Логотип
Белмәсәң бел

Чын балны ничек танырга?

Базарга чыксагыз, анда нинди генә бал сатмыйлар. Барысы да, балыбыз чын, диләр. Ә аның чын балмы, берәр нәрсә кушылганмы икәнен карап торышка гына ачыклавы кыен. Әгәр дә сатып алган балыгызның сыйфатын ачыклыйсыгыз килсә, безнең киңәшләр ярдәмгә килер. 

Ярты стакан җылымса кайнаган суга 1 чәй кашыгы бал салып туглагыз. Сыйфатлы бал тамчысына кадәр эреп бетәчәк. Әгәр дә аңа нидер өстәгән булсалар, ул стакан төбенә утырачак яки өскә калкып чыгачак. 
Суга бал туглап, бераз гына спирт тамызып карагыз. Әгәр дә караңгы төскә керә икән, алган балыгыз чын түгел. 
Ярты стакан җылымса суда 1 чәй кашыгы бал эретеп, аңа 1 чәй кашыгы аш серкәсе өстәгез. Суда куыклар барлыкка килсә, димәк, балны куертыр өчен бур өстәгәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар