсемлек мае һәм чикләвектә күп.
Әгәр:
— бер ел эчендә дүрт мәртәбә салкын тидерсәгез;
— гөмбәчек яки молочницадан дәвалап та котыла аямасагыз;
— герпес һәм арпа чыгып җәфаласа;
— инде бетте дигән йогышлы авырулар кабат әйләнеп кайтса, озак узмаса;
— сидек капчыгы ялкынсыну елына берничә мәртәбә кабатланса —
сезгә, һичшиксез, аллерголог-иммунологка мөрәҗәгать итәргә һәм ныклы тикшеренү узарга кирәк.
 
 

Теги: Сәламәтлек иммунитет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар