Логотип
Белмәсәң бел

Бу гади күнегү менопауза вакытында коткара

Хатын-кызлар өчен бу авыр чор физик активлыктан баш тарту өчен сәбәп түгел. Киресенчә, ул бик кирәк. Голливуд йолдызлары бу чор өчен гап-гади күнегү куллана.

 
Тәндә сыгылмалылык, көчсезлек, буыннардагы авырту, йөрәк тибеше үзгәрүе, тән буйлап йөгеренгән кайнар «дулкыннар», баш авыртуы һәм баш әйләнү – бу  уңайсыз билгеләр  урта яшьтәге хатын-кызларга яхшы таныш.  Менопауза елдан-ел яшәрә дә бара бит әле. Менструаль циклның тәмамлану чоры тормышта шактый үзгәрешләр кертә. Энергия кимүгә карамастан, табиблар диванда сузылып ятмаска, физик активлыкның мөһимлеген истә тотарга киңәш итә. 


Дөрес сайланган йөкләнеш менопауза билгеләрен йомшарта, чөнки эндорфин дәрәҗәсен арттыра. Организмда эстроген эшләнеп чыгу кимегәч, әлеге гормон дәрәҗәсе дә төшә. Моннан кала, физик активлык эчке органнарның эшчәнлегенә дә уңай тәэсир ясый. 

Белгечләр менопауза чорында  бию, стретчинг, пилатес, йога, кардио һәм функциональ тренинг кебек юнәлешләргә игътибар итәргә киңәш итә. Әгәр дә болар белән шөгыльләнү мөмкинлеге юк икән,  башка гап-гади күнегүләр баәкарырга мөмкин. Голливуд йолдызлары Холли Берри, Дженнифер Гарнер һәм Кэти Перри даими скакалка белән сикерүләрен әйтәләр. Бу гади генә хәрәкәтнең күп кенә өстенлекләре бар:


– Координация һәм тигезлекне яхшырта
Даими рәвештә сикерү координацияне һәм балансны үстерә.


– Мускул массасын арттыра
Яшь  бару  белән мускул массасы кими. Бу – табигый. Скакалка белән сикерү бу процесска киртә була ала. Мускулларның үсешенә һәм көчнең артуына ярдәм итә.


– Метаболизмны тизләтә
Мускул массасының артуы метаболизмны тизләтә, бу исә сәламәт авырлыкны саклап калу һәм майны киметүгә ярдәм итә.


– Йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта
Скакалка белән сикерү йөрәк һәм үпкә эшчәнлеген яхшырта, йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу очракларын киметә.


Сөяк тыгызлыгын яхшырта
Күбрәк хәрәкәтләнү сорый торган күнегүләр, мәсәлән, скакалка белән сикерү, сөяк тыгызлыгын саклап калырга һәм арттырырга ярдәм итә, остеопороз очракларын киметә.

 

Скакалка – һәркем өчен уңайлы һәм компакт тренажер. Ә иң мөһиме: аны теләсә кем сатып ала ала һәм теләсә кайда шөгыльләнә ала. Әмма бу күнегүне башлаганчы мөһим берничә таләп: 


– скакалканы дөрес сайлау. Яхшы сыйфатлы, уңайлы тоткычлары булган скакалка сатып алыгыз;
– тренировка өчен өслек. Теннис маты кебек йомшак өслектә шөгыльләнегез, бу буыннарга йөкләнешне киметә һәм күнегүдән күбрәк канәгатьлек алырга мөмкинлек тудыра;
– хәрәкәтләрне аздан башлау. Берничә минуттан, күнегүләр вакытын һәм интенсивлыкны акрынлап арттыру.


Күнегүләрдән соң берничә атнадан энергия барлыкка килүне, йокыгыз яхшыруны һәм кәефегез күтәрелүне сизәрсез.  


Яңа физик нагрузкалар башлар алдыннан табиб белән киңәшләшү мөһим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар