Аш-су тирәсендә кайнашкан һәр хуҗабикәнең үзе генә белгән серләре бар. (Бүгенгәчә әйткәндә – лайфхаклары. ) Алар гадәттә буыннан-буынга – анадан кызга күчеп килә. Һәм әни кеше, гадәттә, аларны кызына «тапшырганда»: «Әбиең шулай эшли иде... Моны миңа әбиең өйрәтте... Мин моны әбиең эшләгәндә карап торган идем...» – дигән сүзләрне әйтә.
Аш-су тирәсендә кайнашкан һәр хуҗабикәнең үзе генә белгән серләре бар. (Бүгенгәчә әйткәндә – лайфхаклары.) Алар, гадәттә, буыннан-буынга – анадан кызга күчеп килә. Һәм әни кеше, гадәттә, аларны кызына «тапшырганда»: «Әбиең шулай эшли иде... Моны миңа әбиең өйрәтте... Мин моны әбиең эшләгәндә карап торган идем...» – дигән сүзләрне әйтә.
Әмма... ул лайфхакларның инде барысы да кирәк һәм файдалы дигән сүз түгел. Кайберләрен күптән онытырга вакыт.
Без сезгә шуларның исемлеген төзедек.
1. Пешерер алдыннан итне су белән чайкап алу
Су белән чайкап кына иттәге микробларны бетереп булмый.
Ә иттә, ул нинди генә чиста күренсә дә, микроблар барыбер бар. Хуҗабикәләр бит, гадәттә, иттән берәр ризык әзерләр алдыннан аны салкын яки җылымса су белән чайкап алалар. Һәм булды дип уйлыйлар. Салкын суда чайкап кына микроблардан котыла алмыйсың, киресенчә, чайкагач, чистарды дип уйлап, ул микробларны ит турый торган тактаңа, сөлгеләргә, тәлинкәләргә күчерергә мөмкинсең. Моның өчен хәтта итне чайкаганда чәчрәгән су тамчылары да җитә.
Дөресе: итне әзерләр алдыннан аны кайнар су белән «пешекләп» алырга кирәк.
2. Соданы серкә белән «сүндерү»
Реакция дөрес булсын өчен ярты чәй кашыгы содага бер тамчы серкә (уксус) җитә.
Иң киң таралган лайфхак бу: камыр яхшы кабарсын өчен шулай эшләргә кирәк дип санала. Гадәттә без ничек эшлибез: чәй кашыгы белән сода алабыз һәм шуның өстенә серкә салабыз. Бу – тамырдан дөрес түгел. Бүленеп чыккан газлар аркасында камыр күпереп менсен өчен, соданы камырның эчендә «сүндерү» кирәк. Шуның өчен соданы башта онга кушыгыз, камырны сыек хәлгә китерегез һәм бары тик шуннан соң гына аңа серкә өстәгез.
Һәм, алда әйтелгәнчә, ярты чәй кашыгы сода һәм бер тамчы серкә куллану җитә.
3. Шашлык өчен итне тәүлек буе маринадлау
Чынлыкта маринадлау вакыты итнең төреннән һәм маринадка кушылган ингредиентлардан тора.
Элегрәк шашлык өчен итне 24 сәгать дәвамында маринадларга кирәк дип санала иде (иң ким дигәндә – 12 сәгать). Бары тик шул вакытта гына ит йомшак һәм тәмле, сусыл була дияләр иде.
Әмма барысы да иттән һәм маринадтан тора икән. Сыер, сарык итен маринадта 5-6 сәгать тоту да җитә. Тавык итен иң күбе 1-3 сәгать тоту кирәк. Ә балыкны шунда ук кыздыра башларга да мөмкин.
4. Пешергәннән соң макароннарны агып торган суда чайкап алу
Әгәр паста әзерлисез икән, макароннарны су белән чайкарга кирәкми: соус аларга «ябышмаячак».
Җитештерүчеләрнең бик күбесе макароннарны хәзер бодайның каты сортларыннан ясый: аларны пешергәннән соң су белән юарга кирәкми. Киресенчә, бу лайфхак хәтта зарарлы да. Су макаронның бөтен крахмалын юып төшерә, шуңа күрә пастага кушкан соус аларга начар «ябышачак». Тагын бер минус – юганнан соң макароннар бик тиз суыналар һәм тәмнәре дә үзгәрә.
5. Суганны кайнар су белән «пешекләп» алу
Суганның ачысын чыгару өчен аны кайнар су белән «пешекләргә» түгел, ә киресенчә салкын суга салып торырга кирәк.
Безнең әбиләр, суган тураганда еламас өчен аны кайнар су белән «пешекләп» алганнар, болай иткәч суганның ачысы да бетә дип санаганнар. Әмма болай иткәндә, суган инде йомшый, кетердәп тормый, ә пешкән суганны бик күпләр яратмый.
Суган каты килеш калсын, әмма ачысы бетсен дип саныйсыз икән, аны 10–15 минутка салкын суга салып торыгыз. Суганга тәмле тәм керсен өчен, аны тоз, шикәр комы һәм лимон кислотасы кушып (һәр ингредиентны – берничә чеметем) маринадлап алырга мөмкин. Тураганда еларга теләмәсәгез, турый башлар алдыннан пычакны салкын суга тыгып алыгыз.
6. Итне җылыда гына эретү
Дөресе – итне пакетка салган килеш, салкын суга салып эретергә кирәк.
Ә җылы урынга куеп эреткәндә бактерияләр үрчү өчен дә менә дигән мөмкинлек туа. Әгәр вакытыгыз бар икән, итне суыткычның катыра торган өлешеннән алып, өске киштәләренә куегыз – шунда эресен. Аның кадәр көтәргә вакытыгыз юк икән, берәр савытка салкын су тутырыгыз да, каткан итне пакеты белән бергә шул суга салыгыз. Вакыт-вакыт суны тагын да салкынрагына алыштырып торыгыз.
7. Сөтне кайнатырга куяр алдыннан кәстрүлне салкын су белән чайкап алу
Кәстрүлне салкын су белән чайкау гына җитми.
Әгәр шулай чайкап алсаң, кайнатканда сөт кәстрүлнең төбенә утырмый, янмый дип өйрәттеләр безне. Чынлыкта, алай ук булып бетми шул. Монда барысы да кәстрүлнең нинди материалдан эшләнүенә бәйле. Әгәр ул калын төпле икән, әлбәттә, янмаячак.
Башка лайфхаклар да бар.
Чайкаганнан соң, кәстрүлгә аз гына су салып, кайнатып чыгарыгыз. Аннан инде сөтне өстәгез һәм уртача утта кайнатыгыз, гел болгатып торыгыз. Утны әкрен-әкрен киметегез һәм 2-3 минуттан соң кайнап чыккан сөтне плитәдән алыгыз.
8. Кипкән җиләк-җимешне дуршлагка салып чайкап алыгыз
Иң элек аларны 40 минут–1 сәгать дәвамында суга салып җебетергә, бары тик аннары гына юарга кирәк.
Краннан аккан су астында чайкап кына кипкән җиләк-җимеш чистармый. Әйткәнебезчә, аларны алдан суга салып торып җебетеп алырга кирәк. Вакыт-вакыт суны түгеп, яңаны салыгыз – консервантлары юылып бетсен. Бу вакыт эчендә кипкән җиләк-җимештә булган бар пычрак өскә күтәрелеп чыгачак. Шуннан соң гына аларны тагын яхшылап юарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк