Логотип
Белмәсәң бел

Бәдрәф кәгазе тагын нәрсәгә ярый? Берничә киңәш

Әйе, тагын нәргәдер ярый! Көнкүрештә аны кулланып булган очраклар шактый.

Әйе, тагын нәрсәгәдер ярый! Көнкүрештә аны кулланып булган очраклар шактый. «Моның өчен бит кухня өчен чыгарыла торган кәгазь сөлгеләр бар», – диярсез. Килешәбез, бар, әмма кухняда кәгазь сөлгенең бетеп киткән чаклары бик еш була, ә бәдрәф кәгазе һәрвакыт кул астында: без бит аны гел күпләп алып куярга гадәтләнгән. Икенчедән, кухня өчен чыгарылган кәгазь сөлгеләр, гадәттә, бик зур була: кечкенә генә кәгазь кирәк булган очракта да зур гына сөлгене әрәм итү кызганыч кебек. 

Бәдрәф кәгазен кайсы очракларда кулланырга була?

1. Котлет, ит яки балык кыздырганнан соң табада калган майны, бәдрәф кәгазенә сеңдереп алып, чүп чиләгенә ташларга була. (Торбалар тыгылмасын өчен, майны раковинага салмау хәерлерәк.) Плитә өстенә чәчрәгән майны да бәдрәф кәгазе белән сөртеп алырга мөмкин. 

2. Чүлмәкләрен бәдрәф кәгазе белән урасаң, тәрәз төбендә утырган гөлләр кышкы каты салкыннарда да туңмаячак.

3.  Аяк киемегездән начар ис киләме? Бәдрәф кәгазенә сода салып, аны түгәрәкләп төрегез дә, туфли, кроссовки яки итегегезнең эченә тыгып куегыз. Иртәнгә аяк киемегездә бер ис тә калмас. 

4. Киселгәннән соң калган колбаса яки сыр кисәкләрен полиэтилен пакетта саклаганчы, аларны кухня өчен чыгарылган кәгазь сөлгегә яки ул булмаса бәдрәф кәгазенә (әмма арзанлысына түгел, сыйфатлысына) төреп суыткычка тыгып кую әйбәтрәк. Бу очракта алар озаграк сакланачак: кәгазь алардагы артык дымны суырып алачак. 

5. Киемдәге тапны бетерүнең бер юлы: тап өстенә бәдрәф кәгазе куярга, аңа перекись водорода сибәргә һәм өстеннән кайнар үтүк белән үтүкләргә. Тап берничә минуттан юкка чыгачак. 

6. Бәдрәф кәгазе өстенә чөгендер, кишер, редиска орлыкларын ябыштырып, рулонны түтәлгә җәяргә һәм туфрак белән күмәргә. Орлыкларны иң тиз чәчү юлы – шушы. 

7.  Орлыкларны бүрттерү өчен дә аларны бәдрәф кәгазеннән ясалган «оя»ларга салып куярга була. 

8. Кирәк чакта бәдрәф кәгазе кулъяулыкны да бик җиңел алыштыра – гел кул астыгызда торсын ул. Өстәл өстенә нәрсәдер түгелсә дә, аның белән сөртергә җайлы. Монитор экранын да аның белән чистартып була.

9. Машина белән «бөке»дә утырасызмы? Ә сыек сабыныгыз бармы? Бар икән, бәдрәф кәгазен юешләтеп, машина салонын чистарта тора аласыз – «бөке»нең таралганын сизми дә калырсыз.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар